Ул арада табын янына өч буын вәкилләре җыела: йорт хуҗасы – хәзер инде район башлыгы Рөстәм, аларның уртанчы уллары, агрофирма җитәкчесе Наил һәм аның хәләле, төпчекләре – йорт шатлыгы Рушан. Ата-баба йолаларына баш иеп, Җир гаме, хезмәт тәме белән Стәрлетамак районының Усылы авылында яшәүче Баһаветдиновлар гаиләсендә, әлбәттә, барлык уйлар, сүз-ниятләр мең мәшәкатьле авыл тормышына кагыла.
Чәчү кызган чорда яңгырлар бимазаласа да, орлык шытар чакта корылык йөдәтсә дә, кыш уртасы җитеп, кар аз булса да әле беренче ел гына хуҗалык йөген тартучы Наил Рөстәм улы гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган бабасы күзләренә карый. Бабасыннан – әтисенә, аннан үзенең кулына күчкән данлы тарихлы “Салават” исемендәге хуҗалык, әлбәттә, яшь хуҗадан зур җаваплылык таләп итә.
Картәтисе оныгына һәрвакыт акыллы киңәшен бирер. Авыр мәсьәләләрне хәл итү юлларын әйтер, кисәтер, дәртләндерер. Туксан ел гомерендә ул инде һава торышын да, җир холкын да, орлык халәтен дә яхшы аңлый. Лаеклы ялда узган өч дистә ел гомерендә аның бер генә мизгелгә булса да халык тормышын, хуҗалык мәшәкатьләрен исеннән чыгарып торган чагы булдымы икән? Юктыр.
Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин ордены, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Башкорт АССРының атказанган зоотехнигы Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдинов бүген дә Җир гаме белән яши һәм үзенең яшәү мәгънәсен, бик сирәкләргә генә тия торган ЯШӘҮ БӘХЕТЕН җирне яратучы, хезмәт сөюче, булдыклы балалар һәм оныклар тәрбияләүдә күрә.
Тугыз дистәсен тутырганда да чибәр, пәһлеван гәүдәле, зирәк акыллы, аралашучан, зыялы, шул ук вакытта яшьләрчә шук, дияр идем мин Рәис абый турында. Хәләле Хаҗәр апа вафатына биш ел узса да, балаларына күченми, гомер иткән нигезен суытмый ул, заманына күрә зәвыклы итеп җиһазлаган, иркен һәм пөхтә үз йортында гомер кичерә. Әтием, дип өзгәләнеп торучы килене Альбина ханым бер самавыр чәен дә Рәис абыйдан башка эчми. Гомере буе шушы хуҗалыкта баш икътисадчы булып эшләүче Альбина Заур кызының да каенатасы белән сөйләшер сүзләре күп, чөнки акча санаганны ярата, бәрәкәтле хуҗалык итү өчен акыл да, зирәклек тә кирәк.
Ә Рәис абый Баһаветдиновның хәтер сандыгы бай. Аның белән көннәр буе сөйләшеп утырсаң да, акыл һәм тәҗрибә хәзинәсенең төбенә төшеп җитә алмассың...
1926 елда Гобәйдулла Габидулла улы һәм Роза Локман кызы гаиләсендә дөньяга килә ул. Кендек каны тамган туфракка хуҗа, рәис булырын сизенепме, аңа “Рәис” дип исем кушалар. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары ветераны һәм зыялы нәселдән булган авыл хатыны улларына тиешле тәрбияне бирергә тырыша. Рәис биш яшендә үк укырга-язарга өйрәнә, үзеннән өлкән балаларга ияреп, алты яшендә беренче сыйныфка укырга бара. Унбише тулу белән әтисе бригадасында хисапчы була. Бөек Ватан сугышы башланып, Гобәйдулла аганы хезмәт армиясенә алгач, үсмер малай бригадир камытын кия. Менә шушы авыр елларда җитәкче эшенең беренче чирканчыгын ала да инде булачак Хезмәт Герое.
1943 елда Рәис Гобәйдулла улын да армия сафларына алалар. Аны Актүбә, Кривой Рог күкләрендә хәрби самолетларда очарга өйрәтәләр. Егетнең балачак хыялы тормышка аша. Ләкин сугыш тәмамланганнан соң, йөрәк авыруы сылтавы белән, аны авиациядән читләшергә мәҗбүр итәләр. Моның сәбәбенә Рәис әфәнде соңрак, башка мәхрүм ителүләрдән соң гына төшенә. Әнисе ягыннан “кулак оныгы” булу үз күләгәсен төшерми калмаган, әлбәттә.
Ләкин һәр эшнең хәерле ягы була. Авиация максатчан очучысыннан колак какса да, туган җир кочак җәеп каршы ала пәһлеванны. Участок агрономы, “Кызыл байрак” колхозы рәисе, парторг тәҗрибәсен туплаган Рәис Баһаветдинов 1962 елда эреләтелгән Салават исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Бу якларда туфрак сыйфаты башка төбәкләрдәгедән әллә ни өстен булмаса да, Рәис Гобәйдулла улы җирдән мул уңыш алуга барлык акыл һәм физик көчен сала. Җирне ашлауда, туфракта дым саклауда, агроысулларны дөрес итеп файдалануда, яңа сорт орлыклар булдыруда аның иҗади хезмәте зур нәтиҗәләр бирә. Рәислек итүенең беренче елларында ук бөртеклеләрнең уңышы һәм ит-сөт җитештерү өч тапкыр арта. 1966 елда кырык яшьлек Рәис Баһаветдиновка Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелә. Җир каһарманы ирешелгәннәрдә тукталып кала торганнардан түгел. Гектарыннан 7-10 центнер уңыш бирә торган Стәрле җиренең уңдырышлылыгы 40 центнерга җитә! Миллионер колхоз рәисен икеләтә Герой ясарга җыеналар. Колхоз бәләкәй булу сәбәпле, бу юлы аны Ленин орденына лаек дип табалар. Башка олы бүләкләренә дә колхоз рәисе җиргә тир тамызып, терлекчелек өлкәсендә зур уңышларга ирешеп лаек була.
Үзе рәислек иткән елларда Рәис Баһаветдинов принципиальлек һәм алдан күрүчәнлек белән аерылып тора. “Колхозчылар шәһәр кешеләреннән начаррак яшәргә тиеш түгел” дигән принципны алга сөрә ул. Аның чорында авыл чәчәк ата, социаль-мәдәни объектлар төзелә, урамнар төзекләндерелә, колхозчыларның торак шартлары яхшыра, йортларга су, газ кертелә. “Сез кайдан шулкадәр хуҗалык итү кодрәте алдыгыз соң? Бәрәкәтле тормышка ничек ирештегез?” – дигән сорауга Рәис Гобәйдулла улы болай дип җавап бирде:
– Хезмәтне яратырга, һәрдаим иҗади эшләргә кирәк. Аннан соң, мин бервакытта да кредит алмадым. Элек кредитлар 1-2 процентлы гына иде. Процент түләүне хуҗалыкны талау дип исәпләдем. Булган тиеннәрне бәрәкәтле файдаланырга тырыштым. Һәм мин бервакытта да акча кочаклап ятмадым: мәктәп, ике балалар бакчасы, ике клуб, колхоз идарәсе бинасы, ашханә, абзарлар төзеттем. Алар әле дә халыкка хезмәт итә.
Тормышта башкалар ирешә алмаган биеклекләрне яулау өчен, әлбәттә, үҗәт тә, үзсүзле дә булырга туры килә Рәис Баһаветдиновка. Еш кына ул өстән төшкән боерыкларга баш бирми, эшне үзенчә хәл итә. Я чәчүне иртәрәк башлый, я тагын башка яңалык кертә.
Бүген дә Салават исемендәге агросәнәгать комплексында Рәис Баһаветдинов төзеткән объектлар ялт итеп тора. Эстафетаны моннан 16 ел элек әтисеннән кабул итеп алган Рөстәм Баһаветдинов та хуҗалык корабын заман куйган сынаулардан имин алып чыга. Заманча белемле җитәкче, әтисе кебек үк, үз эшен җанын-тәнен биреп башкара, мул уңышка ирешүдә һәм терлекчелектә фән яңалыкларын нәтиҗәле куллана. Заманча техника белән яңача җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешә. “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Рөстәм Баһаветдинов туган колхозында барлыгы 30 ел хезмәт куя. Башта машина-трактор паркы мөдире, баш инженер була, 15 ел хуҗалык белән идарә итә. Узган елда аны Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы итеп билгеләделәр, ә Салават исемендәге хуҗалык аның уртанчы улы – 26 яшьлек Наил Рөстәм улы иңенә йөкләтелде.
– “Газпром” системасында эшләп йөргән җирдән авылга, бабамның һәм әтиемнең хезмәтен дәвам итәргә кайттым, – ди яшь җитәкче. – Әниемнең гомер буе идарәдә икътисадчы булып эшләве минем хезмәтемдә ышаныч тудыра. Киңәшчеләрем бар, авыл кешеләре безгә ышанып карый, матур традицияләрне дәвам итәргә кирәк, – ди өченче буын рәис.
Бүген агрофирмада 1800 баш сыер малы асрала, шуларның 410ы – савым сыеры. Хуҗалык симменталь токымны үрчетү буенча күркәм нәтиҗәләргә ирешә. “500 ферма” программасы кысаларында хуҗалыкта терлек корпуслары заманның соңгы казанышларына нигезләнеп төзелгән. Техник паркында 30дан артык куәтле трактор, заманча комбайннар бар. Яңа техника сатып алу өчен соңгы елларда 250 миллион сум акча тотынылган.
Хуҗалык былтырдан башлап бөртекле культураларның элита сортларын үстерү һәм сату хокукына да ия. Башкалардан аермалы буларак, салаватлылар 350 гектарда бәрәңге утырта. Яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә, соңгы 15 елда бәрәңгенең уңышы – 6 тапкыр, терлек артымы – 40 процентка, савым ике тапкыр сикереш ясаган, салаватлылар кәбестә, чөгендердән дә ел саен мул уңыш ала.
Болар хакында 90 яшьлек ветеран зур горурлык белән сөйли. Үзенең эшен дәвам итүче балаларының казанышыннан, хуҗалыктагы уңышлардан бетмәс-төкәнмәс энергия, яшәү яме алып гомер итә ул. Баһаветдиновлар нәселе шушы колхозда барлыгы 174 ел хезмәт куйган. Моңа Рәис абыйның өлкән улы, республиканың һәм Русиянең агросәнәгать комплексында киң билгеле “Стәрлетамак агросервисы” җәмгыятенең генеральный директоры Рамил Баһаветдинов, өлкән оныгы, “Россельхозбанк”та бүлек башлыгы урынбасары Ринат Баһаветдинов хезмәтләрен дә өстәсәң, легендар рәиснең бәхетен тагын да тулырак күзаллап була. Шуңа да йөзьяшәрнең йөзләре (Сөбхан Аллаһ!) бүген дә алсуланып балкып, яшәү дәрте ташып тора.
– Әтиебез сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Дөрес туклана, тренажерларда шөгыльләнә, дәвалау аппаратлары сатып алды. Ул бернәрсәгә дә зарланмый, ачу тотмый, киң күңелле, бик юмарт, итагатьле һәм кешелекле. Озын гомеренең сере – эчтән һәм тыштан саф булудадыр, – ди аның турында килене Альбина Заур кызы.
Рәис абый Баһаветдинов – “Кызыл таң” гәзитенең дә гомерлек дусты. Усылы халкы гәзитебезне гомер буе күпләп алдырды. Бүген дә бу матур традиция дәвам итә. “Кызыл таң” укучысы салаватлыларның һәр казанышы белән танышып бара, Баһаветдиновлар династиясен яхшы белә.
Хөрмәтле Рәис Гобәйдулла улы! Барлык “Кызыл таң”чылар исеменнән Сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән ихлас тәбрик итәбез. Сез – бәхетле йөзьяшәр! Сезнең игелекле эшләрне балаларыгыз, оныкларыгыз дәвам итә. Илаһи кодрәт, яшәү дәрте, бәрәкәтле озын гомер телибез Сезгә!