Конгресс-холлда узган тантаналы җыелышта аларны республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов сәламләде.
— Безгә, Башкортстан халкына, Шанхай рухы бик якын. ШОС кысаларында хезмәттәшлек үзара ышаныч, тигезлек, күптөрле мәдәнияткә хөрмәт һәм бердәм үсешкә омтылыш белән сугарылган. Евразия гуманистик форумы безнең илләрнең фәнни һәм мәдәни потенциалын берләштерергә өнди. Катлаулы тышкы сәяси хәлләрдә без дәүләтара хезмәттәшлек үсеше һәм фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру өчен тырышабыз һәм бу юнәлештә уңышка ирешүебезгә ышанам,— диде ул.
Рөстәм Хәбиб улы ЮНЕСКО уставында язылган сүзләрне дә искә төшерде: “Икътисади һәм сәяси карарлар гына тынычлык һәм алга баруны гарантияләми. Ныклы тынычлык һәм гомуми алгарыш кешелекнең интеллектуаль һәм рухи хезмәттәшлегеннән башка мөмкин түгел”.
Форумның төп темасы — бүгенге шартларда кеше, җәмгыять үсеше мәсьәләләре. Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов сүзләренчә, чарада ШОС илләренең генә түгел, башка илләрнең дә фән һәм иҗади интеллигенциясе вәкилләре катнашуы аңа аерым дәрәҗә өсти.
Дәүләт думасы депутаты Василий Лихачев җыелучыларга Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкинның тәбрикләвен укып ишеттерде.
— Бүгенге вәзгыять алдыбызга мөһим бурыч куя: әле күзәтелгән халыкара проблемаларны яңача аңлау һәм безнең интеллектуаль, сәяси ресурсларны берләштерү юлы белән, халыкара берләшмә арытаба нинди булыр, дигән сорауга җавап табу. Бу я хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек, кеше хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү киңлеге була яисә элеккечә халыкара мөнәсәбәтләр бозылган, сәяси, икътисади һәм фәнни-мәдәни бәйләнешләр өзелүгә китергән мөнәсәбәтләр дәвам итә, — диде Василий Лихачев. Ул Уфа форумы безгә каршы яңгыраган янауларга җавап булачак һәм төрле конфессияләр, сәяси карашлар һәм көчләр вәкилләре очрашуы өчен традицион мәйданга әйләнергә тиеш, дип исәпли. Форумның дүрт көнендә биш фәнни-гамәли конференция, шул исәптән Акмулла, Аитов, Гумилев укулары, өч панель дискуссия, дискуссия клубы һәм 25 секция утырышы узды. Аларда патриотизм һәм толерантлык, милләтара татулыкны тәэмин итү, туган телләрне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Чара кысаларында универсал күргәзмә һәм “Көмеш Акбузат” халыкара кинофестивале үтте.
* * *
10 декабрьдә Уфада Халыкара Мифтахетдин Акмулла көннәре ачылды. Аның кысаларында узган Акмулла укулары республикада мөһим вакыйга исәпләнә. Быел унынчы тапкыр үткәрелгән укуларда катнашу өчен 19 илдән вәкилләр килгән.
— Форумда меңнән артык кеше катнаша, аларның 200дән артыгы — Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән. Бу фәнни-педагогика җәмәгатьчелегенең мәгърифәтче мирасына һәм, гомумән, мәгариф проблемаларына зур игътибар бирүен аңлата, — диде М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин.
Чара Евразия гуманистик форумының бер өлеше булды. Ул Конгресс-холлда ШОС илләренең атаклы мәгърифәтчеләренә багышланган күргәзмә белән ачылды. “Евразия халыклары мәгърифәтчеләренең мәдәнияттә һәм мәгарифтә гуманистик мираслары” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында республиканың мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова аеруча сәләтле студентларга М. Акмулла исемендәге стипендияләр тапшырды.
Аннары “Евразия халыклары интеграциясендә урыс теле роле” темасына дискуссия үтте. Аның эшендә Вениамин Каганов катнашты. Экспертлар арасында А. С. Пушкин исемендәге Урыс теле дәүләт институты ректоры Маргарита Русецкая, Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты деканы Әлмира Ямалетдинова, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Рәйсә Хәйруллина, Русия һәм чит илләр югары уку йортлары вәкилләре бар иде.
Кичә Акмулла укулары дәвам итте. БДПУның Ак залында Евразия халыклары мәгърифәтчеләренең гуманистик идеалларына багышланган күргәзмә ачылды. Шулай ук түгәрәк өстәлләр, семинарлар, сессияләр, лекцияләр үтте. Бүген чаралар Акмулланың туган ягы — Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында уза.
* * *
10 декабрьдә Евразия гуманистик форумы кысаларында шулай ук Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгында “Милли матбугат чараларының бүгенгесе һәм киләчәк перспективалары” дигән темага түгәрәк өстәл үтте.
Агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедов милли басмаларның бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылган кайбер мәсьәләләргә тукталды, киләчәккә ниятләнгән эшләрнең мөһимлеген билгеләде.
“Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире вазыйфасын башкаручы Азамат Юлдашбаев, республикадагы милли басмаларның интернет-сайт вариантларының гәзит укучыга мәгълүмат җиткерүдәге роле турында сөйләгәндә кайбер коллективларның интернет-сайт аша үз басмаларын укучыга җиткерүдә актив булмауларына борчылды.
“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов үз чыгышында:
– “Кызыл таң” гәзитен, “Әллүки”, “Тулпар” журналларын интернетның электрон киоскы аша алдырырга мөмкин. Киләчәктә дә бездә интернет чыганакларны таратуга игътибар биреләчәк, – диде.
“Аманат” журналының баш мөхәррире Сәлмән Ярмуллин басмаларның телне, мәдәниятне үстерүдәге әһәмиятен билгеләде. * * *
Бер кулында — пумалачык икенчесендә — буяу тактасы. Аягын бераз күтәргән, менә-менә атлап китәр, иҗатка керешер, картина өстендә эш башлар төсле... Михаил Нестеровка яңа куелган һәйкәлгә карата беренче тәэссоратлар шундый.
Билгеле урыс һәм совет рәссамы 1862 елда Уфада туган. Рәсем сәнгате академигы (1898), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1942), беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941) булган ул.
“Көчле хисләр дип аталганнарын сурәтләүдән качып, үзебезнең тыныч пейзаж, үз тормышы белән яшәүче кешене төшерергә яраттым” дип язган үзе турында.
Бүген уфалылар рәссамның үзенә бага. Һәйкәл Михаил Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музее каршында ачылды. Михаил Васильевич — Уфада художество музее булдыручы. Музейда бүген 12 меңнән артык экспонат, шул исәптән Михаил Нестеров әсәрләренең ил буенча иң зур коллекциясе саклана, рәссамның исеме аңа 1954 елда бирелгән. Һәйкәлне ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты, сәнгать сөючеләрне бу бәйрәм белән тәбрикләде.
Һәйкәлне Башкортстанның атказанган рәссамы Фирдант Нуриәхмәтов җитәкчелегендәге коллектив Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы Николай Калинушкин (1948-2004) эскизы буенча эшләгән. Бронза фигураның биеклеге 3 метр 60 сантиметр.
Һәйкәл ачу Евразия гуманистик форумы кысаларында үтте. Шул ук көнне форум кунаклары “Йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авыруларны профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференциядә, “Актив озын гомерлелекне үстерү стратегиясе өлеше буларак төбәк программалары” дискуссия клубында һәм башка чараларда катнашты.
Резеда ГАЛИКӘЕВА,
Индира Муллаянова,
Айгөл Юлъякшина.