— Бүген безнең өчен аеруча мөһим һәм җаваплы көн, — диде Елена Родина. — Мәрәҗәгать итүчеләр белән уртак тел табып, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү зарур. Шул чакта гына халык, сайлаучылар ышанычын аклый алачакбыз.
Кешеләр, форсаттан файдаланып, мәсьәләне кабыргасы белән куйды. һәркем тартынып тормыйча, җанында кайнаганны әйтеп салды. Уфаның Р. Зорге урамында яшәүче Илфира Зарипованың мөрәҗәгате аерым игътибарга лаек. Башкалардан аерылмалы буларак, ул чыгышын анык фактлар белән дәлилләде.
— ОДН мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән урыннардан килгән җаваплар белән килешмим, — диде Илфира Нәҗип кызы. — 2014 елның сентябреннән җылылык өчен тариф — 144,3, февральдән 127,6 процентка артты. 2015 елның июленнән 114 процентка үсте. Ун айда 210,5 процентка арттырылды. Җылылык исәпләгече булганда бу кадәр арттыру урынлымы? Кызганычка каршы, әлеге соравымны тыңлау-чы да булмады. Соңгы айларда коммуналь түләүләр квитанциясендә салкын суга ОДН бурычы да языла башлады. Андагы саннар чынбарлыкка туры килми. Бер бүлмәле фатирларга — 1, ике һәм өч бүлмәлеләргә 2 кубометр язганнар. Исәпләп карадык. Нәтиҗәләр гаҗәпләндерде. Безнең йортта 18 — бер, 36 ике һәм өч бүлмәле фатир урнашкан. Барлыгы 54 фатир килеп чыга. ОДН буенча 1 подъездны юу өчен бер айга 90 мең литр су таләп ителә. Шул ук вакытта, 5 подъездлы тугыз фатирлы йортыбыз бер айда 450 мең литр су сарыф итә. Подъездны тазартуга сарыф ителгән суның чынбарлыктагы хәлгә тәңгәл килмәве ачык күренә. Ни өчен бу мәсьәлә белән беркем дә кызыксынмый? Су “каракларын” ачыклау буенча бармакка бармак сукмыйлар.
Илфира Нәҗип кызына адреслы социаль түләү юллау тәкъдим ителде.
— Җылылык мәсьәләсендә дә аңлашылмаучанлыклар бар, — дип дәвам итте пенсионер. — Бер мисалга игътибар итик. “Яшел чаукалык” шифаханәсен җылылык белән Уфа инженер челтәрләре тәэмин итә. Тариф — 23,78. Безне “БашРТС” җылыта. Тарифлар артыграк. Ни өчен? Компанияләр кулланучыга җиткергәндә югалткан җылылык чыгымнары ни өчен безнең кесәдән каплатыла.
— Бу сорау Тарифлар буенча дәүләт комитетына, – дип җавап бирде Андрей Крылов.
— Йорттагы бер фатирда җылылык исәпләгечтә 110 күрсәткече булса, ОДН күрсәткече 156 тәшкил итте. Мондый күренешнең нигезе бармы? Шушымы гаделлек? Фатир янәшәсендә бюджет оешмалары, кибетләр бар. Алар суны, электр энергиясен, җылылыкны безнең йорттан алмый микән, дигән шик тә бар. Йортта яшәүчеләр исеменнән шушы аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертергә ярдәм итүегезне сорыйм, — диде Илфира Нәҗип кызы.
Кабул итүчеләр атап үтелгән йортка комиссия белән барып, тикшерү үткәрергә вәгъдә бирде. ОДН хакының артуының сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мисал өчен, кайберәүләр исәпләгечтәге саннарны азрак язып, азрак акча түли. Салкын су исәпләгеченә магнит урнаштыручылар да үзе утырган ботакка балта чаба. Шул ук вакытта, гомумйорт исәпләгечендәге күрсәткечләр белән фатирларда яшәүчеләрнеке арасында аерма килеп чыга. Шул аерма фатир хуҗаларына ОДН рәвешендә бүлеп бирелә. Әгәр дә һәркем коммуналь түләүләрне гадел түләп барса, күңелсез хәлләрнең күзәтелмәвенә өмет зур.
Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруның төп максатларының берсе — фатир хуҗаларын сакчыллыкка өйрәтү иде. Бердәм кабул итү көне нәтиҗәләр булуын ачык күрсәтте. Халык коммуналь түләүләрнең нигезсез артуын исәпләп чыгарырга өйрәнгән. Димәк, идарәче компанияләргә, тармактагы хәлләр өчен җаваплы җитәкчеләргә җиң сызганып эшләргә, мәсьәләгә җитди карарга вакыт җиткәндер.