+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 декабрь 2015, 14:35

Мәһабәт төзелешләре күз явын алып тора!

Узып баручы 2015 ел Борай районы халкы тормышында берничә мөһим социаль объект төзелеше белән бил­геләнде. Атап әйткәндә, март аенда үзәк район дәваханәсенең кызыл кирпечтән төзелгән яңа дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды. Октябрьдә район үзәгендә зур бассейн комплексы ишекләрен ачты. Моңа кадәр исә борайлылар 2014 ел ахырында сафка кертелгән 160 урынга исәпләнгән “Кояшкай” балалар бакчасына зур куаныч кичергән иде. Борай авылында “Танып-Су” картина-күргәзмәләр галереясы, җәяүлеләр өчен күпер, чаңгычыларга һәм велосипедчыларга трасса, спорт белән шөгыльләнү өчен башка объектлар ачылуын да елның мөһим казанышлары дип атарга мөмкин.

— Гомумән, республика җитәкчелегенең, Хөкүмәтнең даими хәстәрлеге, ярдәме белән һәм район кол­лективларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә соңгы берничә елда Борай районында зур бер микрорайон үсеп чыкты. Анда укыту-тәрбия бирү, спорт-сәла­мәтләндерү процессын нәтиҗәле оештыру өчен тулы бер комплекс булдырылды. Соңгы утыз елда бу дәрәҗәдә колачлы төзе­лешләрнең булганы юк иде, — диде бу җәһәттән Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов.

Районда булганда әлеге объектларны без үзебез дә барып карарга һәм аларның мәһабәтлегенә, урындагы халыкның социаль тормышындагы мөһим әһәмиятенә үз күзләребез белән күреп ышандык.

Мәсәлән, “Кояшкай” балалар бакчасын файдалануга тапшыру районда 3-7 яшькәчә сабыйлар арасында әлеге төр учреждениеләргә чират мәсьәләсен тулысынча хәл иткән. Объектны төзү 80 миллион сумга төшкән һәм биредә балаларның үсеше, ялы, вакытны файдалы итеп үткәрүе өчен бөтен шартлар булдырылган.

Ике катлы иркен бинада, уен, шөгыльләнү, йокы бүлмәләреннән тыш, ике музыка, физкультура зал­лары, логопед, психолог кабинетлары каралган. “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Ралия Янгирова билгелә­венчә, сигез төркемгә йөрүче сабыйлар белән турыдан-туры 16 тәрбияче, 8 кече тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм мөдир үзе шөгыльләнә. Техник персоналны да кертеп, бакчада җәмгысы 45 хезмәткәр эшли.

— Эш көне 7 сәгать 45 минутта башланып, 18 сә­гать 15 минутта тәмам­лана. Шушы вакыт эчендә сабыйлар дүрт тапкыр ашатыла, алар белән тиешле күнекмәләр, дә­ресләр, физкультура уеннары үткәрелә. Саф һавада йөрү, музыка белән шө­гыльләнү, бала­ларның иҗа­ди сәләтен ачу күнекмәләре дә көн тәртибендә. Гомумән, балалар кече яшьтән һәрьяклы үсешсен өчен зур көч салабыз, ә моның өчен бакчада бөтен уңайлыклар, шартлар да бар, — ди бу җәһәттән Ралия Рәлит кызы.

Шуны да билгеләргә кирәк, әлегедәй уңайлы шартларда тәүге сабакларны алган сабыйлар яше җиткәч, янәшәдә генә заманча бинада урнашкан һәм шулай ук балада шәхес тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган өченче мәктәпкә барачак. Өч ай элек кенә исә мәктәп һәм балалар бакчасына терә­леп диярлек, яшь буынның ял сәгатьләрен тагы да файдалырак итү һәм сәламәт­леген кайгырту максатында “Океан” сәламәт­ләндерү-йөзү бассейны ачылган. Республика бюджеты исә­бенә төзелгән сәламәт­ләндерү-йөзү комплексы 108 миллион сумга төшкән һәм көненә 480 кешене кабул итү куәтенә ия. Әлеге вакытта анда көн саен якынча 260 кеше йөри. Һәркайсы 25 метрлы биш йөзү юлы, сауна, тренажер, фитнес заллары, массаж кабинеты булган заманча комплекста район, хәтта күрше районнар халкын кабул итәргә дә, укучылар белән шөгыль­ләнергә дә мөмкинлекләр җитәрлек. Әйткәндәй, балаларны йөзү серләренә төшендерү белән биредә махсус чакырып китерелгән тренер, йөзү буенча унбер тапкыр Русия чемпионы, спорт мастеры Константин Капитонов һәм аның коллегасы Рәшит Әмиров шө­гыльләнә. Константин Анато­льевичның җәмәгате Камила исә аквааэробика түгәрәген җитәкли. Әйткәндәй, Капито­нов­ларның Борай төбәгенә кайтуы да — район хаки­миятенең хәстәрлеге җи­меше. Кайту белән аларга яшәү өчен яңа йорт бирелгән.

Йөзү буенча — биш һәм алтынчы сәламәтләндерү төркемендә әлеге вакытта 60 бала шөгыльләнә. Бассейн директоры Рәлит Гәрәев белдерүенчә, балалар йөзүгә зур теләк белән йөри икән. Ә инде аларның ил күләмендә танылу алган тренерда шөгыльләнүен күздә тотканда, Борай укучыларының алдагы чорда йөзү буенча да район данын республика, ил, дөнья дәрәҗәсендә мотлак танытачагына ышанырга, өмет итәргә, шуңа юнәлеш тотарга кирәк.

Һәм, иң мөһиме, шушы рәвешле алдынгы тәҗрибә, киләчәккә, югары максатларга йөз тотып эш итү, моңа ныклы җирлек булдыру Борай районындагы һәр яңа объектта, һәр коллектив эшчәнлегендә күзәтелә. Бу җәһәттән Яңа елда да район халкын һәм хезмәт коллективларын яңадан-яңа уңышлар көтеп торсын, яңадан-яңа мөһим социаль объектларны сафка кертергә язсын. Булсын, үссен, тернәкләнсен дип эшләгән һәм яшәгән төбәк халкы, һичшиксез, моңа лаек!
Читайте нас: