+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2016, 02:00

Үзәккә үткән чир. Махмыр көне...

Бу бәйрәмне Бөек Британиянең “Алька-Зельтцер” фармацевтик компаниясе уйлап тапкан. Ул, махмырга каршы препаратларны иң күп сатылуы 1 гыйнварга туры килә, дип исәпләп, елның тәүге көнен “Махмыр көне” дип игълан итә. Русиядә исә махмыр көне түгел, ә атнасын булдырырга кирәк, чөнки Яңа ел каникуллары, Раштуаныкына кушылып, атнадан артыкка сузыла.

50 грамм виски 200 грамм аракыга тиң

Махмырлык—спиртлы эчемлекне чамадан артык кулланган һәр кешегә үз гомерендә бер тапкыр булса да таныш халәт. Аның билгеләре — баш авырту, косасы килү, сүлпәнлек, суга сусау, баш әйләнү. Организмга эләккән спирт тиз арада ашказаны-эчәк трактына сеңә һәм канга эләгә. Гадәттә, этил спиртының 20 проценты гына организмнан үзгәрмәгән килеш сулыш һәм бөерләр аша чыгарыла. Калганын акрын гына бавыр тарката. Ахыргы продуктларга кадәр спирт уксус альдегиды булырга да өлгерә. Монысы — махмырга китерүче бик агулы кушылма. Аның белән агулану йөрәк ритмы бозылу, кан басымы күтәрелү, инсультка сәбәпче була ала. Кыскасы, махмыр —бер дә көлке хәл түгел.

Билгеле булуынча, алкогольле эчемлекләрне бөтен дөньяда кулланалар, ләкин безнең ил халкы гына иң авыр һәм озайлы махмыр кичерәдер. Бөтенесе дә безнең үзенчәлеккә бәйле. Бер генә илдә дә гражданнар югары градуслы алкогольле эчемлекләрне кыска гына вакыт эчендә кабымлыксыз һәм күп күләмдә бездәге кебек эчми. Америка фильмнарында вискины ничек эчүләренә игътибар итегез. Гадәттә, фильм герое коточкыч депрессиядә: “Тормышта үз урынымны тапмадым! Эчеп исерергә кирәк!” ди дә, стакан төбенә виски тамызып, аңа боз кисәкләре куша. Безнеке, шундый теләге булса, бер шешә аракы ала да, йомшак сыр кабып, 200 граммлы стаканнан эчеп җибәрә.

Американнарда “табын”, “мәҗлес” дигән төшенчәләр дә юк. Аларда — фуршет. Фильмнардан күрәбез. Матур бокалларда шампан яисә кызыл шәраб, ә кабымлыклардан — җимешләр, салатлар һәм бәләкәй генә бутербродлар. Кунаклар өстәл артында утырмый, ә ихата-бакчада йөри, аралаша, кыскасы, вакытны күңелле “культурно” үткәрә.

Кытайда, мәсәлән, Европадан аермалы буларак, стакан һәрвакыт тулы булырга тиеш. Европада эчемлекне стакан бушагач кына өстиләр, Кытайда уртлап кына куйсаң да тутыралар. Гадәттә, бу сыра кебек җиңел эчемлекләргә кагыла. Безнең мәҗлесләр исә, ахыр чиктә, авыр махмырга китереп җиткерә.

Ничек эчәргә?

Тиз исерергә сезгә газлы эчемлекләр — шампан шәрабы һәм сыра ярдәм итәчәк. Газлы алкогольне башка спиртлы эчемлекләр белән бутарга ярамый. Алар канга тиз тарала, чыгу өчен күбрәк вакыт таләп ителә. Гомумән алганда, “бутамаска” дигән кагыйдә барыбызга да билгеле, ләкин һәрвакыт үтәлми. “Сыра белән аракы кушылмасы” дип аталган коктейльгә килгәндә, бу ике субстанцияне бутарга бөтенләй ярамый. Бу кушылма шунда ук аяктан ега, әгәр дә башта сыра, аннары аракы эчсәң дә. Градусны акрынлап күтәреп, махмырдан котылып була, дигән сүзләр дә нигезсез. Спиртлы эчемлекләрне нинди эзлеклелектә эчүнең аермасы юк, иң мөһиме — үз дозаңны арттырмаска.

