+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2016, 02:00

Яклаучы һәм саклаучы

1722 елның 12 гыйнварында Петр I указы белән Сенат каршында беренче тапкыр Генерал-прокурор посты булдырыла. Патшаның төп максаты — Русияне югары үсешкән Европа дәүләтенә әйләндерү. Илдә Прокуратура институтын төземичә моңа ирешеп булмаячагын Петр I яхшы аңлаган. Шулай итеп, Русия тарихында Прокуратура институты үсеш ала, аның күренекле шәхесләренең берсе граф Павел Ягужинский була. Аны илдә тоткан урыны буенча Петрдан кала икенче кеше дип атыйлар.

Русия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне 1996 елда барлыкка килә. Гасырлар дәвамында Прокуратура гражданнар теләсә нинди бәлаләре һәм проблемалары белән — электрны законсыз өзүләреннән алып, фатир сатып алгандагы мошенниклыкка кадәр — мөрәҗәгать итә алган бердәнбер дәүләт органы булып кала. Бүген дә Прокуратураның төп бурычы — хокук саклау. Иң мөһимнәре — кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауны күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау.

Әйе, Русия Федерациясендә прокурор — юридик белем генә түгел, акыл, сөйләү сәнгате, ихтыяр көче, батырлык таләп итүче катлаулы һәм күпкырлы һөнәр. Прокурорларга гаепләү заключениеләрен расларга, судта дәүләт гаепләүчесе булып чыгыш ясарга һәм суд карарының законлылыгын һәм гаделлелеген якларга туры килә. Прокуратураның күзәтү функцияләре күп юнәлешле һәм ул федераль законнарның үтәлешен, җинаять җәзаларының башкарылышын, эзләү эшчәнлеген күзәтүне һәм башка бик күп бурычларны үз эченә ала. Шуңа да “Прокуратура хезмәткәрләре көне” дип аталган бәйрәмнең булуы бик табигый һәм кирәкле.
Читайте нас: