Билгеле булуынча, “Мәгариф турында” федераль законның 18 статьясында: “Ата-аналар беренче педагоглар ролен үти. Алар балаларына мәктәпкәчә яшьтән үк физик, эстетик, әхлакый, хокукый һәм интеллектуаль үсеш нигезләрен салырга бурычлы”, — диелә.
Тарихтан күренүенчә, тату, ныклы гаиләдә генә изгелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә мөмкин. Тулы гаиләдә генә сәламәт әхлакый-психологик мохит формалаша.
Хәзерге шартларда социальләшү процессы күпкырлы һәм катлаулы бара. Тәрбия эше дөрес оештырылмау сәбәпле, карашлар, фикерләр төрлелеге аркасында соңгы ун елда гаилә әгъзалары арасында килеп туган низаглар, бәхәсләр саны арта. Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, һәр җиденче үсмерне әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрнең кискен булуы борчый. Балаларның 59 проценты алар белән бәхәскә керә. Каршылык килеп туганда, күпчелек ата-аналар (61 процент) балалары белән җитди сөйләшә, 29 проценты аларны күңеленә ятышлы шөгыльдән тыя, 6 проценты физик җәза куллана.
Бүген уңышлы гаилә төзү — көнүзәк һәм мөһим, шул ук вакытта, катлаулы мәсьәлә. Демократик реформалар йогынтысында яшәешнең барлык өлкәләрендә дә күзәтелүче җитди үзгәрешләр моңа комачаулык итә. Илдәге социаль-икътисади авырлыклардан тыш, үсмерләрнең Көнбатыш мәдәниятен һәм яшәү рәвешен үрнәк итеп алуы да биредә зур роль уйный.
“Либераль-демократик” реформалар чорында Русиядә гаилә кору очраклары кимеде. Статистика 90нчы елларда ялгызлар арасында 28 яшькәчә кешеләр санының өчтән бергә артуын, шул ук вакытта, 30ны узмаган яшьләр арасында 1000 кешегә туры килүче балалар санының ике тапкыр кимүен күрсәтә. Русиядә 5 миллион кеше законсыз, ягъни язылышмыйча гына гаилә корып яши. Илебез тарихында революциягә кадәр дә, совет чорында да мондый күренеш сирәк очрый иде.
Соңгы елларда гаиләнең тәрбияви роле кискен кимеде, ата-ананың балаларының киләчәгенә карата битарафлыгы артты. Ташланган балалар саны буенча Русия бүген беренче урында тора. Базар реформалары шартларында 100 меңнән артык бала чит илгә сатылган, караучысыз калган балалар саны — 2 миллионнан артык, 6 миллион наркоманның яртысыннан күбрәге — үсеп килүче буын вәкилләре.
Хәзерге яшьләр гасырлар буе яшәп килгән гаилә кыйммәтләрен санга сукмый башлады. Кызганычка каршы, баласыз гаиләләр саны күбәйде. Бу, яшәү рәвеше кискен үзгәрү сәбәпле, буыннар арасындагы тыгыз бәйләнешнең югалуы белән бәйле. Күпбуынлылык хәзер ике буын — әти-әни һәм бала — бәйләнеше генә булып калды. Дәү әтиләр һәм дәү әниләр, кагыйдә буларак, аерым яши. Нәтиҗәдә яшь әти-әнинең өлкән буын тәҗрибәсеннән һәм ярдәменнән файдалану мөмкинлеге юк. Фәнни-техник революция заманында әлеге тәҗрибәне куллану нәтиҗәлелеге дә кимеде. Социологик тикшеренүләр Русиядә балаларның 30 проценты гына дәү әтиләре яисә дәү әниләре белән яшәвен күрсәтә. Аларның 28 процентка якыны җәен берәр ай чамасы алар янында үткәрә, 37 проценты өлкән буын вәкилләре белән аена 1-2 тапкыр гына аралаша, 34,5 проценты аларны бик сирәк күрә. Калганнары вакытын урамда яисә, әти-әнисе эштә булу сәбәпле, өйдә берүзе үткәрә. Өлкәннәрнең эш көне хәзер 12-15 сәгать тәшкил итә. Тәүлек буе ике, өч эштә эшләүчеләр дә күп. Кыскасы, бүген балалар әти-әнисе белән сирәк аралаша. Бу балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелек үсүгә сәбәпче булып тора.
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә гаиләнең роле искиткеч зур. Ул балага ана телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны сакларга, милли аң, горурлык хисе, намуслылык тәрбияләргә ярдәм итә. Моның өчен ата-анада Туган илгә мәхәббәт хисен тәрбияләү мөһим. Ватанпәрвәрлек үзеннән-үзе тумый, аны тәрбияләү өчен тарихка ешрак мөрәҗәгать итү зарур. Әмма сорау алуда катнашучы ата-аналарның 18,1 проценты гына туган як тарихын — яхшы, 74 проценты — өлешчә белә, ә 7,9 проценты бөтенләй белми.
Эш һәм гамәлләрнең балаларга тәрбияви йогынтысы көчлерәк. Әйтик, гаилә әгъзалары (әти яисә әни) кичләрен бер сәгать китап укыса, бу шөгыль балада да укуга һәм дәрес әзерләүгә кызыксыну уята. Халыкта “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән әйтем бар бит. Гаилә әгъзаларының рухи яктан үсәргә теләү сыйфаты балага да күчә.
Кызганычка каршы, яңа буын вәкилләре матур әдәбият белән кызыксынмый. Алар аңны томалаучы, шәхесне таркатучы, кансызлык, көчләү күренешләре белән тулы теле-, видеотапшырулар карарга, компьютер артында утырырга ярата. Бу җәмәгатьчелектә борчылу тудыра.
Соңгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 12 яшьлек үсмер телеэкран, компьютер алдында атнасына 18-20 сәгать утыра һәм 5-7 минут кына әнисе белән аралаша. 12 ел эчендә ул 18 мең үтереш күренеше шаһиты була. Яшәеш турында ялгыш фикер тудырып, кеше психикасын бозып, рухи кыйммәтләрне, яшәү нормаларын түбәнсетеп, телевизор, компьютер бүген кеше аңының иң куркыныч инструментына әйләнде.
Бүгенге заманда дин җәмгыятьнең алга китүе һәм яшь буынга тәрбия бирү өчен төп рухи таяныч булып тора. Мөселман халкы, башка дин вәкилләре кебек үк, гаиләгә Аллаһ тарафыннан хупланган институт буларак карый. Мөселман гаиләсе хатын һәм ирне генә түгел, аларның әти-әнисен һәм туганнарын да үз эченә ала. Һәр гаилә әгъзасының анык билгеләнгән үз роле һәм бурычлары бар. Картларга аерым урын бирелә: мөселман гаиләсендә беренче урында яшь аермасы тора, һәм әти-әни балалары алдында өстенлек белән файдалана, алар үз балаларын әдәплелеккә һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Кыскасы, дин шәхес тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Гаилә мөнәсәбәтләрендә хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле. Шуңа карамастан, ил җитәкчелегенә гаилә сәясәте идеологиясен булдыру турында яхшылап уйлау зарур.
Мидхәт САДРЫЕВ, профессор