+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2015, 21:14

Республика мәнфәгатьләрен лаеклы якласын!

Мәскәүдә Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясе оештырылды.Узган атнада башкорт халкы­ның һәм гомум Башкортстан халыкларының иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды, 18 декабрьдә Мәскәүдә Башкорт федераль мил­ли-мәдәни автономиясе оештырылды. Шушы турыда карар аның Мәскәүдә үткән оештыру съездында кабул ителде. Аның эшендә Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай, Хөкүмәте әгъзалары, бөтен илдән башкорт иҗтимагый һәм милли оешмалары җитәкчеләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Шушында ук Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясенең җитәкче органнары сайланды. Атап әйткәндә, Автономия Советы рәисе вазыйфасына аның составындагы иҗтимагый оешмалар әгъзаларының барысы да Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова кандидатурасы өчен тавыш бирде. Аның урынбасарлары итеп Башкортстан дәүләт университетының укыту эше буенча проректоры Юлай Янбаев һәм Чиләбе өлкәсе башкортлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Морис Йосыпов сайланды.

Уфада беренче һәм әлегә бердәнбер экомаркет ачылды. Анда республиканың фермерлык хуҗалыкларында җитеш­терелгән экологик чиста продукция тупланган. “Пышка” сәүдә челтәренең Башкортстан дәүләт аграр университеты янында урнашкан экомаркетында башкорт кухнясы да, “Башкортстан продукты” билгесе куелган башка азык-төлек тә киң чагылыш тапкан. Милли ризыклар, сөт һәм камыр продукциясе, яшелчә, ярымфабрикатлар, кымыз, бал, чәй, ит изделиеләре һәм башкалар — биредә җаның теләгән һәммәсе дә бар. Шушында ук чүпрәдә хуш исле тәмле икмәк тә пешерәләр.

Яңа форматтагы кибетне ачу тантанасында республиканың Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Рөстәм Камалетдинов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Уфа шәһәре хакимиятенең Кулланучылар базары идарәсе начальнигы Ольга Завьялова катнаштылар. Алар, республикада экомаркет ачу башлангычын югары бәяләп, аның эшенә уңышлар һәм әлеге төр кибетләр челтәренең киңәюен теләде.

Әйткәндәй, “Пышка” сәүдә челтәре соңгы ике елда республикада гына түгел, аннан читтә дә үз эшчәнлеген җәелдерә. Бүген аның Русиянең тугыз шәһәрендә йөзләгән сәүдә ноктасы бар. Шул исәптән илебез башкаласы Мәскәүдә дә ул өч фирма кулинария кибетен ачкан. Күптән түгел исә Германиянең башкаласы Берлин урамнарының берсендә дә “Пышка” кибете эшли башлады. Шул рәвешле билгеле сәүдә челтәре ярдәмендә башкорт кухнясы бүген чит илләргә дә юл яра.


— Бүген изге нияттә тору гына җитми. Әлбәттә, телне һәм мәдәниятне саклау турында сөйләү яхшы, әмма бу гына аз. Дөрес, законлы һәм закон белән көйләнгән анык эш-гамәлләр кирәк. Бу җәһәттән без яңа структураны мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен эшкә кушачакбыз, — диде бу җәһәттән Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Лилия Гомәрова.

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов та милли-мәдәни автономия оештырылуның әһәмиятен югары бәһаләде.

— Башкорт федераль милли-мәдәни автономиясе булдырылу Башкортстанда эшләүче оешмаларга федераль үзәк белән бәйләнешләр урнаштыруга яңа этәргеч бирәчәк. Бездә еш кына җиргә, белем бирүгә бәйле сораулар барлыкка килә һәм безгә бу җәһәттән үз фикер-тәкъдимнәребезне федераль үзәккә җиткерү мөһим. Янә дә шул: иҗтимагый оешма милли-мәдәни генә түгел, икътисади мәнфәгатьләрне дә яклаячак. Шуңа күрә федераль милли-мәдәни автономия башкорт халкының телен һәм мәдәниятен саклауда гына түгел, гомум республика икътисады үсешенә дә яңа этәргеч бирергә ярдәм итәр дип уйлыйм, — диде ул.

Башкорт федераль милли-мәдәни автоно­миясенең оештыру съездында, шулай ук, резолюция кабул ителде. Анда Русия халыкларының бердәмлеген ныгыту юнәлешендә ил җитәкчелеге алып барган милли сәясәткә теләктәшлек белдерелә, башкорт халкын үстерү буенча анык бурыч һәм максатлар билгеләнә.
Читайте нас: