Моны Уфабыз мисалында гына алып карасак та, урбанизация процессы нәтиҗәсендә күпкатлы йортлар, күңел ачу үзәкләре элекке зиратлар территориясен елдан-ел кысрыклый, “буш” торучы, шул ук вакытта шәһәр уртасында калып, базар хаклары буенча бик кыйммәт бәяләнүче җирләрне акрынлап “яулый” бара. Бу, бер яклап, экологик һәм этик нормалар бозылуга китерсә, икенче яклап, аңлатып булмаслык аномаль күренешләр сәбәпчесе дә булып тора.
Галимнәр инде күптән раслады: Җирнең гомум энергия-мәгълүмат кырында (ЭМК) безгә кадәр яшәп киткән мәрхүмнәрнең мәгълүмати хәтере кала. Биоэнергия мәгълүматы законнарына ярашлы, ата-бабалар үзләре бакыйлыкка күчкәннән соң да әле яшәүче буыннарга энергия-мәгълүмат йогынтысы ясавын дәвам итәләр. Чыннан да, безнең мәрхүм якыннарыбыз белән үзара йогынты ясавыбыз, тәэсир итешүебез, бәйләнешебез өзелми. Иске һәм ташландык зиратларны җимереп һәм юкка чыгарып, без гомум ЭМКның хәтер кырын да җимерәбез, безгә кадәр булып киткән буыннарга карата вәхшилек кылабыз, хәтерләрен санга сукмыйбыз. Аларның җавабы буларак, безне зәхмәт тию, юлларда һәлакәтләр сагалый, зират урынында төзелгән йортларда яшәүчеләр шул бозылган хәтер кырының йогынтысын тоеп яши.
Иске зират урыннарын файдалану проблемасын Англиядә ХIХ гасырда ук хәл итә башлыйлар. Бер үк тирәнлектә кабер казыганда искеләренә юлыга башлагач, анда “икенче катны” югарырак итеп, саерак казыганнар. Ләкин бик сай кабердәге мәетләрнең череп таркалуы тирә-якка куркыныч тудыра башлагач, америкалы Джейкоб Биджлоу иске зират урыннарында ял парклары төзергә тәкъдим итә. Шундый беренче бакча Кембриджта 1831 елда Монт-Оубурн зираты өстендә төзелә. Бу бакчаны фотога төшергәннән соң, андагы агачларның гарипләнеп, ике-өч төп ботакка аерылып үскәнлеге, арттагы планда ак таплар яктырып торуы монда геопатоген зоналар булуын дәлилли. Димәк, мондагы урынның бакча һәм студентларның ял урыны итеп файдаланылуы бер нормага да сыймый. Монда, әлбәттә, ял һәм күңел ачу, пикниклар оештыру да этика кагыйдәләрен, каберләр өстендә кәеф-сафа кору мәрхүмнәрнең тынычлыгын боза. Андый очракларда, борынгы заманнардан билгеле булуынча, мәсхәрә итүгә түзмәгән мәрхүмнәр каберләре белән бергә икенче урынга күченеп китә торган булган.
ХV гасырда Австриянең Линц төбәгендә исән чагында сихер белән шөгыльләнгән Штеттенберг дигән кешенең кабере бөтенләй башка урында табыла. Урындагы халык, мәрхүмнең җаны тынычлык таба алмый, дип уйлап, аның сөлдәләрен казып алган һәм, яндырып, җилгә очырган.
Күчеп йөрүче каберләргә чиркәү һәм инквизициянең үз карашы булган. Мәсәлән, 1627 елда Испаниянең Куэнк төбәгендә Педро Асунтосның кабере туфрагы-ние белән бергә сәер рәвештә икенче урынга күченә. Бу могҗизаны, имеш, сихерчелек белән шөгыльләнүче ике хатынга япсаралар да бахырларны тереләй яндырып үтерәләр. Төрле вакыт аралыгында (җирләнгәннән соң берничә ел үткәч) һәм ераклыкта (берничә чакрымга кадәр) күченгән каберләр булуы хакында да билгеле. Мәсәлән, 1895 елда элек алтын эзләү белән шөгыльләнгән Давид Лоуриның кабере өстендәге ташы белән бергә яңа урынга – 600 метр читкә күченгән, ә ул кеше моннан... 30 ел элек вафат булган.
Шул ук вакытта шунысы да игътибарга лаек: мондый күченеп йөрүче каберләрдә бер генә мәет җирләнгән була, парлап яисә төркем белән бергә күмелгән каберләр арасында мондый хәлләр теркәлмәгән. Безнең эрага кадәр V-VI гасырларда Һиндстанда барлыкка килгән джайнизм сектасы тарафдарлары каберләрнең күченеп йөрүен бик куркыныч начарлык дип исәпләгән һәм моннан котылу юлын бары тик үз-үзеңне яндыруда күргән. Ә менә урта гасырларда “Чисталык туганнары” дигән яшерен мөселман җәмгыяте вәкилләре күченеп йөрүче каберләрне махсус кешеләр ярдәмендә эзләгәннәр, аларның туфрагын изге санап, төрле йолалар үткәргәндә файдаланганнар. Ул балчык мистик һәм дәвалау үзенчәлекләренә ия дип уйлаганнар, күрәсең.
Кара Африка, Полинезия һәм Тын океан архипелагында яшәүче кабиләләр, Самоа, Гаити утрауларындагы мәҗүси дин башлыклары мәрхүмнәрне җирләү белән кабер өстенә агач сутлары сипкәннәр яисә кабернең тирә-ягына ташлар тезеп чыкканнар, шулай иткәндә кабер күченеп китмәячәк, дип ышанганнар. Тонго утрауларындагы бер кабиләнең дин башлыклары бер кабердә берьюлы ике мәет җирли, чөнки мәрхүм ялгызы гына булган очракта, имеш, аның каядыр күченеп китәсе киләчәк, ә икәү булганда аларның берсе моңа каршы булачак һәм кабер урынында калачак. Аномаль күренешләрне тикшеренүчеләрнең кайберләре, мәсәлән, француз уфологы Шато, әлеге күченүләрнең мистик ягын танымыйча, үле материянең үзаллы телепортациясе белән аңлатырга тырышса, Ранк һәм Дж. Э. Уэст исә моны полтергейст белән бәйлиләр.
Инк халкы руханиларының зиратында булган испан конкистадоры Педро де Альварадо каберләрнең аралык һәм вакыт үлчәмендә күченүе очраклары турында язып калдырган. Магия серләренә ия булган бу кешеләр үзләре исән чагында ук вакытлыча каберлек урыны итеп океан ярларын сайлаган, ә берникадәр вакыт үтүгә ул каберләр 2,5 чакрым ераклыктагы базальт калкулыгына күченә икән. Бу урын хәрәкәтләнүчән ике җир катламының чигендә урнашканлыктан, анда руханилар электән “ак тәнле аллаларны” күргән булган. НЛОлар нәкъ шунда төшә һәм, имеш, каберләрне бирегә күчерергә ярдәм итә, дип уйлаганнар. Альварадо, чыннан да, әлеге калкулыкта индеецлар ярдәменнән башка күченгән алты кабергә тап була.
Русиядә мондый бер генә очрак билгеле. Элекке Кострома губернасының Мантуровск өязендә авыл старостасы өенә аннан чакрым ярымда урнашкан ташландык зираттан тәресе, туфрагы һәм кеше сөякләре белән бергә кабер күченгәнлеге теркәлә.
Югарыда бәян ителгән хәлләр булмасын өчен биолокацион тикшеренүләр зиратларга урын сайлаганда энергетик уңайлы җирләргә тукталу кирәклеген раслый. Шуңа да элекке зиратлар, җәзаны гамәлгә ашыру (күпләп атып үтерү) һәм үләксә базлары урыннарында нәрсәдер төзер алдыннан анда яшәячәк кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тынычлыгына тәэсир итәрдәй “хәтер кыры” йогынтысы хакында ныклап уйланырга кирәк. Мәсәлән, Санкт-Петербургта элекке яһүд зираты урынында төзелгән күпкатлы йортларда яшәүчеләр, статистика күрсәтүенчә, башка йортлардагыларга караганда ешрак чирли. Шул ук шәһәрнең Новочеркасск проспектындагы зур стадион һәм парк та элекке зират өстендә төзелгән, шуңадырмы, анда кичләрен һава сулап керергә чыккан кешеләрдән кем дә булса ел саен психушкага эләгә. Өлкән яшьтәге В. Дымов сөйләвенчә, бу зиратны җир белән тигезли башлагач, төнлә анда “биюче” табутлар күргәннәр, моны исә тынычлыклары җуелган мәрхүмнәрнең икенче урыннарга күченүе белән аңлатып була.
Бурятиядәге Кяхта шәһәреннән ерак түгел төзелгән поселок та 1920 елларда кызыллар тарафыннан күпләп атып үтерелгән кешеләр мәете өстендә утыра, шуңа ул йортларда некротик кырлар, аура үзгәрүе күзәтелә. Бу кырларны анда яшәүчеләр бер дә юктан борчылу, сәбәпсезгә курку һәм пошаманга төшүдә сизә. Хәл юклык, сырхаулану, депрессия кебек халәтне Улан-Удэ шәһәрендәге Дәүләт статистика комитеты бинасында да, Канскидагы банкта да тоялар. Боларның сәбәбе бер генә: мәрхүмнәрнең җаннары үзләре исән чакта энергетик элемтәдә булган кешеләргә тартыла, тик фани дөньядагыларның ул тәэсирдән саклану чарасы – энергетик калканы булмаганлыктан, бу йогынты зәхмәткә әверелә. Шуңа да мәрхүмнәрнең тынычлыгын бозмыйк, зиратларда булганда кычкырышып, көлешеп, яман сүзләр белән сүгенеп йөрмик. Ә инде ул урыннарда ниндидер йортлар төзү, парклар ачу, кәеф-сафа кору турында сөйләү бөтенләй урынсыз. Сез үзегез бакыйлыкка күчкәч, каберегез өстендә исерекләр биюен, шакшы бәндәләрнең төкеренеп йөрүен теләр идегезме? Шул шул менә!