-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2016, 02:00

Халыктан аерылма!

Заман җитәкчеләре шушы хакта беркайчан да онытмасын иде.Югары кәнәфиләрдә утыручы күп кенә чиновникларның безнең генә акыл җитмәслек гамәлләре турында мәгълүмат чаралары әледән-әле яза-күрсәтә-сөйли. Законнар белән исәпләшмәү, гади халык ихтыяҗларына төкереп карау, ни кылганнарын белмичә шашыну... Шундый хәлләрне уку-күрү-ишетүдән чәчләр үрә тора. Ә бит алар турында “юынтык су савыты” дип йөртелүче Интернет яисә бүген генә туган сарык бәрәне сыман дерелдәп торган “оппозицион” гәзитләр түгел, ә Мәскәү рәсми басмалары һәм эфиры халыкка хәбәр итә.

Шул хактагы тапшыруларны карагач, язмаларны укыгач, бу “фашлаулар”, “тәнкыйтьләүләр” халыкның нерв системасын җимерү, гаделлеккә аның ышанычын тәмам бетерү генәдер, дигән гөнаһлы нәтиҗә ясыйсың.

Мин бу язмамда илебезнең миллиардларча долларлык (сум түгел!) байлыгын талап, үзләштереп, хезмәт ияләрен, аеруча пенсионерларны хәерчелек чигендә җан асрарга мәҗбүр итүче югары вазыйфадагы караклар, коррупционерлар темасына кагылмыйм. Аларны кем генә белми?!

Тыйнаклык, кешелеклелек, кечелеклелек, ярдәмчеллек... Җитәкчеләрнең үзләрен халык­тан өстен куймаулары... Адәм балаларында шундый сыйфатлар булырга тиеш­легенә Коръән Кәримдә кабат-кабат басым ясала. Кешегә ярдәм итүне, күркәм гамәлләр кылуны халыкка белдерүне Изге Китап өнәми. “Уң кулың биргәнне сулы белмәсен”, диелә анда. Безнең хәзерге байларыбыз кешеләргә эшләгән төймәдәй яхшылыкларын да дөядәй итеп күрсәтергә, бу хакта бөтен җиһанга хәбәр итәргә, күкрәк сугарга ашыга. Ә бит ул байлык кесәсеннән чыккан түгел, шушы коллективта тир түгүчеләр өлеше. Ул кеше кулындагы байлык та, Америка миллионерлары кебек, әллә ничә буын бабалары хәләл көче белән әкренләп ишәйтә килеп, үзе дә шул намуслы хезмәте белән арттырган түгел. Халык байлыгы, табигать байлыгы.

Бер редакциядә эшләүче яшь журналист шундый вакыйга турында сөйләде. Уфадагы зур бер түрә бик ерак район авылларының берсендә гомум кулланылыштагы бер бинаның ишегенме, тәрәзәсенме алыштырткан да, районда шул уңайдан тантаналы чара үткән. Түрә үзе анда вертолетта очып барып төшә. Аның машинасын шоферы ялгыз гына алып бара — җитәкчене вертолет ишеге төбеннән теге бина янына илтү өчен. Оешманың матбугат хезмәтендә “тир түгүче” егеткә дә аерым машина тәгаенләгәннәр.

Ничә транспорт чарасы килеп чыкканын санадыгызмы? Бу “тантана”га барып кайтуда машиналарны оптимальләштереп булмас идеме икән? Югары җитәкчеләребезнең яраткан сүзе, гамәле бит ул — оптимальләштерү. Мәктәпләре, клублары, медпунктлары, хәтта ферма, машина-трактор ихатасы кебек эш урыннары да ябылып, авыллар сүнә. Илнең нигезе авыл икәнлеге, нишләптер, онытыла. Эшләп йөрүче бер кешегә тагын бер-ике вазыйфа йөкләтелә, ә хезмәт хакын арттыру урынына аны киметәләр. Русиядә инде чирек гасыр буе өзлексез дәвам итүче кризисның, оптимальләштерүнең бөтен авырлыгы гади халыкка — эшләүчеләргә, бала-чагага, өлкән яшьтәгеләргә төшә.

Теге ерак авылга барып кайтуга килгәндә... Ярый, олы чиновник вертолет белән дә килеп төшсен ди. Эффект тудыру өчен булса да. Янына журналистларны да утыртып йөрмәс инде ул, әлбәттә. Үзенең машинасын нигә куарга? Юл чыгымнарын янга калдырып, ул акчаны гомер буе ат кебек эшләп тә, картайган көнендә хәерче хәлендә яшәүче әби-бабайларга сәдака итеп биреп тә булыр иде...

...Күп еллар элек ерак районнарга почтаны халык арасында “кукурузник” дип йөртелүче АН-2 самолеты белән илтәләр иде. “Кызыл таң”ның фотохәбәрчесе Әгъләм Зараевның сөйләгәне истә: “Самолетка кешеләр утырып, капчыклар төялеп беткән. Кузгалырга гына торганда, койрыгына тотынып, дигәндәй, мин дә эләктем. Толбазыга, Стәрлетамакка, Мәләвезгә, Зилаерга, тагын әллә кайларга чирәмгә төшеп, гәзит-журнал, хатлар төялгән капчыкларны ташлап калдыралар. Ишек юньләп ябылмый, шунлыктан бер егет аны бау белән бәйләп куя. Җирдән ияреп менгән тузан болыты күктә дә басылып өлгерми. Алда утырып баручы пассажирларның берсен кемгәдер охшаткандай булам. Хәйбулла районы үзәгенә килеп төшкәч: “Син дә монда икән, Зарай!” — дип күрешкән бу кеше — БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаров иде. Райком машинасы килеп җиткәнче тегене-моны сөйләшеп тордык. “Миннән калма: эшең уңар, тамагың туяр”, — дип шаяртып, мине янына утыртты”.

Ветеран сөйләгән вакыйга 1984 елның җәендә булган. Бу вакытта Зәкәрия Шәрәфетдин улы Акназаров Башкортстан Хөкүмәтенә 22 ел җитәкчелек иткән, гади халык арасында тирән хөрмәт казанган, РСФСР Югары Советы депутаты буларак ил күләмендә дә билгеле шәхес иде инде.
Читайте нас: