+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2016, 02:00

Ышаныч һәм өмет уята

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада гомер итүче православие христианнарын Раштуа бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле православие христианнары! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге бәйрәм ике гасырдан артык дөньяның барлык дин тотучыларын берләштерә, аларның тормышын әхлакый яктан баета, ышаныч һәм өмет уятучы көч, киң күңеллелек һәм мәрхәмәтлелек чыганагы булып тора.

Раштуа тантаналары төрле буын кешеләрен берләштерә, гаиләләрне ныгыта, мәхәббәткә һәм тугрылыкка, шәфкатьлелеккә һәм сабырлыкка, ярдәмгә мохтаҗлар өчен изге гамәлләр кылырга өнди.

Җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен, диннәргә тигез карашны һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуда Урыс Православие чиркәвенең әһәмияте елдан-ел арта. Төп конфессияләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге республикада толерантлыкны үстерүдә, үзара ихтирам һәм дуслык мөнәсәбәтләрен дәвам итүдә мөһим нигез булып тора.

Раштуа көннәре безгә якты уйлар, шатлык-куанычлар, күңел җылысы һәм яхшы кәеф алып килсен.
Үзегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим!”
Читайте нас: