+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2015, 21:10

“Җан эрозиясе туфрак эрозиясен тудыра”

Башкортстанда уңдырышлы җирләр кимүнең сәбәпләре нәрсәдә?2015 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан “Халыкара туфрак елы” дип игълан ителде. Аның максаты — азык-төлек белән тәэмин итүдә һәм мөһим экологик функцияләрдә җәмәгатьчелекнең игътибарын туфракның ни дәрәҗәдә мөһим булуына юнәлтү. Соңгы унъеллыкларда күпчелек илләрдә, шул исәптән, Русиядә, туфракның деградацияләнүе арту күзәтелә. Әлбәттә, алар күп очракта кеше эшчәнлеге һәм табигать факторлары белән бәйле. Галимнәр фикеренчә, кызганычка каршы, туфрак җәмгыятебездә онытылып баручы кыйммәтле ресурска әйләнде. Планетадагы җирләрнең 33 проценттан артыгы деградацияләнгән. Русиядә, мәсәлән, 1990 елдагы белән чагыштырганда, чәчүлекләр 46 процентка, ягъни 42 миллион гектарга кимегән. Шул ук вакытта, бүген дөньяда 800 миллионнан күбрәк кеше ачлыктан җәфалана.Башкортстанда туфракны саклау буенча нинди чаралар күрелә? Республика төбәкләрендә әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлармы? Республика Хөкүмәте, тармак министрлыгы, район хуҗалыклары җитәкчеләре бу юнәлештә ничегрәк эшләргә тиеш? Әлеге язмада шушыларга кагылышлы үз фикерләрем белән уртаклашырга телим.

2050 елга Җирдә яшәүчеләр саны, рәсми фаразларга караганда, 9 миллиард кешегә җитәчәк. Ә туклану продуктларына ихтыяҗ якынча 60 процентка үсәчәк. Шунысын ассы­зыкларга кирәк: кешелек туклану продуктларының 90 проценттан артыграгын уңдырышлы туфрак исәбенә ала. Һәм бу күрсәткечләр тагын бер тапкыр туфракның продуктлылыгын һәм сыйфатын югалтмыйча сакларга кирәк булуын күрсәтә. Әгәр кешелек әлеге проблемага киләчәктә дә битарафлык күзлегеннән караса, кешелек дөньясын азык-төлек, экологик һәм климатик, арытаба икътисади-сәяси характердагы сынау-каршылыклар көтүе ихтимал.

Бу ел дөнья күләмендә Туфрак елы буларак игълан ителде. Күзәтү­ләрдән чыгып, шуны әйтергә телим: үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге чараларның берсендә дә туфракны саклау проблемалары тиешле дәрәҗәдә игътибарны җәлеп итмәде.
Читайте нас: