+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2015, 21:55

“Күпкатлы йорт ул — ачык акционерлар җәмгыяте”

Уфада узган Бөтенрусия форумында торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды.Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау буенча күпкырлы эш башкарылды. Күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау, гомумйорт ихтыяҗы (ОДН) бәяләре, тарифлар арту күпләрне борчыган көнүзәк темага әверелде. Уфада үткән ил күләмендәге форумда да бу мәсьәләләргә аерым игътибар бүленде. Мәртәбәле чарада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмалар, компанияләр, ил төбәкләре вәкилләре, Дәүләт торак инспекциясе җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты. Русиянең 80 төбәгеннән килгән 500гә якын делегат түгәрәк өстәлләрдә фикер алышты, тармак үсешенә комачаулаган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләде. Форум Конгресс-холлда башланып китте. Аның эшен якташыбыз, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев алып барды.

— Форумны үткәрү урыны итеп Уфаны сайлаган оештыручыларга рәхмәт белдерәбез, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов. —Бүгенге форум темасы ил халкы өчен зур әһәмияткә ия. Халкыбызның иминлеге коммуналь тармакның уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлегенә дә бәйле. Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы социаль, икъ­тисади һәм технология таләпләренә нигез­ләнеп үсешә. Төбәк җитәк­челеге, муни­ципаль берәмлекләр тармак үсешенә җитди игътибар бүлә.

Былтыр республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә төрле чыганаклардан 15,5 миллиард сум акча бүленде. Шулай ук, тагын 5 миллиард сум социаль якланмаган катламга ярдәм итүгә юнәлтелде. Тармакны үзгәртеп коруда һәм үстерүдә актив катнашабыз. Төп максатыбыз – халыкны коммуналь хезмәтләндерүдә өзеклеккә юл куймау һәм торак йортларда уңайлы яшәү шартлары тудыру. Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына, тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә дә зур игътибар бүленә. Үзгәртеп коруга иҗтимагый оешмаларны да актив җәлеп итәбез. Тармактагы үзгәрешләр предприятиеләрнең икътисади нигезен үзгәртүгә этәрә. Гомумән, Башкортстанда күпчелек торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, нигездә, табышлы эшли. Бу күрсәткеч буенча илдә алдынгы урыннарны билибез. Тармакны реформалау җиңел бармаса да, быел республика халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычын тулысынча түләде.

Форум кысаларында үзебезнең казанышларны күрсәтергә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзербез. Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү турында да сөйли алабыз. Былтыр Башкортстанда 1500дән артык күпкатлы йорт ремонтланды. Бу максатка 3,5 миллиард сум юнәлтелде. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен үзгәртеп кору турында да сөйләячәкбез. Инвестицияләр җәлеп итәргә омтылабыз. Фатирларны үзаллы ягып җылыту программасы да игътибарга лаек. Төбәктә алты мең фатир шулай җылытыла. 2020 елга 11 мең фатир шушы җылыту ысулына күчереләчәк һәм 103 автоном казанлык төзеләчәк. Шулай итеп, нәтиҗәсез эшләгән 33 казанлык сүндереләчәк. Урамнарны яктырту, лифтларны төзекләндерү, тирә-якны җыештыру буенча да уртаклашыр тәҗрибәбез бар. Форум нәтиҗәле һәм эшлекле рухта үтсен!

Арытаба сүзне Русия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Русиянең Баш дәүләт торак инспекторы Андрей Чибис алды. Ул тармакта көтелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Мәгълүм булуынча, күпкатлы йортлардагы фатир хуҗаларын үзаллылыкка, сакчыллыкка өйрәтүгә зур игътибар бүленә. Моның максаты ут, су, җылылык чыгымнарын киметүгә генә кайтып каламы?

– Күпкатлы йорт ул – ачык акционерлар җәмгыяте, – диде бу хакта сүз чыккач Андрей Владимирович. – Җәмгыять үсешен һәркем кайгыртканда гына нәтиҗә уңай була. Безнең очракта, йорт үзгәртеп корылса, чыгымнар кимесә, һәркем ота. Фатир хуҗалары моны аңлап, камиллеккә омтылырга тиеш.

Мәгълүм булуынча, күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау бик күп бәхәсләр тудырды. Һәркем үзе яшәгән йортның унбиш елдан түгел, бүген һәм хәзер төзекләндерелүен тели. Андрей Владимирович бу мәсьәләгә дә тукталды.
– Халыкның үзләре яшәгән йортны үзаллы төзекләндерергә теләве табигый, – диде ул. – Мондый башлангычларны хуплыйбыз һәм аның башында торучыларга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу максатка ташламалы кредитлар бирү күздә тотыла. 2020 елга фатир хуҗалары йортларны үзаллы акча җыеп, үзаллы төзекләндерәчәк.

– Тупланган акча бәясен югалтмасын өчен дотацияләнәчәк, – дип сүзгә кушылды Павел Качкаев.

Андрей Владимирович тарифлар, торак-коммуналь хуҗалык өчен югары белемле белгечләр әзерләү һәм башка мәсьәләләргә дә тукталды.

Русия Федерациясенең социаль инфраструктура, урындагы үзидарә һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше буенча иҗтимагый палата комиссиясе рәисе Игорь Шпекторның чыгышы да фәһемле булды.

Шуннан соң форум эше түгәрәк өстәлләрдә дәвам итте. РЕМОНДИС компаниясе белән стратегик хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Форумның икенче көне дә нәтиҗәле, эшлекле рухта үтте.

“Торак-коммуналь хуҗалыкта иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыру” темасына киңәшмә, “Торак-коммуналь хуҗалыгы үзгәрә” ачык дискуссиясе дә узды. Көннең икенче яртысында күчмә чаралар үтте. Бер үк вакытта форум киңәшмәләрдә, “түгәрәк өстәл”ләрдә дәвам итте.

Форум югары дәрәҗәдә оештырылды. Кунакларның канәгать калуы, фикер алышу өчен уңайлы шартлар тудырылуы шул хакта сөйли. Хәер, аның анык нәтиҗәләре турында соңрак, форум карарлары буенча уңай үзгәрешләрдән соң гына фикер йөртеп булачак.
Читайте нас: