+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2015, 21:48

“Эшче” исеме горур яңгырасын!

Башкортстанда Хезмәт кешесе елы тәмамлана. Ул хезмәт җимешләрен тир түгеп булдырган кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау, аларның моңа кадәр чишелеш тапмаган мәсьәләләрен хәл итүгә багышланды. Әлеге максатта байтак эш башкарылды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Хезмәт кешеләре, квалификацияле белгечләр республиканың үсешен, аның бүгенгесен һәм киләчәген билгели. Хезмәтчәннәр икътисадны алга әйдәүче төп көч булып тора”, – дип белдерде. Ә кайда тәрбияләнә соң алар? Офиста компьютер алдында түгел, ә заводта станок янында эшләргә теләүчеләр күпме бүген?

Республикада озак еллар эшче кадрлар тәрбияләүче, әзерләүче уку йортлары эшләп килде. Әмма завод-фабрикалар ябылган, шәхси кулларга күчкән чорда аларның күбесе юнәлешен үзгәртергә мәҗбүр булды, заманча яңгырап, гамәлдә “калтырап” торган һөнәрләргә укытучылар артты. Бу җәһәттән башкаланың 2нче һәм 52нче һөнәрчелек училищелары югалып калмады, берләшеп, “Уфа моторлар төзүчеләр колледжы” буларак көн күрә башлады.

– Моңа кадәр без 400гә якын укучыга белем бирсәк, хәзер колледждта 945 кеше укый, – диде уку йорты директоры Сергей Рыбаков. – Инновацияле белем бирү буенча тендер отып, 25 миллион сумлык грант алу безгә станоклар, программалы корылмалар, модульләр паркын яңартырга мөмкинлек бирде.

Колледж “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” җәмгыяте һәм оборона комплексына эшләүче башка пред­прия­тиеләр өчен станокчы, көйләүче, слесарь, электр­чылар әзерли. “Уфа моторлар төзү берләшмәсе” белән уку йорты арасында 2020 елга кадәр килешү төзелгән. Аңа ярашлы, биредә укучылар өчен матди-техник ресурслар, остаханәләр, эш коралларыннан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Укучылар елына ике тапкыр чыгарыла һәм дип­ломны берләшмәнең кадрлар бүлегендә ала. Аларның иң яхшылары шунда ук эшкә кабул ителә, югары уку йортларына юллама ала.
Моннан тыш, укучылар беренче курстан башлап берләшмәдә практика үтә, эшчеләр мохитенә, коллективка ияләшә. Биредә яшьләр тормыш асылына төшенә башлый, эшләп тапканның кадерен белергә өйрәнә.

– Укучылар арасында соң БДИ тапшыра алуына икеләнгән, армиягә кадәр ике ел вакыт бушка узмасын, дип килгәннәр дә бар, – ди директор урынбасары Татьяна Павлова. – Әмма әлеге мохиткә килеп кергән һәркем тормышка башкачарак карый башлый, үз көчеңә таянып та күтәрелергә була, моңа колледжда алган белем, үзләштергән һөнәр старт бирә алуына инана.

Тормышның беренче сабакларын укучылар күңел биреп хезмәт салучы укытучылардан ала. Алар арасында үзе дә шушында белем алган Инна Акимова, кайчандыр аның укытучысы булган Леонид Сенгулов, шулай ук Владимир Маслов һәм башкалар бар. “Иң зур байлыгыбыз – укытучылар!” – ди Сергей Рыбаков. Аның сүзләрендә хаклык бар, чөнки сандалдагы тимер кисәге гөлгә әверелсен өчен тимер­ченең кулларыннан гөл тамарга тиеш. Алар ярдәмендә якын киләчәктә “эшче” дигән исемнең горур яңгыраячагына ышаныч зур.
Читайте нас: