“Нишләп алай? Сөтегез бик тәмле бит. Авылдан алып килгән сөт бетеп киткән чакларда мин гел шуны алам”, — дидем. “Дус итеп кенә әйтәм, алма син аны. Сөтсез генә эч”, — дип киңәш итте бу миңа. “Нигә алай дип әйтәсең?”— дип, мин дә сорау алуымны дәвам иттем. “Үзең уйлап кара: чын сөт ике ай буе саклана аламы? Юк, әлбәттә. Чын сөт суыткычта торган очракта да ике-өч көндә ачып чыга. Шуннан үзең нәтиҗә чыгар инде. Бөтенесен дә әйттермә”, — дип, сөтсез чәен эчеп бетерде дә, йомышын йомышлап, тизрәк чыгып китү ягын карады танышым.
Аның бу сүзләре мине тирән уйга салды. Күз алдыма сыйфатлы сөтнең төп чыганагы булган авыл килеп басты. Моңа кадәр авыл, чыннан да, сыйфатлы сөт, ит, йомырка чыганагы иде. Ләкин соңгы вакытта авыл да бу вазыйфаларын үтәүдән читләшә башлады. Читләшмәс иде дә, бәлки, халык соңгы елларда ихатадагы малын бетерде. Кызыклы гына бер арифметика. Туган авылымда утызлап кына йорт бар. Бүген шуларның өчесендә генә сыер малы асрала. Иң кызыгы шул, утыз йортта яшәүчеләрнең барысы да диярлек чәйне сөтләп эчә. Аларның күбесе сөтне сыерлы авылдашларыннан сатып ала, калганнары исә кибет сөте эчеп хушлана.
— Бүген сөт сатып кына баеп буламы? — дип кызыксынам гомер буе мал асрап яшәгән авылдашларымнан.
— Булмый, — диләр барысы да бер тавыштан. — Сөт сатканнан кергән акча тулысы белән диярлек мал азыгына кереп бетә. Ярый әле сөтне җыялар. Аны да тапшыра алмасак, ни эшләр идек?
— Күпме белән җыялар инде?
— 14 кенә сум белән шул. Кибеттәге сөтнең литрына 30-55 сумны каян алып куялардыр? Кесәләренә күбрәк калсын өчен шулай эшлиләр микән?
Авыл җирендә мал асрап яшәүче кешеләр бүген менә шул сорауга җавап таба алмый җәфалана. Җәфалануын җәфаланалар, әмма малсыз да тора алмыйлар. Минем карашка, бик дөрес эшлиләр. Мал беттеме — авыл да бетте дигән сүз ул. Ә авыл бетсә — милләт тә бетә, тел дә, гореф-гадәтләр дә, башкалар да...
Авыл кешеләрен борчыган сорау үземне дә күптән борчый. Кибетләрдә сөт һәм сөт ризыкларының нинди генә төрдәгеләре һәм кайда гына җитештерелгәннәре юк. Барысыныкы да бар, тик алар арасында шәхси ихаталарда җитештерелгәннәре генә юк. Шәхси ихатадагы сөтне турыдан-туры кибетләргә чыгарырга ярамый, санэпидемстанция кушмый икән.
Эт өрә тора, бүре йөри тора, дигән кебек, район үзәгендәге кайбер кибетләргә соңгы вакытта шәхси ихаталарда җитештерелгән сөтне литр ярымлы савытларда чыгара башладылар. “Шәхси ихаталарда җитештерелгән сөт үтәме соң?” — дип кызыксынам таныш сатучыдан. “Үтми була димени? Минутында сыдырып алып бетерәләр. Кайберәүләр, вакытына туры килсәләр, өчәрне берьюлы ала”, — диде ул.
Ә бит, уйлап карасаң, азык-төлек кибетләре һәр авылда бар. Кайберләрендә икешәр-өчәр дә әле. Шуларда шәхси ихаталарда җитештерелгән товарларны сату оештырылса, авыл кешесе өчен начар булыр идемени? Авыл кешесе саклау вакыты икешәр ай булган, консервантлар кушылган кибет сөтен сатып алмас, ә үз җирендә җитештерелгән сыйфатлырагын сайлар иде.