Юлларны тазартуны оештыру – авыл хакимиятләре башлыклары бурычы. Зуррак предприятиеләре, оешмалары булган авылларда эшләр көйле барса, хуҗалыгы калмаган, көчлерәк фермеры булмаган, район үзәгеннән ерак урнашкан кечкенә авыллар өчен юлларны чистарту мең бәлагә әверелә. Ә юл, хәрби термин белән әйткәндә – стратегик объект. Балаларга мәктәпкә барырга кирәк, кемгә-дер – эшкә, кемнеңдер авырып китүе, бәбигә чирләве бар... Юл белән янгын хәвефсезлеге дә бәйле.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап Стәрлетамак районының Бүреказган авылы хакимияте башлыгы Фәнүс Солтановка мөрәҗәгать иттек.
– Авыл хакимияте балансында җиңел машинадан башка, техника юк. Юлларны чистарту өчен шәхси тракторы булган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ә алар бушка эшләми, әлбәттә, – ди Фәнүс Барый улы.
Хакимият башлыгы халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә белән бүлеште:
– Безнең авыл биләмәсенә караган Бүреказган, Садовка авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары бар, ләкин алар халыкка дару сата алмый, чөнки моның өчен махсус лицензия кирәк. Дару сатуны көйләүче оешмалар кечкенә авыллар мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын, аларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алсын иде, әлбәттә. Һичьюгы, иң кирәкле даруларны сату рөхсәт ителсен иде. Авыл халкының картаюын, яшьләрнең азаюын да истә тотарга кирәк, мәсәлән, безнең биләмәдә яшәүче 2232 кешенең 600е пенсионерлар, – ди ул.
Бүген хәл болай тора: кемдер авырып китсә, фельдшерга бара, ул дарулар язып бирә, ләкин алар биредә сатылмый. Авыру кеше даруны ниндидер ысуллар белән 40-50 чакрымдагы район үзәгеннән кайтарта. Һәм, дару юллап чыгып киткәнче, авыру әбиебез, я бабаебыз иң тәүдә тәрәзәгә карарга мәҗбүр – буран чыкмаганмы, юлларны кар басып китмәгәнме?..