Шулар арасында иң авыры — баланың наркотиклар куллана башлавыдыр. Бу очракта нишләргә? Бала гомере һәм сәламәтлеге өчен ничек көрәшергә? Тәҗрибә күрсәтүенчә, үсмерләрне кичекмәстән тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә бу баләдән коткару мөмкинлеге ике-өч тапкырга арта.
Дүрт ел элек республикада балалар һәм үсмерләр арасында профилактика һәм реабилитация эшләрен Кырмыскалы районында урнашкан Наркотиклар кулланучы үсмерләрне психологик-педагогик тернәкләндерү республика үзәге гамәлгә ашыра башлады. Биредә аларны укыту һәм үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Үзәк үзләре яисә ата-аналары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм ярдәмгә мохтаҗ булган 12-18 яшьлек үсмерләр өчен түләүсез реабилитация программасын гамәлгә ашыра. Ул 25 кешегә исәпләнгән.
Без барган көнне биредә 13 үсмер яши иде.
— Күпләр безнең учреждениене төрмә дип уйлый. Бу алай түгел. Безнең программа нигезендә терапевтик берләшмә идеясе ята. Бу — үз-үзеңә даруларсыз гына ярдәм итү, аның максаты — психоактив матдәләр куллануга илтүче тормыш рәвешеннән баш тарту һәм шәхесне үстерү өчен шартлар тудыру, — ди директор урынбасары Светлана Шәмсетдинова.
Биредә үсмерләр ким дигәндә 45 көн дәвалана. Үзәк белгечләре аларны спортка, төрле түгәрәкләргә җәлеп итә. Хезмәт терапиясе — Үзәктәге тормышның аерылгысыз өлеше. Балалар яшәгән җирләрен чисталыкта тота, территориядә урнашкан бакчада эшли: яшелчә-җимеш үстерә, аларны җыя һәм эшкәртә. Куяннар да үрчетәләр, әле миниферма алырга җыеналар. Барысы да балаларның мәшгульлеген тәэмин итү өчен. Ләкин аларда ни беләндер кызыксыну уяту өчен бик нык тырышырга кирәк. Кайберләренең уенда тик тилерткеч матдәләр генә. Бер-ике атна шушында кешечә шартларда яшәгәннән соң гына күзләрендә яшәүгә өмет уяна.
— Дүрт ел эчендә төрле балаларны күрергә туры килде, — ди үзәктә эшләүчеләр. — Кайберләренең гадәтләре гаҗәпкә сала: безгә китерелгәннең тәүге көннәрендә алар һәр җирдә спайс яшерелгән урыннарны эзли. Әйтик, кинога барабыз, анда рәхәтләнеп фильм карамыйча, утырган урыннарын капшый башлый. Аларның аңына, спайсны яшерелгән урыннан табып була, дигән уй гомерлеккә кереп оялаган кебек. Карусельләрне дә, ишек алдындагы эскәмияләрне дә тиз арада тикшереп чыгалар.
Уфадагы бер приюттан китерелгән Алеша турында сөйләделәр. 13 яшьлек бу үсмернең әнисе югалган, әтисе кайдадыр яши, кыскасы, бала беркемгә дә кирәкми. Алеша “Момент” җилемен иснәргә гадәтләнгән. Холкына, шулай ук, яшәгән урыныннан качып китү, берәдәклек хас. Үзәк педагогларына аны тәртипкә китерү өчен бик нык тырышырга туры килә. Әйткәндәй, биредә 40 кеше хезмәт сала, шуның 15е — педагоглар. Ә менә мондый Үзәкләр өчен нык кирәкле психиатр, невропатолог, суицидологларны табу зур кыенлык тудыра. Алар юк.
Бүгенге балалар белән эшләү, аларны укыту, тәрбияләү җиңел түгел. Хәтта сау-сәламәтләре белән дә. Ә инде наркотик татып караганнарын ипкә китерү, аларда яшәргә дәрт уяту бөтенләй тормышка ашмас хыял кебек. Алар проблемалары барлыгын танымый. Һәм теләгән вакытта тартуларын да, эчүләрен дә, токсик һәм наркотик матдә куллануларын да ташлый алам, дип исәпли. Ләкин әкренләп, үзәктәге тормышка күнегеп, башкача яши башлыйлар. Дүрт ел эчендә бу үзәктә республика районнары һәм шәһәрләреннән 400ләп үсмер тернәкләнеп чыккан, шуларның 31е кабат китерелгән. Күпчелеген аз тәэмин ителгән, тулы һәм имин булмаган гаилә балалары тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләрнең төп сәбәпләре — тәртип үзгәрү, укудан читләшү, гаиләдәге хәл кискенләшү, өйдән качу, берәдәклек, авыр тормыш хәле, тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар куллану...
Үзәк хезмәткәрләрен хафага салучы иң зур проблема — тернәкләндерү курсын уңышлы гына үтүче балаларның киредән шул мохиткә әйләнеп кайтуы. Аларны наркотиклардан һәм психотроп матдәләрдән тулысынча коткару буенча эш урыннарда да дәвам итәргә тиеш. Алар даими контрольдә һәм белгечләр күзәтүендә булса гына, иске дуслары белән очрашып, яңадан тайгак сукмакка басмаячакларына өмет бар.