+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2016, 02:00

“И кешем, изге кешем, яхшы булсын һәрбер эшең!” Башкортстан Башлыгы бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

Әлеге юллар танылган чәчән, республиканың Мактау грамотасына лаек булган Розалия Солтангәрәеваның хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасында әйткән кобаерыннан. Бу көнне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов аның белән бергә янә 48 кешенең шатлыгын уртаклашты.

— Илебез гади булмаган шартларда яши, икътисадның түбән төшүе, санкцияләр шул исәптән республиканың икътисади тормышын да катлауландыра. Әлбәттә, бу хәлдә бик яхшы хезмәт үрнәкләре кирәк. Һәм сез аларны күрсәтәсез. Бүген үзеңне яхшы эшкә көйләү бик мөһим. Без кайчак тәнкыйть, ниндидер тышкы сәбәпләр эзләү белән шөгыльләнәбез. Шул ук вакытта барысы да үзебезгә — ничек эшләве­безгә, нинди гамәлләр кылуы­бызга бәйле. Сез яхшы эшли­сез һәм җәмгыять өчен үрнәк булып торасыз. Бөтен кеше­нең дә сезнең кебек эшләве кирәк, барысының да кәефе көр, киләчәккә ышанычы ныклы булырга тиеш, — диде ул.

Чарада Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Әйтик, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бигнов күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Халыклар дуслыгы орденына лаек булды.

Зөһрә Бикбулатова 34 ел Стәрлетамакның икмәк пешерү заводында эшли, шуның өч елында директор йөген тарта.
— Хезмәт юлымны технолог, инженер-технолог вазыйфаларыннан башладым. Бүген заводта икмәк һәм камыр эшләнмәләреннән тыш, майонез, горчица кебек продуктлар да җитештерәбез. Алар бөтен республика буенча таратыла. Предприятиедә меңгә якын кеше эшли. Әллә хезмәткәрләребез уңган, тырыш булганга, кризисның зәһәр җилләре әлегә безне урап уза, — диде чарада “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнгән Зөһрә ханым.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән исем бирелде.

— Башкала үсешенә керткән өлеше, финанс ярдәме өчен мин республика Хөкүмәтенә бөтен уфалылар исеменнән ихлас рәхмәтемне белдерәм, — диде ул. — Чыннан да, Уфа көннән-көн үсә, күркәмләнә. Без балалар бакчаларындагы чират проблемасын хәл иттек. Быел башкалада дүрт мәктәп төзелә башлады, бу моңача булмаган күренеш. Бүгенге шартларда безнең өчен иң мөһиме икътисад тармакларын саклап калу, югары квалификацияле кадрларны үзебездә калдыру.

Туймазы шәһәренең радиотелевизион аппаратуралар ремонтлау заводы ике елдан үзенең 60 еллыгын билгеләячәк. Кызганычка каршы, мондый предприятиеләр республикада икәү генә калган. Аның директоры, бу көнне “Башкортстан Республикасы хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре” исеменә лаек булган Альберт Хәкимов хезмәт юлын 1985 елда радиомеханик булып башлаган. 20 ел инде ул — җитәкче вазыйфасында.
— Бүген заводта ун кеше хезмәт сала. Заманында тирә-як районнар берләшеп эшләгән вакытта 160 кеше исәпләнә иде. Завод табышлы эшли. Ул — республиканың көнбатыш төбәгендә көнкүреш приборларының бөтен төрен дә ремотлаучы бердәнбер махсуслаштырылган предприятие. Халык еш мөрәҗәгать итә, авыр вакытны искә алып, төзәткән өчен хакларны күтәрмибез, кризиска да бирешмибез, — диде Альберт Ришат улы.

Шушы шәһәрнең 8нче мәктәбендә 49 ел математика фәнен укытучы мәгариф отличнигы Нәсимә Фазлыевага “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде. Гомумән алганда, тантанада катнашучыларның барысы да республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде, якты киләчәккә ышаныч белдерде.
Читайте нас: