+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2015, 14:15

Бәхәскә нокта куелды

Башкортстан Республикасының Конституцион суды күчемсез милек сатып алганда алданган кешенең шикаятен карады. Бәхәс Октябрь проспекты һәм СССРның 50 еллыгы урамы чатындагы биш катлы йорт бүлмәсе аркасында килеп чыккан. 2013 елның сентябрендә хуҗасы аны бу иргә 800 мең сумга сата, ләкин соңгысы бу торакка керә алмый. Документларга кул куеп, акча тапшырганнан соң, сатучының балигъ булмаган ике баласы булуы ачыклана, алар документта күрсәтелмәгән була.

Бәхәсле бүлмәне гаилә башлыгы 2010 елда социаль найм килешүе буенча ала. Бер елдан соң торакны үз исеменә хосусыйлаштыра, хатыны исә рәсмиләштерүдә катнашудан баш тарта. Бүлмә сатылганнан соң ул судка дәгъва белән мөрәҗәгать итә һәм, балалары катнашмаганлыгын сәбәп итеп, хосусыйлаштыруны гамәлдән чыгара. Күршеләре балаларның, монда теркәлмәгән булсалар да, һәрвакыт әти-әниләре белән яшәвен раслый.
Законга ярашлы, балалар торакны хосусыйлаштырырга хокуклы. Башта — Октябрь районы суды, аннары республиканың Югары суды балигъ булмаганнарны прокуратура ярдәмендә бер-бер артлы яклый.

Зыян күрүче республиканың Конституцион судына хокуклары бозылу һәм шәһәр Советы тарафыннан кабул ителгән Хосусыйлаштыру турында положениенең аерым пунктларының Конституциягә ярашлы булу-булмавын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Ул торагын хосусыйлаштыручы гражданнан ЗАГС бүлегеннән балалары булу-булмау турында белешмә китерү таләп ителмәүне Конституциягә каршы килә, дип исәпли.

Бу хәл турында торак хокукы буенча экспертларны җәлеп итеп фикер алышалар. Положениене җентекле тикшерәләр һәм закон актында мондый таләп барлыгына игътибарны юнәлтәләр. Суд мондый таләпне күздә тотмаучы Муниципаль торакны хосусыйлаштыру турында положениенең 3.11 пунктын Конституциягә каршы килә һәм эшләнеп бетәргә тиеш, дип таныган.
Читайте нас: