+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 февраль 2016, 02:00

“Бөек Җиңү – иң бәхетле көнебез”

“Кызыл таң” редакциясенә килгән хатларга күзәтү.Берсүзсез, 2015 елның иң мөһим вакыйгасы — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү булды. Ел дәвамында “Кызыл таң” редакциясенә Башкортстан шәһәрләреннән, поселокларыннан һәм авылларыннан йөзләрчә хат килде. Редакция аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады. Хатларның күпчелеге гәзит битләрендә дөнья күрде. Басылмаганнары шушы хатларга күзәтүгә кертелде.

“...Ишле гаиләдә, әтисез үскәнгә, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрергә туры килде. 6-7 яшьлек чагым аеруча истә калган. Шәһәрдә яшәгәч, кара икмәкне дә туйганчы ашап булмады. Бөтен тукланганыбыз: үлән ашы, черегән бәрәңге, мичтә пешкән кәлҗемә булды. Ир бала булгач, чәмле идем, яз башы белән Мирзает авылына түтиләргә барам. Үзлә­рендә сигез бала булса да, һәрчак ачык йөз белән каршы алалар иде. Җизни тегермәндә эшләгәч, аларда он ашы да ашап була иде. Шулкадәр тәмле иде ул умач, шуңа да тәме сиксән елдан соң да тел очымда саклана. Ач булмаса, 6 яшьлек сабый 70 чакрым араны ялгызы үтә алыр идеме?

Кигән киемне сөйлисе дә юк. Өстә туз­ган күлмәк, киндер ыштан, аяклар ялан­­гач. Менә шулай чыныгып үсте безнең буын. Ләкин болар үткән гомердән зарлану димәгез — язмыш шулай кушкандыр. Бу бер-ике кеше язмышы гына түгел, бөтен халыкныкы шундый булды. Бәлки, шуңа да җиңеп чыкканбыздыр? Без күргән каһәрле балачактагы авырлыкларны хәзерге һәм киләчәк буыннар күрмәсен, сугыш ачысын татымасын иде”, дип яза Туймазы шәһәреннән Рәис Нәбиуллин.

“Әнкәебезнең бертуган энесе Насыйбулла Сафиулла улы Сафиуллин 1907 елда Бүздәк районының Казаклар-Кобау авылында туган. Ул сугыштан аягы яраланып, кулын өздереп кайтты. Белүемчә, Журналистлар берлеге әгъзасы иде, — дип яза Бүздәк районыннан Фәүзия Гәрәева. — Ул сугышка кадәр кайсыдыр район гәзитендә эшләгән иде кебек. Минем 50 елдан артык “Кызыл таң”ны алдырып укуымда аның йогынтысы да бар. Гәзиттә аның күләмле очеркын укыгач, “Кызыл таң”га языла башладым. Сугыштан соң Насыйбулла Сафиулла улы Бәләбәй шәһәрендә яшәде, 50нче елларда шәһәр советы рәисе булды. Соңыннан социаль тәэминат бүлеген җитәк­ләде. Сугыштан алган яралары нәтиҗәсендә бик сызлана иде, шулай да гәзитләргә мәкаләләр язудан туктамады. Ул Бәләбәй шәһәрендә вафат булды. Матбугат йортында урнаштырылган Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир-журналистлар исемлегендә Насыйбулла Сафиуллинның да исеме кертелсен иде”.

Тәтешле районыннан мәгариф ветераны Диния Мидхәт кызы Заһитова әтисенең сугыш хатирәләрен җибәргән: “Тәтешле районы 1941 елның 23 июнен­дә водительләре белән 16 автомашинаны фронтка озатты. Алар арасында мин дә бар идем, ул вакытта “Коммунар” (әлеге Әмиров исемендәге) колхозда эшли идем. 24 июньдә безне Куеда станция­сендә озаттылар. 27 июньдә без Мәскәүгә килеп җиттек. Хәрби кием, корал бир­деләр, 30 июньдә 200 машинадан торган колонна Белоруссиягә таба юлланды. Гомель һәм Могилев шәһәре тирәсендә немец самолетлары һөҗүменә дучар булдык. Мин көчле контузия алдым, Брянск шәһәрендә госпитальдә яттым.

1941 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә идем. Анда каты сугышлар бара. Фашистлар 7 ноябрьне Мәскәүдә каршыларга уйлаган иде, килеп чыкмады. Без аларга бәйрәмне икенче төрле итеп күрсәттек. Илбасарларны декабрь аенда Волоколамскка кадәр кудык”.

Нефтекама шәһәреннән Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы гвардия капитаны Җәүдәт Шәйхетдинов сугыш еллары, үзе үткән юлсыз, сусыз Монголия далаларын һәм яудашларын искә ала. Ветеран Байкал аръягы фрон­ты­ның 17нче гвардия Духовчин-Хинган, Кызыл байраклы, Суворов һәм Октябрь революциясе орденлы укчылар дивизиясе составында Квантун армия­сенә каршы алышларда катнашкан. Сугыштан соң Борай районында ВЛКСМ комите­тының беренче секретаре була. Җиде ел район гәзитендә баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында эшли. Партия мәктәбен тәмамлый. Хрущев идарә иткән чорда биш район берләштерелгәч, Яңа­вылга колхоз-совхоз территориаль идарәсенә инспектор итеп җибәрелә. Хаклы ялга чыкканчы 22 ел Краснокама районында эшли. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәренең 5нче микрорайоны ветераннар советы рәисе.
Уфа шәһәреннән сугыш һәм хезмәт ветераны Андрей Ширяев батыр танкист, җиде орден һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән Әбүзәр Мәхмүтҗанов турында яза. Әбүзәр Шәриф улы сугыштан соң төзелеш институтын тәмамлап, төзүче-инженер һөнәре алган. Хезмәт юлын буяучы, ташчы, балта остасы булып башлап, “Башгражданстрой” төзе-леш-монтаж идарәсе начальнигы дәрә­җәсенә кадәр күтәрелгән.

Бөре шәһәреннән Әхтәм Мофазалов сугыш елларындагы бер вакыйганы искә ала: “Бу 1942 елда булды. Без каты самолет тавышыннан уяндык. Без, балаларга, сугыштан бер кулын югалтып кайткан Фәйзи абзый ул самолетны кү­зәтергә кушты. Самолет берничә тапкыр әйләнеш ясап, Яңа Ялдәк һәм Яндыз авыллары тирәсенә төште. Фәйзи абзый безне шунда алып китте. Урман читен­дәге куаклар арасында ефәк тукыма таптык. Абзый безне кайтарып җибәрде, үзе бик соңлап, караңгы төшкәч кенә кайтты. Бу турыда беркемгә дә әйтмәскә куштылар.

Мин “Кызыл таң”ны озак еллар даими укып барам. 70нче елларда гәзиттә 1942 елда Бөре шәһәре тирәсендә разведчик-десантчы төшүе турында язылган иде...”
Шуңа охшаш хәл республиканың тагын бер районында була. “Бу вакыйга 1943 елның сентябрендә булды. Әнием­нәр басуга эшкә китте. Бертуган Сафуан абыем учетчик булып йөри иде. Мин өйдә берүзем калдым. Күпмедер вакыт үткәч, күрше кызы Фәния янына уйнарга киттем. Бервакыт көчле самолет тавышы ишетелә башлады. Без тышка йөгереп чыктык. Агач ботакларын сындыра-сындыра нәкъ безнең өйнең башына самолет килеп бәрелде. Авыл халкы җыелды, очучылар икәү иде. Алар бик каты яраланган: берсенең аягы сынган, ә икен­чесенең күзе зәгыйфьләнгән.

Сугыш елларында безнең авылда Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләр бар иде. Шуларның берсе — табиб Поварова аларга ашыгыч ярдәм күрсәтте. Яраларын бәйләгәннән соң, ат жигеп, очучыларны авылдан ерак булмаган А. П. Чехов исемендәге шифаханәгә алып киттеләр. Сугыш елларында анда хәрби госпиталь иде. Ә самолетны каяндыр кешеләр килеп машинага төяде, машинага сыймаган өлешләрен елга аръягындагы тугайда яндырып киттеләр.

Безнең өебез янып, яшәргә яраксызга әйләнде. Күп тә үтмәде, Сафуан абыемны армиягә алдылар. Ул: “Сталинградта жиңеп, алга киттек”, — дип соңгы хатын язды. Үзе хәбәрсез югалды, ә абыем Галимҗан, Башкорт атлы дивизиясе составында сугышып, һәләк булды.

1945 елда сугыш тәмамлангач, әнием вафат булды. Шулай итеп мин 12 яшемдә өйсез дә, әнисез дә ятим торып калдым”, дип яза Бишбүләк районы Усак-Кичү авылыннан Хәсимә Хәбибулла кызы Дәүләтшина.

“Әтиемне сугышка 1941 елның августында алдылар, ә 1942 елның августында һәлак булуы турында хәбәр килде. 1941нең июнендә медицина училищесы тәмамлаган өлкән абыем Фәрвәҗгә диплом белән бергә фронтка китү турында повестка тапшырдылар. Ул бергә укыган төркемдәшләре белән санбатальонда хезмәт итте. 1944 елның февра­лендә һәлак булуы турында “кара кәгазь” килде. 1926 елгы кече абыем 43тә фронтка китте, җиде айдан аның һәлак булуы турында хәбәр килеп иреште. Шулай итеп, әтисез һәм абыйларсыз, терәксез калдым”, дип яза Федоровка районының Коралачык авылыннан Сәрә Зиннә-тулла кызы Әбделмәнова.

Чишмә районының Чишмә поселогыннан Зөлхия Шакирова 1906 ел­ның 8 мартында туган нәнәсе Гөлмаһира Мөхәмәдиева турында яза. Гөлмаһира Фәрхетдин кызы сугышта катнашмаган, тылда фидакарь хезмәт салган. 1942 елның февралендә тормыш иптәше Миңнислам Хәмәдияр улын фронтка озата. Ул яу яланында ятып кала. Гөлмаһира Фәрхетдин кызы 36 яшендә биш бала белән тол кала.

“Әнием Сафия Диниәхмәт кызы, әтиебез сугышка киткәч, 4 кечкенә бала белән кала. Авылдашлары белән Алкино станциясендә әзерлек курсларын үтүче әти янына бара. Алкино безгә 200 чакрымнан да ераграк бит! “Өйдә калган балалар өчен үзәк бер өзелсә, әтиегезнең ач, өшеп йөрүен уйлап, икенчегә үзәк өзе­лә, җан әрни”, дип, әни хәтер йомгагын сүтә, — дип яза Миякә районының Канбәк авылыннан Әлфирә Кәримова. — Әтием – Сәйбетдин Дәүләтша улы 1907 елның 15 сентябрендә туган. 4 сыйныф кына белем алуына карамастан, югары вазыйфалар биләде. Язу-сызу эше­нә осталыгын күреп, аны Канбәк авыл советына эшкә алалар. Аннары Ка­зан­га юридик мәктәпкә укырга җи­бәрәләр. Аны тәмамлап кайткач, Богдан һәм Шатмантамакта авыл советы рәисе, колхоз җитәкчесе булып эшли. Сугышка кадәр Миякә районы прокуроры вазыйфасын башкара. 1942-45 елларда, сугыш юлларын үтеп, ике тапкыр яраланып, контузия алып, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнеп, исән-сау туган ягына кайта”.

“Әтием Батыргәрәй Гәрәй улы Бикбаев сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм 1943 елда хәбәрсез югала. 2004 елда мин “Хәтер китабы”нда әтиемнең 1943 елның 10 февралендә һәлак булуы һәм Сталинград өлкәсенең Соль-Ямская станциясе янында җир­ләнүе турында укыдым. Шунда ук өлкә хәрби комиссариатына хат яздым. Аннан шундый җавап килде: “Комиссариат мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәм җирләнгәннәр арасында Б. Г. Бикбаев исемле яугир юк. Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: Соль-Ямская станциясе Волгоград өлкәсенә керми. Өлкә хәрби комиссары генерал-майор В. Киселев”.

Әтиемнең каберенә барасым, анда чәчәкләр саласым, бер уч туфрак алып кайтасым килгән иде. “Хәтер китабы”нда хата булды микәнни?” – дип яза Миякә районының Кыргыз-Миякә авылыннан Гөлҗиһан Сәфәргалиева.

“Каты сугыш барган чакта туып,
Ятим калган егет һәм кызлар.
Кайларда сез? Хәлләрегез ничек?
Сызлыйдыр шул аяк һәм куллар.
Искә төшә салам түбәләрдән
Тамып торган яңгыр сулары.
Салкын мич башында җылы табып,
Үтте балалык елларыбыз, —


дип хатын шигырь юллары белән башлаган Чишмә районының Чувалкип авылында яшәүче Башкортстанның мәгариф отличнигы Гөлчирә Сәмигул­ла кызы Шәймәрданова. Әтием миңа өч ай булганда сугышка китә. 1944 елның 31 октябрендә Латвиядә барган каты сугышларда һәлак була. Әнием биш баланы тәрбияләп үстерде”.

Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә укучы Илсөяр Хәбирова сугыш ветераннары Әмирҗан Әбүнәгыйм улы Гаделшин һәм Гали Фәррах улы Гыймалов, шул ук мәктәп укучысы Зарина Биктимерова Каран авыл советыннан сугышка киткән яугирләрнең батырлыгы һәм тыл эшчәннәренең фидакарь хезмәте турында яза.

Туган якны өйрәнүче, сугыш һәм хезмәт ветераны Равил Ялчин Равил Сәхәветдин улы Минһаҗевның, Икътисад фәннәре кандидаты Әсхәт Хөснетдинов Учалы районының Мулдаш авылында туган әтисе Әхмәтҗан Гыйбәт улының, Илеш районының Кадер авылыннан Фәнүр Нәбиев картәтисе, сугыш һәм хезмәт ветераны Мирзанур Фәсхет­дин улының, Ярмәкәй районының Абдулла авылыннан Сәдит Мәрданшин әтисе Каррам Гәрәйша улының, Борай Балалар иҗат йортының “Яшь хәбәрчеләр” берләшмәсе әгъзасы Булат Хаҗиев ата-бабалары Килмәтов­ларның, Уфа шәһәреннән отставкадагы майор Әсгать Акбердин әтисе Хәмит Нәбиулла улының, Туймазы шәһәрен­нән Зарига Әхмәдиева әтисе Хөснулла Идиятулла Сәгадиевның, Уфадан Гарәф Әхмәров бертуган апалар Гөлфатиха һәм Гали­мәнең тормыш иптәшләре Хөрмәт Нәрет­дин улы Бикбулатов һәм Мөфтихан Нур­миәхмәт улы Әхмәров-ларның, Кыйгы районыннан Л. Садретдинова Югары Кыйгы авылында яшәүче Гайнет­диновларның, Чишмә районы Бишкәҗә авылыннан Ләйлә Дәүләтова картәтисе Хаҗигали Әхмәт­гәрәй улы Наушир­вәновның, Туймазы районының Түбән Бишенде авылыннан Н. Мөхәммәт­шина әтисе Әхмәт­шәриф Хәлил улы Хәлимовның, Уфадан Рәис Байбурин әти-әнисе Фатыйма Нәбиулла кызының һәм Шакирҗан Сафый улының, Татар­станның Түбән Кама шәһәреннән Ирина Камалова 1914 елда Яңавыл районында туган әтисе Сәхибкамал Зиннә­тулла улының үткән катлаулы тормыш юлы, авыр язмышы турында бәян итә. Күгәрчен районының Юлдыбай авылыннан Р. Вахитов Бөек Ватан сугышы чорында АКШның СССРга хәрби ярдәме, Октябрьский шәһә­реннән Мәрьям Фәхретдинова Совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше, Чишмә районы Урта-Усман авылыннан Гыйзетдин Сөләйманов сугыш чорында үткән балачагы һәм авылдаш­ларының тылдагы фидакарь хезмәте турында яза.

“Бөек Ватан сугышында әтием һәм дүрт абыем һәлак булды. Ләкин без кайгыдан сыгылып төшмәдек. Бу авыр еллар мине һәм шул чор кешеләрен чыныктырды. Без тылда дошманны җиңү өчен көнне төнгә ялгап эшләдек, күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Укуны да калдырмадык, колхозда да эшләдек, уйнарга да вакыт таба идек. Сугыш туктаган 9 май – Бөек Җиңү көне — иң бәхетле көнебез”, дип яза хатында Чакмагыш районының Яңа Балтач авылыннан тыл һәм хезмәт ветераны Мәгънәви Ваһапов.

Хатларга күзәтүне Октябрьский шәһәрендә яшәүче даими авторыбыз Тимерҗан Идрисовның “Кемгә сагыш, кемгә табыш...” шигыре белән тәмам­лыйсы килә:

Тарих битләренә күз ташласаң,
Сугышсыз юк хәтта бер көн дә.
Яшәп буладыр бит җир йөзендә
Яман эш кылмыйча беркемгә?!
Читайте нас: