Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2015, 22:04

“Ихлас”ка ихласлык хас

Мәчет батыр укытучы истәлегенә төзелде.Әлеге мәчет үзенчәлекле тарихы белән игътибарны җәлеп итә. Шаран районының Сарсаз авылында 1816-18 елларда Казаннан Кәримов дигән бай мәчет төзетә. Шушы иман йорты 1935 елга чаклы халыкка хезмәт итә. Арытаба ул мәктәпкә әйләндерелә.

Халык күңелендә авылда мәчетне тергезү теләге күптән була. Имам-хатыйп Зөфәр Гәрәев, авыл аксакалы Дамир Зәйнетдинов белән киңәш иткәч, элекке мәчет урынында иман йорты булдыру ниятен авылдашлары – Сарсазның игелекле уллары Тәлгать Шәрифуллин, Айрат Вәлиул­лин, Фәнзил Шәрифуллин һәм башкалар күтәреп ала. Урындагы хакимият тырышлыгы, сарсазлылар, отставкадагы полковник Тәлгать Шәри­фуллин җәлеп иткән эшкуарлар ярдәме белән биш ай эчендә, авылга нур өстәп, иман йорты калкып чыга.

Кәтибә исемле укытучы истәлегенә багышлап, мәчетне “Ихлас” дип атыйлар. Аның укучысы Дамир Зәйнетдинов болай дип сөйләде:

– 1957 елның мае иде. Дүртенче сыйныфны тәмам­лаган чак. Укытучыларыбыз Кәтибә, Кәфия апалар безне, кырыклап баланы, табигать кочагына экскурсиягә алып барырга булды. Икенче көнне һәрберебез бераз ризык алып, урманга юл тоттык. Сөн елгасын тирбәлеп торган басмадан чыгарга кирәк. Бер кызыбыз басмадан сикерде. Әле булса күз алдымда: бер-ике тапкыр калыкты да юк булды. Артыннан Кәтибә апа чумды. Нәтиҗәдә, икәүләп бата башладылар. Халык җыелды. Ахырда армиядән генә кайткан диңгезче егет өченче булып ярдәмгә ташланган Кәфия апаны тартып чыгара алды. Соңрак ул авырып вафат булды. Укытучыбыз укучысы хакына, өч баласын ятим калдырырга әзер иде. Бу күңелдә тирән эз калдырды. Шуңа да мәчетне аның истәлегенә багышларга тәкъдим иттем.

Укытучы булып эшләгән әнисе вафат булганда Тәл­гатькә нибары яшь ярым була. Аны, апасы белән абыйсын тәрбияләргә әтиләре балдызын алып кайта.

– Авылда мәчет салуны хупладык, көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Авыл халкы әнинең истәлегенә багышлыйк, дип мөрәҗәгать иткәч, каршы килмәдек, – ди Тәлгать Сафиулла улы.

Айрат Вәлиуллин, Фәнзил Шәрифуллин кебек егетләрнең дә мәчет төзүдә өлеше зур. Шушы мәктәп укучысы Әнүзә Гыйльманованың әнисе биология укыткан. Мәчет янындагы бакча алар яшьлегендә утыртылган.
– Мәчет авылыбызга нур өстәде. Аны ачу тантанасында, дини бәйрәмнәр үткәргәндә читтә яшәүче барча авылдашлар кайтты, бер-берсен күрде, аралашты. Авыл халкы исе­меннән һәммәсенә зур рәхмәт белдерәм, – диде ул, шатлыгы белән уртаклашып.

Сарсазда азан яңгырый. Мәчеткә олысы-кечесе бик теләп йөри. Имам-хатыйп Зө­фәр Солтангәрәй улы якшәмбе көнне балаларга гарәп әлиф­басын өйрәтә. Сентябрьдән башлангыч сыйныфларда белем алучы сигез бала зур теләк белән сабакка йөри.

Батыр йөрәкле укытучы истәлеген саклаучы “Ихлас” мәчете киләчәктә дә тирә-якка нур чәчеп, мәктәп укучыларын, төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларын очраштырып, күрештереп торсын.

- Дөньяның иң төньягында урнашкан иман йорты – Норильскидагы “Нурд-Камал” мәчете.
- Мәккәдәге “Әл-Хәрам” мәчете дөньяда иң матурларның берсе санала.
- 2012 елда Һиндстанда тулысынча пыяладан тө­зел­­гән “Мәдинә” мәчете ачыла.
- Песиләр – иман йортына керергә рөхсәт ителгән бер­дәнбер йорт хайваннары.
Читайте нас в