Тикшеренүләргә ярашлы, кеше организмы уртача алганда сәгатенә 8-11 миллилитр чиста этил спиртын тулысынча эшкәртә ала. Икенче төрле әйткәндә, 100 грамм аракы ким дигәндә дүрт сәгатьтән соң гына организмнан чыгарылачак. Бу — иң яхшы очракта. Ә бавыр авырулары булганда, башка зыянлы эчемлекләр, әйтик, көмешкә яисә ялган аракы кулланганда, аз гына доза да организмны озак интектерәчәк.

Алкогольне эшкәртү сәләте җенес, авырлык, милләт, сәламәтлек торышы һәм башкаларга бәйле рәвештә аерыла. Авырлык күбрәк булган саен, бавыр зуррак, димәк, спирт тизрәк таркалачак. Хатын-кызның бавыры бәләкәйрәк, димәк, бер авырлыктагы хатын белән ирнең махмыры дәвамлылыгы буенча аерылачак. Кайбер милләт кешеләренең, әйтик, японнарның, спиртны таркатучы ферментлары күп, шуңа күрә алар тизрәк исерә һәм тизрәк айный.

Организмга иң аз зыянны чын шәраб китерә, ә халыкта саналганча, “чиста” аракы түгел. Шул уңайдан виски, коньяк, бренди, чача һәм кайнату, куу юлы белән алынган башка спиртлы эчемлекләр организмны алкоголь тәэсиреннән саклаучы табигый катнашмалары исәбенә бик агулы түгел.

Ничек айнырга?

Русиядә махмыр һәм аның нәтиҗәләре турында бик күп анекдот һәм мәзәк чыгарылган. Безнең ил кешесендә махмыр синдромы — бөтен кешегә дә диярлек таныш нормаль күренеш.

Русьта элек-электән махмыр синдромын дәвалауның милли ысуллары барлыкка килгән. Аларның иң билгелесе — иртә белән аз гына сыра, аракы яисә коктейль эчеп кую. Ләкин бу бик хәвефле юл. Агулы матдәләрне чыгарып бетерү өчен күп итеп спиртсыз сыекча эчәргә кирәк.

Махмырны җиңәргә тозлы кыяр-помидор суы да ярдәм итә. Бу хата түгел, чөнки аракы организмнан төрле файдалы тозларны юып чыгара, ә “рассол”да организмга яхшы тәэсир итүче минераллар, тозлар һәм витаминнар бар.

Шулай ук, безнең илдә махмырны мунча керү юлы белән дәвалаганнар — кайнар пар организмнан гына түгел, тиредән дә токсиннарны чыгара, ә тирләү алкоголь калдыкларыннан арынырга ярдәм итә. Әмма мунча йөрәге таза булган кешегә генә тәкъдим ителә.

Махмырдан кайнар аш яисә шулпа ярдәм итә. Моның өчен, нигездә, әче кәбестә шулпасы файдаланыла.
Гадәттә, кеше махмырга каршы үзе көрәшә. Ләкин авыр вакытта медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итү зарур, бөтен наркологлар һәм наркология учреждениеләре дә йортка килеп тә, алып китеп тә махмырдан чыгарга ярдәм итә. Махмырдан чыгам, дип, тагын эчеп, “запой”га киткәнче, бу юл — иң дөресе.

Әмма иң мөһиме — вакытында туктарга. Бу хакта онытмасагыз һәр иртә сезне яхшы кәеф һәм бәйрәм рухы белән каршы алыр. Яңа ел бәйрәмнәрендә махмыр чире сезне урап үтсен, дуслар!
Читайте нас: