+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2016, 02:00

Үзәктәге төбәкче

Хезмәттәшебез, билгеле журналист Фәнүр Гыйльмановка — 60 яшь.Мәкаләгә шундый исем очраклы гына куелмады. Узган елның 29-30 октябрендә Казанда киң колач белән Беренче бөтенрусия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтте. Аңлашыла ки, Башкортстанның Благовар, Бүздәк, Туймазы районнары авыллары тарихы буенча соңгы елларда гына да биш саллы китап бастырган күренекле журналист һәм төбәкне өйрәнүче Фәнүр Гыйльманов та, республика делегациясе составында әлеге мәртәбәле җыенга чакырылып, ике көн дәвамында андагы вакыйгалар үзәгендә кайнады, киләчәк хезмәтләре өчен саллы мәгълүмат туплады.

“Төбәкче” тәхәллүсе Фәнүр Мөгамбәр улына тәү чиратта шушы юнәлештәге күләмле эшчәнлегенә бәйле тагылса, аны “үзәктәге төбәкче” дип атарга да ныклы нигез бар. Һәм, әйтергә кирәк, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе сыйфатында озак еллар дәвамында республиканың үзәк районнары булган Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Чишмә, 2014 елдан башлап Әлшәй төбәгендә дә, күләмле һәм үрнәкле эшчәнлек алып барганы өчен генә дә түгел. Хикмәт тагы да тирәндәрәк. Кайсы гына төбәктән булмасын, ул әзерләгән һәр язма гәзит укучы тарафыннан да, түрәләр, җитәкчеләр тарафыннан да һәрдаим игътибар үзәгенә алына. Чөнки мактап язса да, тәнкыйтьләсә дә, теге яки бу район, авыл халкы яшәешендәге көнүзәк мәсьәләне күтәрсә дә, аның язмаларында һәрвакыт тормыш чынбарлыгы ярылып ята, һәр җөмләсен, сүзен объективлык, югары журналистлык осталыгы, теманың төбенә төшенеп язу һәм, әлбәттә, гади халык мәнфәгатьләре белән яну аерып тора.

Әлбәттә, туры сүзлелек, кемнең кем булуына карамастан, фәкать гаделлек телендә сөйләшү аерым җитәкчеләргә ошап та бетми. Шул сәбәпле Фәнүр Гыйльмановка 35 еллык журналистлык эшчәнлеге чорында аерым авырлыклар кичерергә дә туры килде. 1993-94 елларда Благовардагы үз хәбәрче штабын Караидел зонасына алыштырып, бер ел дәвамында Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә районнары тормышын республика күләмендә яктыртуы да, тәү чиратта шуның белән аңлатыла. Әмма редакция җитәкчелеген шундый карарга этәргән аерым түрәләр өметләнгәнчә, Фәнүр Гыйльманов мондый “җәза”дан тиешле сабак алмады. Киресенчә, яңа районнар, анда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре белән якыннан танышу аны рухи яктан тагы да баетып, журналистлык эшчәнлегенә яңа сулыш кына бирде. Ә сабак алуга килгәндә, төзәлергә телә­мәгән, халыкны борчыган мәсьәләләргә битараф булган, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан түрәләрнең сабагын ул үзе укытты. Андый­ларның һәр хилафлыгын тән­кыйтьләп, халык һәм республика җитәкче­леге игътибары үзәгенә чыгарды. Ахыр чиктә Фәнүр Гыйльманов түгел, аны эзәр­лекләгән түрәләр эштән китәргә мәҗбүр булды.

Хәер, 35 еллык хезмәт биографиясендә Фәнүр Мөга­м­бәр улыннан котылырга те­ләүче түрәләр генә түгел, аны үз­ләрендә эшләргә махсус чакыртып алучы районнар да булды. Монысы инде “Кызыл таң” гәзите тарихында гына түгел, бөтен республика матбугатында да гайре табигый хәл. Ә менә Фәнүр Гыйльмановны 2014 елда Әлшәй районы хакимияте үз хәбәрче сыйфатында редакциядән, чыннан да, соратып алды. Моны алар район тормышы, халык хуҗалыгы үсеше хакында Фәнүр Мөгамбәр улы кебек тәҗрибәле журналист каләме белән язылган, саллы, объектив, чынбарлыкны чагылдыручы аналитик мәкаләләргә сусаулары белән аңлатты. Һәм, әйтергә кирәк, Благовар, Бүздәк районнары янына Әлшәй төбәген дә Фәнүр Гыйльмановка беркетеп, редакция җитәкчелеге дә, аны соратып алган район хакимияте дә ялгышмады. Елдан артык вакыт эчендә генә дә Фәнүр Гыйльманов тарафыннан Әлшәй районыннан дистәдән артык саллы мәкалә һәм махсус сәхифәләр әзерләнде. Аңлашыла, район тормышын шушы рәвешле күпьяклы һәм киңкырлы яктырту төбәктә “Кызыл таң” нәшрияты канаты астында чыгып килүче “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки” һәм “Тулпар” журналлары тиражларында да уңай чагылыш тапты. “Кызыл таң” гәзитенең тиражы гына да бер ел эчендә Әлшәй районында ике тапкыр артты! Әлбәттә, биредә үз хәбәрче Фәнүр Гыйльмановның хезмәте бәһаләп бетергесез.

