Әлеге хәл кайберәүләрдә ризасызлык тудырды. 14 яшьтә никахка керергә рөхсәт итүче закон кабул ителүне балаларны аздыруга тиңләүчеләр дә булды. Берәүләр 14 яшьтә никах рөхсәт ителү үсмерләрне иртә җенси тормыш башларга этәрә, алар болай да эшләргә, завод-фабрикаларга барырга теләми, ә без тагын да үсендерәбез, дисә, икенчеләр, закон үсмерләрне аздырган педофилларга җаваплылыктан качарга юл ачмасмы, дип борчылу белдерә.
Иң элек шуны әйтергә кирәк: моңа кадәр дә Русиянең Гаилә кодексы аерым очракларда 16 яшькә кадәр никахка керүне рөхсәт итә иде. Кодексның 13 мәддәсендә, беренчедән, никахка керү вакыты 18 яшьтән дип билгеләнсә, икенчедән, җитди сәбәпләр булганда урындагы үзидарә органнары никахка керергә теләүчеләрнең үтенече буенча аларга 16 яшь тулгач моңа рөхсәт бирә ала, диелә. Шул ук мәддәдә, аерым хәл-шартларны исәпкә алып, Русия Федерациясе төбәкләре законнары белән никахны 16 яшькә кадәр рөхсәт итүнең тәртибе билгеләнә ала, диелә.
Башкортстан Республикасы Гаилә кодексында бу хакта шулай ук анык кына аерып әйтелмәгән. Анда, аерым хәлшартларны исәпкә алып, урындагы үзидарә органнары тарафыннан 16 яшькәчә гражданнарга никахка керергә рөхсәт бирелә ала, диелгән.
Гамәлдә исә һәр шәһәр, һәр район бу мәсьәләне үзенчә хәл итә. Кайдадыр — мәгариф бүлеге, кайдадыр хакимият башлыгы, әйтик, Уфада район хакимияте башлыгы никахка керергә рөхсәт бирергә хокуклы. Закон проекты шушы сорауларны көйләү өчен кабул ителә дә инде.
Ул түбәндәгеләрне билгели:- Никахка керү яшенең түбән чиге —14 яшь. Элек бу чик билгеләнмәгән иде, димәк, 9 яшьтә дә, 10 яшьтә дә кияүгә чыгарга мөмкин булды;
- Гариза бирү тәртибен, шартларын, аны карауны көйләү, аерым хәл-шартларның (йөклелек, бала туу) ябык исемлеге, никахны теркәүдән баш тарту өчен нигезләр;
- Тикшерү үткәрү өчен материалларны тиешле органнарга җибәрү;
- Балигъ булмаганнарның бергә яшәү мөмкинлеге мәсьәләсен хәл итүдә мотлак рәвештә опека һәм попечительлек органнарының катнашуы;
- Бу карарның республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителүе.Эчтәлеге буенча закондагы үзгәрешләр иртә никахка керү нормаларын катгыйлатуга һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга юнәлтелгән. Мондый законнар Русия Федерациясенең 22 төбәгендә, атап әйткәндә, Татарстанда, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләрендә кабул ителгән.
Соңгы өч елда республикада 18 яшькәчә үсмерләрнең никахын теркәүнең 800гә якын очрагы теркәлгән. Шуларның өчесендә кызга 14 яшь булган. Закон кабул ителсә, статистика кайсы якка үзгәрер – әлегә бәяләве авыр.
Ни генә булмасын, иң мөһиме, яшь аналар сабые белән ялгыз калмасын, балалар ятим үсмәсен.
Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика парламенты Рәисе Константин Толкачев кушуы буенча 16 яше тулмаганнар арасында никахка керү тәртибен билгеләүче “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды. Анда парламент депутатлары, Бала хокуклары буенча вәкил, Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт, прокуратура, Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты, Иҗтимагый палата, “Бөтенрусия ата-аналары каршылыгы” иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.
Утырыш парламентның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты җитәкчесе Николай Никитин рәислегендә үтте. Ул әлеге закон проектының узган елда республика прокуроры тарафыннан тикшерүгә тәкъдим ителүен белдерде. Проект, аерым очракларны исәпкә алып, 16 яшькә кадәр үсмерләрнең никахка керү тәртибен һәм шартларын Русия субъектлары законнары белән билгеләү мөмкинлеген күз уңында тотучы Русия Гаилә кодексының 13 статьясын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
Утырышта катнашучылар фикеренчә, мондый никахларны теркәү турында карар кабул иткәндә, барлык хәл-шартларны исәпкә алып, һәр очракны аерым карау зарур. Әмма, беренче чиратта, балигъ булмаган кызның һәм туачак баланың мәнфәгатьләре якланырга тиеш.
– Закон проекты беренче укуда кабул ителгәннән соң, Дәүләт җыелышы-Корылтайда экспертлар берлегеннән, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән килүче барлык фикерләр һәм тәкъдимнәр өйрәнелә, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Мәсьәләне тикшерү кызу бара. Закон проекты белән җентекле танышканнан соң, аның балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән булуы аңлашыла. Без барыбыз да – гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә тәрбияләнгән җәмгыять вәкилләре. Берсүзсез, балигъ булмаган кызларның авырга узуын уңай күренеш дип әйтеп булмый. Ләкин без аларны игътибардан читтә калдыра алмыйбыз. Шуңа күрә, үсмерләр арасындагы бу проблеманы хәл итүнең уңай вариантларын табу – безнең бурыч.