+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2016, 02:00

“Бакчадан кайтасы килми...”

Сипайлово бистәсендәге мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче нәниләр шулай ди.Уфаның 55нче балалар бакчасында нәниләрнең шәхси үзенчәлекләрен игътибарга алып, төрле яклап сәләтен үстерүгә талантлы яшь педагоглар көч сала. Учреждениедә танып белү, сөйләм үстерү, социаль-шәхси, сәнгати-эстетик, физик һәм сәламәтлек саклау кебек юнәлешләргә өстенлек бирелә.

Моннан унике ел элек парк аллеясы стилендә югары зәвык белән эшләнгән балалар бакчасы сабыйларның гына түгел, әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр, гомумән, килгән һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Иң беренче аллея “Әллүки” дип атала. Монда “Ладушки” төркемендә тәрбияләнүче 2-3 яшьлек нәниләр йөри. Ә маршрут сайлап, җилкәннәрне күтәреп, “Бригантина” төр­кемендәгеләр “Диңгез аллеясы”нда ерак “сәфәр”гә юллана. “Йөзү” вакытында балалар рәсем төшерергә, әвәләргә, санарга, тирә-як мохитне күзәтергә өйрәнә. Арытаба атласаң, “Театр аллеясы”на килеп чыгасың. “Битлек” мәктәпкә әзерләү төркемендәге балалар катнашлыгында “Кабартма”, “Куянкайның агач өе”, “Маша һәм аю” һәм башка билгеле әкиятләр премь­ера­лары зур уңыш белән узган. Спорт, җиһан темаларына багыш­ланган аллеялар да зур кызыксыну уята. Балаларның сәламәтлеген ныгытуга бассейн, спорт залы, сенсор бүлмәсе, физиотерапия һәм тоз шахтасы кабинетлары да ярдәм итә. Музыкаль кунак бүлмәсе, балавыз сыннар музеенда сәнгать серләренә төшен­дерәләр.

“Сәламәт бала – сәламәт җәмгыять”, “Ягымлы йөрәк”, “Престиж”, “Матурлык – тирә-ягыбызда”, “Энҗе бөртеге” кебек фәһемле, тәрбияви әһәмияткә ия проектлар уңышлы эшли.

“Ягымлы йөрәк” проекты кысаларында үткән “Раштуа әкияте”н карарга үзәк белән хезмәттәшлек итүче мөмкин­лекләре чикле бала­ларның ата-аналары ассоци­а­циясеннән дә төрле яшьтәге тамашачылар килде. Бу проект җәмгыятькә кызыксыну уяту, тирә-як мохиткә сакчыл карашта булу, әхлакый тәрбия бирү максатын алга куя. Балалар биредә күңелле тамаша карап кына калмады, Кар малае, Буран, алып баручы, педагоглар, әти-әниләр яр­дәмендә остаханәдә үз куллары белән камыр әвәләп, тәмлекәй әзерләп сыйланды.

– Безнең балалар бакчасына 344 бала йөри. Әти-әниләр белән үзара дуслык коллектив, балалар, ата-аналар арасында җылы мөнәсәбәтләр тудыра. Кешеләргә бер якты караш җитә бит, тирә-як мохит шундук үзгәрә. Дустанә даирәдә тәрбияләнгән балалар сә­ламәт, сәләтле, изге күңелле була, – ди бакча мөдире Наталья Грачева.
Һәрчак яңа идеяләргә омтылучы тәрбиячеләр һәр чара үткәрү тәкъдимен күтәреп ала. Асылы тәрбия бирүгә корылган, игелеклелек белән сугарылган уеннар, җыр-бию, әкият иленнән кайсы сабыйның кайтасы килер?
Читайте нас: