+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2015, 21:34

Конституция көненә балаларга бүләк

Благовар районы үзәгендә яңартылган мәктәп бинасы сафка кертелде. Языково гомуми урта белем бирү мәктәбенең бу бинасы 1937 елда файдалануга тапшырылган. Озак еллар ул төп корпус сыйфатында хезмәт итә. Үткән гасырның туксанынчы еллар ахырында агымдагы ремонт үткәрелгәч, биредә, нигездә, башлангыч сыйныф укучылары шөгыльләнә башлый.

7 меңләп кеше яшәүче район үзәгендәге бердәнбер мәктәп би­насының техник торышы бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәве күптән билгеле иде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның районга чираттагы эш сәфәре барышында мәсьәлә аның алдында да күтәрелә. Ниһаять, шактый искергән корпуска капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул ителә. Төзелеш ел ярым дигәндә тәмамлана. Әлеге чорда балалар ике сменада укырга мәҗбүр булганлыктан, яңар­тылган бинаның файдалануга тапшырылуын укытучылар коллективы да, укучылар да түземсезлек белән көтеп алды.

Әлеге вакыйга уңаеннан Языково мәктәбендә тантаналы чаралар үтте, анда ремонт эшләрен башкарган “Капитал-Строй” җәмгыяте, төзелешне финанслаган “Башнефть” компаниясе, республика Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Благовар районы хакимияте, аның мәгариф бүлеге җитәкчеләре, укытучылар катнашты.

Мәктәп бинасын һәм спорт залын яңартуга — 92 миллион, шул исәптән корылма һәм җиһазларны алыштыруга 5 миллион сум тотынылган. Языково мәктәбе директоры Илшат Вәсимов төзелеш һәм ремонт сыйфатыннан канәгать, чөнки сыйныф бүлмәләренең һәммәсе заманча төс алган. Моңа өстәп, ашханә яңартылган, ярдәмче бүлмәләр булдырылган. Ремонт барышында хәвефсезлекне тәэмин итүгә дә ныклы игътибар бирелгән. Бер сүз белән әйткәндә, уку йортындагы уңайлыклар шәһәрдәгеләргә биргесез.

Әлеге вакытта Языково урта мәктәбендә укучылар саны 900 тирәсе, ә башлангыч сыйныфларда 419 укучы исәпләнә. Фаразлар күрсәтүенчә, балалар саны алдагы елларда сакланачак. Мәсәлән, быел беренче сыйныфка 118 бала килгән. Мәктәпкә район үзәгеннән тыш, күрше-тирәдәге дүрт авыл балалары да йөри, аларны өч автобус йөртә.

Мәктәптә дәресләрне күмәк төстә кышкы каникуллардан соң башлау күздә тотыла. Әмма тантаналар уңаеннан балалар сыйныф бүлмәләре белән танышып чыкты инде. Укытучы Миләүшә Чистоедова, мәсәлән, өченче сыйныф укучылары белән шөгыльләнә. Хезмәт стажы егерме елдан арткан, аның күбесен биредәге башлангыч мәктәптә үткәргән педагог заманча эш шартлары тудырылуга бик шат. Яңартылган бинаның Русия Конституциясе көнендә ачылуында да тирән мәгънә ята кебек – белемгә хокук заман шартларына тулысынча туры килгән мәктәптә тормышка ашырылуы белән яхшы.
Читайте нас: