“Уң” партияләр проектка каршы тавыш бирә. Нәтиҗәдә, Хезмәт кешесе һәм эксплуатацияләнгән халыкның хокуклары турында декларация 1918 елның 25 гыйнварында Эшче һәм солдат депутатларының берләштерелгән III Бөтенрусия cъездында кабул ителә һәм бер үзгәрешсез РСФСРның 1918 елгы Конституциясенә кертелә. В. И. Ленинның тәкъдиме белән әлеге Декларация Конституциянең кереш өлеше булып китә.
Декларация дүрт өлештән тора. Аның беренчесендә Русия эшче, солдат һәм крестьян Советлары республикасы итеп игълан ителә, Совет корылышы төрле милләтләрнең дәүләти берләшмәләреннән торган федератив дәүләт төсен ала, аның югары хакимият органнары формалаштырыла.
Декларациянең икенче өлешендә Совет хакимиятенең төп бурычы итеп кешене кеше тарафыннан эксплуатацияләүне, җәмгыятьне сыйныфларга бүлүне тыю, эксплуататорларның каршылыгын җиңеп чыгу, тормышның социалистик корылышын тәэмин итү турында хәбәр ителә. Моңа ирешү өчен җиргә шәхси милектән баш тартыла, барча урман-кырлар, су яткылыклары, җир асты казылмалары аларны эшкәртүче, ягъни халык байлыгы дип игълан ителә. Эшче контроле турында Декрет кабул ителә, банклар национализацияләнә, Кызыл Армия оештыру турында Декрет булдырыла. Җәмгыять файдасына эшләү һәр кеше өчен мәҗбүри бурыч та, табигый хокук та буларак игълан ителә. Шулай ук завод-фабрикалар, тимер юллары, рудниклар, транспорт чаралары Совет Эшче-Крестьян Республикасы карамагына тапшырыла.
Хезмәт ияләрен капитал тарафыннан аяусыз эксплуатацияләүдән азат итү өчен илдәге барлык банклар эшче-крестьян дәүләтенә буйсындырыла. Җәмгыятьнең паразитик катламнарының башына җитү максатында илдә һәммәсе дә эш белән мәшгуль булырга тиеш була.
Өченче бүлектә Совет хакимиятенең тышкы сәясәтенә хас үзәк принциплар билгеләнә: болар – тынычлык сәясәтен алып бару, яшерен килешүләрне гамәлдән чыгару, барча халыкларның суверенитетына тирән ихтирам саклау. Шуның нигезендә Халык Комиссариатлары Советы Финляндиянең мөстәкыйльлеген игълан итә, Әрмәнстанга үзбилгеләнү хокукын бирә, ил гаскәрләрен Персия территориясеннән чыгарырга карар кыла, патша һәм Вакытлы хөкүмәтләр тарафыннан кабул ителгән заем килешүләреннән баш тарта.
Дүртенче бүлектә Дәүләт парламенты – Учредительное Собрание белән Русиядәге башка хакимият органнарының мөнәсәбәтләре җайга салына, һәркемнең үзенә генә хас вәкаләтләре билгеләнә. Монда һәр милләткә үз киләчәген үзенә билгеләү хокукы, икътисадның һәр өлкәсендә үзенә генә хас сыйфат-билгеләрне табу, аларны тулы файдалану мөмкинлеге тудырыла. Кыскасы, биредә инде һәр дәүләт документының йомгак өлеше чагылыш таба.
Әлеге документ кабул ителүгә 98 ел тулса да, аның күп кенә фикерләре (аеруча икътисад өлкәсендә), республика һәм, гомумән, ил өчен кыйммәтен дә, актуальлеген дә югалтмый. Мәсәлән, милли сәясәтнең үзәктә торуы, финанс секторының бай олигархлар кулына күчмичә, гади халык яисә дәүләт кулында калуы, бүген һәркем тарафыннан белдерелгән теләк булып кала.
Дөрес, Финляндия, Әрмәнстан, Персия кебек илләрнең мөстәкыйльлеккә ирешүе, бер яктан, милләтләр үсеше өчен уңай күренеш булса, соңрак дәүләтара низаглар килеп чыгуга сәбәпче булды. Моның өчен 1939-40 еллардагы урыс-фин сугышын искә төшерү дә җитә.
Кыскасы, тарихны берничек тә үзгәртеп яисә яңадан язып булмый. Ләкин Хезмәт кешесе һәм эксплуатацияләнгән халыкның хокуклары турында декларациянең ил тарихында искиткеч мөһим роль уйнавы – бәхәссез хакыйкать. Аның нигезләрен кабаттан өйрәнеп, законнар чыгаруда файдалану да зыян итмәс иде.