Баксаң, шушы югарылыкта үз сүзен һәрвакыт сүз иткән, язганнарыннан һәркем фәһем алырлык һәм иң зур җитәкчеләр дә колак салырлык дәрәҗәгә ирешү өчен Фәнүр Гыйльмановка байтак тормыш һәм журналистлык мәктәпләрен үтәргә туры килә. 1956 елның 9 февралендә Благовар районының Яңа Абзан авылында дөньяга килеп, 1973 елда Күчәрбай урта мәктәбен тәмамлаган Фәнүр Мөгамбәр улына, белемгә омтылышы никадәр генә зур булмасын, бүгенге күпчелек яшьләрдән аермалы, студент булып китү бәхете тиз генә елмаймый. 1976 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеге студенты булып киткәнгә кадәр тәүдә бер ел туган “Октябрь” колхозында хезмәт чыныгуы ала, аннары ике ел Ватан алдындагы изге бурычын үти. Аның каравы, югары уку йортына ул инде ярыйсы тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Бу, әлбәттә, аның укуга мөнәсәбәтендә дә, 1981 елда Благовар районының “Җиңү байрагы” гәзитендә хәбәрче сыйфатында эшли башлагач та фәкать уңай яктан гына чагыла.

Яшь белгечкә төрле елларда район гәзитендә иң җаваплы хатлар һәм авыл хуҗалыгы бүлекләренә җитәкчелек итүне ышанып тапшырулары да аның тормышны төптән белүе һәм баштан ук югары журналистлык сәләте белән аңлатыла. Хәер, республика, ил күләмендә фикер йөртүче сәләтле журналистны район кысаларында гына чикләү аның иҗади үсешенә балта чабу булыр иде. Бәхеткә, моңа юл куелмый, 1986 елның мартында Фәнүр Гыйльманов “Кызыл таң” республика гәзитенең Благовар төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә күчерелә. Һәм бер ел Караидел төбәгендә үз хәбәрче булу чорын исәпкә алмаганда, Фәнүр Мөгамбәр улы өч дистә ел әлеге җаваплы вазыйфаны башкара.

Үз чиратында аның эшне ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм үрнәкле итеп оештыруы турында югарыда бәян иттек инде. Бу хакта шул да ачык сөйли: 1989 елдан Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләрендә әгъза булып торучы Фәнүр Гыйльманов күп тапкырлар “Кызыл таң” гәзитенең, шулай ук “Ленинец” гәзитенең ел лауреаты булды. Аның фидакарь хезмәте Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының, Башкортстан Журналистлар берлегенең мактау грамоталары белән билгеләнде. 2006 елда исә Фәнүр Гыйльмановка “Башкортстан Респуб­ликасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Югарыда язып үтүебезчә, Фәнүр Гыйль­мановның бер иҗади канаты журналистика булса, икенчесе — китап язу. Билгеле аларда да публицистика үзәк урынны били. Әйтергә кирәк, талантлы журналистның бу юнәлештәге эшчәнлеге дә югары бәһаләнде. “Дөнья бу...” дигән китабына тупланган мәкаләләр циклы өчен ул 2011 елда Башкортстан журналистларының иң югары бүләге — Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премиясенә лаек булды.

Вазыйфа бурычлары бик җитди булып, аларны ул барлык җитдилегендә башкарса да, тормышта Фәнүр Гыйльманов гаять гади, шаян, юмор хисле кеше. Аның янында күңел күтәрелә, бер җор сүзеннән әллә нинди җитди проблемалар да сыпырып алгандай юк була. Бәлки, чынбарлыкны шушы рәвешле юмор хисе аша кабул иткәнгә дә аның иҗаты да, шәхси тормышы да һәрвакыт көлеп торадыр да. Әйткәндәй, җәмәгате Зөһрә Асат кызы белән алар уллары Илнурны һәм кызлары Гөлсиренне үзләре кебек үрнәкле итеп тәрбияләп үстерделәр. Бүген өч оныкларына куаналар, хәзер инде аларга үрнәкле картәти-нәнәй тәрбиясе бирәләр.

Иң җитди мәсьәләләрне дә юмор хисе аша кабул итү, дигәннән. Әлбәттә, бу Фәнүр Гыйльманов янәшәсендәгеләргә генә шулай тоела. Ә аларны хәл итү өчен никадәр йөрәк көче таләп ителүен, әлбәттә, Фәнүр Мөгамбәр улы үзе генә белә. Бу җәһәттән дә хезмәттәшебезне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Бер генә мисал: соңгы егерме елда Фәнүр Гыйльманов, төп эштән һәм күпсанлы башка мәшәкатьләрдән тыш, шәхси хуҗалыгында 160 баш сыер малы үстергән. Шушы үзе генә дә җегәрлелек, тырышлык, ныкышмалылык, күпләр дәүләткә, юклыкка зарланганда көнкүреш мәсьәләләрен үз көчең белән хәл итү үрнәге түгелмени?

Бу җәһәттән хөрмәтле хезмәттәшебезне тагын озын-озак еллар әлегечә физик һәм рухи көч ташламасын, аңа яңадан-яңа иҗади үрләр, хезмәт казанышлары юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз. “Үзәктәге төбәкче” исемен һәрвакыт шулай югары тот, хөрмәтле каләмдәш!

Илдар Фазлетдинов.
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы
секретаре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге
республика Хөкүмәте премиясе лауреаты.

Читайте нас: