+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2016, 02:00

“Дүрт кызыбыз – дүрт шатлыгыбыз”

Нәбиуллиннар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар бар яктан да үрнәкле.Сурәтләмәнең башыннан аңлашылуынча, бу тату гаиләдә дүрт кыз тәрбияләнә. Үзләренең бер кызы янына тагын да өч ятимне сыендырган шәфкатьле йөрәкле Нәбиуллиннар хакында җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин.

“Кызлы йорт — нурлы йорт” ди бит халык. Нәбиуллиннарның өендә дә матурлык, пөхтәлек хөкем сөрә: салкын кыш булуга карамастан, тәрәзә төпләрен ямьләп утыручы гөлләр дә, һәркайсы үзенчәлекле дизайн белән эшләнгән, җиһазландырылган бүлмәләр дә биредә гүзәллекне аңлаучы кешеләр гомер кичерүе хакында сөйли.

— Ирем дә, мин дә ишле гаиләләрдә туып-үстек, шуңа күрә үзебез дә берничә сабыйга гомер бүләк итәрбез дип хыялландык, — дип уртаклашты Зөлфия Фә­нис кызы. — Тик, Аделинабызны якты дө­ньяга китергәннән соң, сәламәтлегем нык какшады, берничә операция кичерергә туры килде. Табиблар миңа башкача бәби табарга ярамаганлыгы турында кат-кат кисәтте. Ә без үз көчебез белән салып кергән иркен йортыбызда һәрвакыт балалар тавышы гөрләп торуын тели идек!

— Аделинабыз да, үсә төшкәч: “Әти, әни, нигә миңа иптәшкә берәр бәләкәч алып кайтмыйсыз? Ахирәтләремнең барысы­ның да я сеңлесе, я энесе бар”, — дия баш­­лады, — дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы. — Шуннан уйлаштык та, балалар йортында гаилә җылысына тилмереп яшәүче берәр сабыйны тәрбиягә алсак, бик саваплы эш башкарырбыз, ди­гән уртак фикергә килдек. 2007 елда, ниһаять, хыялыбызны тормышка ашырдык.

Бүгенгедәй хәтердә ул көн: өчәүләп (сеңелкәш яки энекәш алырга барганда җиде яшьлек Аделина кала буламы соң!) Дүртөйле шәһәрендәге балалар йортына юл тоттык. Биредә кап-кара күзле, моңсу карашлы, ябык кына гәүдәле өч яшьлек Илнара бер күрүдән күңелләребезне яулады. Кызчыкның биографиясе белән танышканда шушы ук балалар йортында аның тагын өч туганы – 8 яшьлек Динара белән 6 яшьлек Лилиянең һәм 10 яшьлек абыйсы Ленарның да тәрбияләнүе ачыкланды. Кызларны аермаска, өчесен дә үзебезнең гаиләгә алырга карар иттек, ә Ленар хакында ишеткәч, аны Зөлфиямнең бертуган сеңлесе Флидә үз канаты астына сыендырды. Шулай итеп, бертуганнарны аермадык, Фли­дәнең гаиләсе дә бездән ерак яшәми, кызлар абыйлары белән һәрдаим аралаша.
Кызлар Зөлфия Фәнис кызы белән Аль­берт Рәшит улына “әти”, “әни” дип дә­шә. Аделина белән дә бик дус яши­ләр. Дүрт кыз да бер мәктәптә укый, ба­рысы да “бишле” һәм “дүртле” билгеләренә генә өлгәшә икән. Шунысы да мактауга лаек: кызлар, бик теләп, музыка мәктә­бендә дә шөгыльләнә. Аделина — баян, фортепианода, Динара — баянда, Лилия — мандолинада, Илнара скрипкада өздереп уйный. Мәктәптәге бер генә чара да алар катнашлыгыннан башка үтми. Ике ел рәттән Нәбиуллиннар районда оештырылган “Матур гаилә” бәйгесендә җиңү яулаган. Ленар да бүген Кушнаренко педагогия колледжында белем ала.

Нәбиуллиннар балаларын кечкенә­дән хезмәт яратырга өйрәтеп тәрбияли. 12 сутый бакчаларында алар нәрсә генә үс­тер­ми: алмагач, слива, виноград, кура җи­ләге, җир җиләгенең берничә сортын күрергә мөмкин биредә, бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суган һәм башкасын да ел әйләнәсенә җитәрлек җитештерәләр. Зур, заманча теплицалары да бар, ихатада бихисап кош-корт та асрала.

— Җәйләрен бөтен гаиләбез белән туган республикабызның гүзәл почмакларына ял итәргә барырга яратабыз, — ди Зөлфия Фәнис кызы. — Былтыр, мәсәлән, Кандракүлгә барып кайттык.

Гаилә башлыгы Альберт Рәшит улы — “КамАЗ” шоферы, ә Зөлфия Фәнис кызы сатучы булып эшлиләр. Моңардан тыш, Зөлфия ханымны авылдашлары һәм райондашлары телеңне йотарлык тортлар, пироглар, чәкчәк пешерүче буларак белә. Туй, юбилей мәҗлесләре үткәрергә җыенучылардан аңа заказлар килеп кенә тора. Уңган хуҗабикә кызларын да ризык әзерләү серләренә төшендерә.

— Бер елдан Динарабыз белән Аделинабыз 11нче сыйныфны тәмамлая­чак, — ди Нәбиуллиннар. — Шуңа бүген алар югары уку йортына керер өчен кирәк булган фәннәр буенча репетиторларга да йөри. Балалар алларына куйган максатларына ирешсен өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Икәүдән-икәү генә калгач, Зөлфия ханымнан кызларның тәрҗемәи хәлен төпченебрәк сорашырга булдым. Бак­саң, алар социаль ятимнәр категория­сеннән, аныграк итеп әйткәндә, әти-әни­ләре исән, тик “яшел елан”ны газиз­ләреннән өстен күргән өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр икән.

— Тәрбиягә ятимнәр алырга телә­вебезне белгәч, кайбер танышларыбыз: “Ген­нары начар булган балаларны тәр­бияләп булмый, алмагыз”, — дигән иде, андый сүзләргә ышанмадык, — ди Зөлфия Фәнис кызы. — Бүген исә кешенең нинди шәхес булып җитешүе 80 процент тәр­биягә бәйле икәненә иманым камил. Шө­кер, кызларыбыз инсафлы булып үсеп ки­лә. Мәктәптә дә аларны башка укучыларга үрнәк итеп куялар. Киләчәктә дә йортыбыз сабыйлар тавышыннан гөрләп торыр: күп­санлы оныклар сөеп шатланучы карт­әти-нәнәй булырбыз әле, Аллаһы боерса!

Быел Нәбиуллиннарның гаиләсендә истәлекле вакыйга көтелә: Зөлфия Фәнис кызы белән Альберт Рәшит улының кулга-кул тотынышып яши башлауларына 25 ел икән. Бу матур парга без дә озын гомер, балалар игелеге телик.
Читайте нас: