+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2015, 22:02

Бердәм, тату коллективта эшләр дә гөрләп бара

Дүртөйле районы һәм шәһәре ветеринария станциясе — республикада алдынгылар исәбендә. Аның бердәм, тату коллективына менә ике дистә елдан артык Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Казыйханов җитәкчелек итә. Заман сулышын тоеп, яңа технология­ләргә таянып эшләүче җитәкче ветстанциянең матди-техник базасын ныгытуга да, кул астында хезмәт салучыларны социаль яктан яклауга да зур игътибар бүлә.

Районда терлекчелек тармагының уңышлы эшләвендә ветеринария станциясе хезмәткәрләренең өлеше бәяләп бетергесез. Аның лабораторияләрендә хуҗалыкларда маллар алдына салыначак азыкның – печәнме, фуражмы, сенажмы яки силосмы, һәркайсы җентекләп тикшерелә, туклыклылыгы, алардагы макро һәм микроэлемент­ларның микъдары билгеләнә.

— Терлекчелек продукциясен арттырам дисәң, улакларга бары тик сыйфатлы мал азыгы гына салынырга тиеш. Шуңа да район хуҗалыкларының барысы да безнең лаборатория белән тыгыз бәйләнештә эшли. Алардан китерелгән мал азыгын тикшергәннән соң, һәркайсына терлекләрнең рационын баету буенча тиешле киңәшләр бирелә. “Сыерның сөте телендә” ди бит халык. Дөрес тукландырылмаган малдан сыйфатлы продукция алып булмаганы көн кебек ачык. Бер генә микроэлемент җитешмәсә дә, организмда төрле авырулар башланырга мөмкин. Ә печән, сенаж, силостагы микро, макроэлементлар микъдары бихисап факторларга бәйле. Әлеге күрсәткечләргә табигать шартлары да, үсемлекнең нинди туфракта үсүе дә йогынты ясый, — дип уртаклаша Илдар Сафуан улы.

Ветстанция лабораториясендә хуҗалыклардагы савым сыерларының каны да һәрдаим тикшерелеп тора. Әйткәндәй, заманның соңгы таләпләренә җавап бирүче махсус җиһазлар урнаштырылган мондый лаборатория республикада бердәнбер. Шуңа терлекчелек тармагын үстерүгә җитди караучы күрше район хуҗалыклары да Дүртөйле ветстанциясе белән хезмәттәшлек итә.

Коллективның нәтиҗәле эшчәнлеге күз алдында: районда терлекләр генә түгел, кешеләр өчен дә зур хәвеф тудыручы авыруларга ныклы киртә куелган. Дүртөйле ветеринарларының казанышлары санап бетергесез. Мисал өчен, берничә ел элек алар “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, “Йогышлы авыруларга каршы чараларны нәтиҗәле үткәргән өчен” дигән махсус дипломга һәм көмеш медальгә лаек булган иде, быел “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсенең көмеш медален алып кайтты. Республика бәйгеләрендә дә сынатмыйлар.
Дүрт дистә белгечне берләштерүче коллектив ел саен меңләгән тикшерүләр үткәрә, хуҗалыклардагы һәм шәхси ихаталардагы эре мөгезле һәм башка төрле малларны дәвалый.

— Эшебезнең үтә җаваплы икәнлеген яхшы аңлыйбыз, шуңа җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз, — диләр ветстанциянең әйдәүче мал табибы Рәмзилә Маннанова һәм лаборант Светлана Хәмәтгалиева.
Читайте нас: