Әйтергә кирәк, Бөтенрусия халык фронтының Башкортстан бүлекчәсе югарыда билгеләнгән юнәлешләрдә Президент указларының нәтиҗәле тормышка ашырылуын контрольдә тоту буенча күләмле эшчәнлек алып бара. Бу җәһәттән “Гамәлләр форумы” барышында эшчәнлек йомгаклары һәм хәл итәсе мәсьәләләр турында ачыктан-ачык, яшерми җиткерелде. Мәсәлән, “Гадел сатып алулар өчен” проекты активисты Наил Нургалиев белдерүенчә, бер ел эчендә республикада гомум бәясе 200 миллион сумлык шик тудырган берничә дистә сатып алу очраклары ачыкланган. Җәмәгатьчелек катышканнан соң шулардан 80 миллион сумлык сатып алулар булдырылмый калган. Әлеге мәгълүматны Наил Нургалиев “Җәмгыять һәм власть” эшче төркеме мәйданчыгында җиткерде.
Гомумән, активист фикеренчә, “Гадел сатып алулар өчен” проекты күпьяклы нәтиҗә бирә. Бу, бердән, әлеге өлкәгә ныклы гражданлык җәмгыяте контроле булдырса, социаль һәм икътисади җәһәттән дә әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе зур. Шуңа да Бөтенрусия халык фронты активистлары тарафыннан бу юнәлештә эшчәнлек арытаба да дәвам иттереләчәк, диде ул.
Халык контроле механизмнарын ныгыту зарурлыгы Президент указлары үтәлешен бәйсез мониторинглау буенча “Халык экспертизасы” үзәге җитәкчесе Николай Николаевның чыгышында да билгеләде. Ул соңгы мониторинглауларның якынча йомгаклары белән таныштырды. Аның нигезендә якын көннәрдә Бөтенрусия халык фронтының яңартылган интерактив картасы тәкъдим ителәчәк. Николай Николаев, шулай ук, мониторингның күпсанлы халык төркемнәренең мәнфәгатьләрен чагылдыручы халык экспертлары фикере нигезендә төзелүен билгеләде. Башкортстанда мондый экспертлар пулына 100 кеше керә. Соңгы мониторинглар нәтиҗәләре буенча ул республикада актуаль мәсьәләләрдән балалар бакчаларына чират кыскару белән бергә төркемнәрдә балалар саны артуны, ерак торак пунктларда өстәмә белем бирү, капиталь ремонт өчен түләү мәсьәләләрен һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең кыйммәт булуын атады.
Бөтенрусия халык фронты төбәк штабының “Власть һәм җәмгыять” эшче төркеме җитәкчесе, “Башинформ” агентлыгының баш мөхәррире Шамил Вәлиев җәмәгать тыңлауларының нәтиҗәлелеге мәсьәләсен күтәрде. Юкса, аның фикеренчә, җәмәгать тыңлауларында кабул ителгән карарлар теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә еш кына игътибардан читтә кала. Моңа ул Уфа шәһәре буенча гына да берничә мисал китерде.
— Җәмәгать тыңлаулары контрольлек итүнең виртуаль түгел, ә реаль инструменты булырга тиеш, — диде бу җәһәттән Шамил Вәлиев.
“Гамәлләр форумы”нда инвалидларны эшкә урнаштыру буенча төбәк законы кабул итәргә дә тәкъдим ясалды. Янә бер тәкъдим — искергән һәм авария хәлендә дип табылган, шулай ук тузу дәрәҗәсе 60 проценттан арткан күпкатлы йортларны Республиканың капиталь ремонт программасыннан чыгару турында булды. Моңа бәйле 2013-17 елларга Башкортстанның гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программасына төзәтмәләр кертү һәм аның гамәлдәге вакытын алдагы елларга озайту зарурлыгы да сызык өстенә алынды.
“Гадел һәм нәтиҗәле икътисад” мәйданчыгында исә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дәүләт ярдәмендә кулланучылар кооперативлары оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге башлангычны тормышка ашыру бу төр җитештерүчеләргә үз продукциясен киң колач белән сәүдәгә чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Моңа бәйле очрашуда катнашучылар 2020 елга кадәр кооперацияне үстерү буенча төбәк концепциясен эшләү һәм кабул итү турында карарга килде.
Бөтенрусия халык фронтының төбәк “Гамәлләр форумы”нда катнашучылар җәмгыять үсешенә бәйле болардан тыш башка бик күп мәсьәләләрне дә үзәккә чыгарды. Югарыда билгеләнүенчә, форум нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр Башкортстан Башлыгына җиткереләчәк. Димәк, алдагы чорда форум карарлары буенча эшнең дәүләт дәрәҗәсендә дәвам итүен көтәргә кирәк.