– Сүзне Башкортстандагы Хәрби комиссариат һәм аның Русиядәге урынын телгә алудан башласак иде.
– Башкортстанда Хәрби комиссариат 1917 елның 5нче мартында оештырыла.1918 елның 23нче августында Идел буе хәрби округы оештырылганнан соң ул шуңа керә. СССР таралганчы илдә 16 хәрби округ бар иде, 1998 елдан аларның саны җидегә, 2010 елдан дүрткә калды. Алар — Көнчыгыш, Көнбатыш, Көньяк һәм Үзәк хәрби округлар. Без Үзәк хәрби округка карыйбыз. Аңа 2нче, 41нче гомумгаскәри армияләр һәм Һава гаскәрләренә каршы һәм Хәрби-һава көчләренең 14нче армиясе, шулай ук, Таҗикстандагы 205 санлы база керә.
Башкортстанда хәрби частьлар хәзер бик аз, Уфа һәм Алкино гарнизоны гына калды. Хәрби чакырылыш буенча без Үзәк хәрби округта соңгы биш-алты елда гел иң алдынгы төбәк булып исәпләнәбез. Русия буенча да алдынгылардан. Башкортстан егетләре Калининградтан алып Владивостокка кадәр илнең барлык төбәкләрендә хезмәт итә. Хезмәткә чакырылучылар саны үзгәреп тора, апрельдә башланачак чакырылышка әле саннар алынмаган. Контракт буенча хезмәт итүчеләр саны елдан-ел арта. Бүген 1,5 мең кеше контракт буенча хезмәт итә, ике меңнән артык кешедән гариза алынган.
– Хәрби хезмәткә алу тәртипләре ел саен үзгәреп тора. Быел нинди үзгәрешләр көтелә?
– Сүзне, гомумән, чакырылыш тәртипләре белән таныштырудан башлыйм. Язгы чакырылыш — 1 апрельдән 30 июньгә, көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Чакырылу яшьләре чыгуга якынайган, ягъни 25-27 яшьлекләрнең сәламәтлеге аеруча җентекләп тикшерелә. Бу аларның хәрби хезмәттән качып калуларына юл куймас өчен эшләнә.
Сәламәтлекләре буенча “А” һәм “Б” төркемнәренә керүчеләр генә хәрби хезмәткә алына. “А”га караганнар Һава-десант гаскәрләре, Диңгез пехотасы, спецназ кебек элита гаскәрләргә алына. “Б”лар калган төр гаскәрләргә. “В”, “Г”, “Д”лар хезмәткә алынмый. “В”га тыныч вакытта запаста торучылар керә. “Г”га симерү, сөякләр сыну кебек сәбәпләр нәтиҗәсендә хәрби хезмәткә вакытлыча ярамаучылар,“Д”га тулысынча хезмәткә ярамаганнар керә. Хәрби хезмәткә яраксыз авырулар исемлеге ел саен яңартылып тора. Элек, мәсәлән, яссы табанлылар алынмый иде, хәзер аерым төр гаскәрләргә алына.
— Нинди очракларда хәрби хезмәткә алынмыйлар?
— Сәламәтлек һәм гаилә хәлләре буенча. Сәламәтлекләре яраксыз дип табылган, ике баласы булган, туганы хезмәт иткәндә мәрхүм булган егетләр хәрби хезмәткә алынмый.
— Егетләр гаскәр төрләрен үзләре сайлап алу хокукына ияме? Башкортстанда хезмәт итү өчен ни эшләргә кирәк?
— Сәламәтлекләре буенча “А” категориясенә керүчеләргә үз теләкләре буенча гаскәр төрләрен сайлау мөмкинлеге зуррак.
Спорт ротасында хезмәт итәргә теләүчеләр бик күп. Ул роталарга спорт федерацияләре тәкъдиме буенча төзелгән исемлек буенча гына алыналар. СССР заманында спорт роталары күп иде, Уфада да бар иде, хәзер бик аз. Шулай ук күптән түгел булдырылган фәнни роталарга да сайлап алу бик җентекләп үткәрелә. Аларны, егетләрнең заманча мәгълүмати техноло-гияләрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап, хәрби уку йортлары сайлап ала. Спорт һәм фәнни роталарга иң сәләтле егетләр генә алына. Ә Башкортстанда калу өчен бик җитди сәбәпләр кирәк.
— Альтернатив хезмәт ничек оештырылган? Күпме кеше һәм кайда хезмәт итә?
— Бу төр хезмәткә бару өчен дә җитди сәбәпләр кирәк. Гадәттә, дини карашлар, гаилә хәлләре буенча алабыз. Аларны Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эшкә җибәрә. Канун буенча, алар Башкортстаннан читтәге төбәк-ләргә җибәрелә. Альтернатив хезмәт популяр түгел. Бүген республикадан ике егет кенә альтернатив хезмәт уза. Язгы чакырылышка дүрт егеттән гариза алынды. Егетләрнең 99 проценты хастаханәләрдә “үрдәк” ташып йөрүгә караганда, кулга корал тотып, Туган иле сагында торучылар сафына басуны сайлый.
— Хәрби хезмәттән качып калучылар күпме?
— Вәзгыять үзгәргәч, армиягә мөнәсәбәт тә үзгәрде. Дәүләт хезмәтенә хәрби бурычларын үтәмәгәннәргә юл ябылгач, егетләр уйлабрак эш итә башлады. 2013 елда Дәүләт думасы бу хакта карар кабул иткәч, хәрби хезмәтнең абруе да артты. Шулай да качып калучылар бар. Мәсәлән, бер районда тикшерү комитетында эшләүче егет хезмәттән качып йөрде. “Койрыгына баскач”, бик тиз үзе хәрби хезмәткә китәргә теләк белдерде. Качып йөрүчеләр бүген — 110 кеше. Без төрле оешмаларда эшләүчеләрне, беренче чиратта, дәүләт хезмәтендә булучыларны тикшереп торабыз.
— Уфадагы машина тәрәзәләрендә еш кына: “Военные билеты законно” дигән игъланнарны күрергә туры килә. Моны ничек аңлатыр идегез?
— Бу сорауга җавапны үземнең дә бик беләсем килә. Без андый игъланнар турында прокуратурага мөрәҗәгать итәбез. Алар буенча хәрби прокуратура тикшерүләр уздыра.
— Хәрби частьлар белән бәйләнеш бармы? Республикадан алынган егетләрнең хезмәте күзәтеләме?
— Мөмкинлектән чыгып, бездән чакырылган егетләрнең язмышы белән кызыксынып торабыз. Бик күп мәгълү-мат ата-аналардан килә. Республикадагы һәм күрше төбәкләрдәге хәрби частьлар белән бик тыгыз эшлибез, калганнары белән бәйләнештә торабыз.
— Кызганычка каршы, хәрби хезмәттәге үлем очраклары турында да хәбәрләр булып тора.
— Узган елга килсәк, Омскидагы хәлләр безнең өчен генә түгел, бөтен ил өчен зур фаҗига булды. Анда биш егетебез мәрхүм булды, өч кеше тән җәрәхәтләре алды. Шуларга өстәп, тагын өч егет цинк табутта кайтты. Алар — үзләренә кул салучылар. Шуларның соңгысын алсак, ул кызыннан хат алгач, үзенә кул салган. Шулай, суицид сәбәпләре өйләренә туганнарына, сөеклеләренә барып тоташу очраклары ешрак. Хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу очраклары да була. Берничә ел элек, хәрби хезмәттән кайтырга аз гына вакыт калгач, хәрби учениедә ике егет БТР астында калып һәлак булган иде, берсе — Чиләбе өлкәсеннән, икенчесе — безнең республикадан. Аларны регулировщик итеп куйганнар, ләкин, вазыйфа бурычларын үтәүдән читләшеп, юл читендәге үлән арасына ял итәргә яткан булганнар.
— “Бабайчылык” бүген актуальлеген югалтып бара кебек.
— Шулай. Хезмәт бер елга калдырылгач, бу мәсьәлә кискен тормый. Ләкин “бабайчылык” тулысынча бетмәс кебек, чөнки аның тамырлары бик тирәндә ята. Менә балалар бакчасын гына алыйк. Кем көчлерәк, елгыррак, шул яхшырак уенчыклар белән уйный. Зур төркемнәр белән кече төркемнәрне бергә кушсаң, иң яхшы уенчыкларны зурлар алачак. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да шул ук хәл. Ягъни, җәмгыятьтәге күренешләр армиягә дә хас.
— Заманында хәрби хезмәттә булу дәрәҗә санала иде. Хәтта армиядә булмаган егетләргә кызлар карамаган очракларны да беләбез. Ил таркалган елларда армиянең дә абруе төште. Бүген хәрби хезмәткә караш уңай якка үзгәрә дип, әйтеп буламы?
— Армияне элек тормыш мәктәбе дип атыйлар иде. Әле дә шуңа әйләнеп бара, чөнки, ул күп нәрсә бирә: егетләр мөстәкыйльлеккә, үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнә. Кыюлык, ихтыяр көче тәрбияләүдә дә өлеше зур. Хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе үсә. Мисал өчен хәрби уку йортларын гына алыйк. Мәсәлән, Санкт-Петербург хәрби медицина академиясенә узган елда бер урынга җиде егеттән, егерме кыздан гариза алынган.
Бүгенге армиядә күп нәрсә үзгәрде. Чакырылыш урыннарында гыйбадәт бүлмәләре бар. Полк муллалары әзерләнә. Егетләргә хәрби хезмәттә телефоннан файдалану рөхсәт ителде. Хезмәт урыннарына киткәндә элек ике “симка” бирә идек, узган көздән өчне биреп җибәрәбез. Телефонга түләүләр өчен ташлама каралган, роуминг юк. Аларга аралашу өчен махсус вакыт бирелә.
Ашауда да, элекке белән чагыштырганда, җир белән күк аермасы. Иртән кайсыбыз гына ике төрле ботка ашый икән? Берсе — сөттә пешкән, икенчесе ит, балык яисә сосиска белән. Май, сыр, сөт, сут бирәләр. Көненә 250 грамм ит, 120 грамм балык ашыйлар. Без бер көнне ит яисә балык кына пешерсәк, аларга икесе дә бирелә. Кыскасы, бүгенге хәрби хезмәт бөтенләй башка дәрәҗәдә һәм абруе да күпкә югары. Шуның өчен егетмен дигән егет кеше, беренчедән, Туган ил алдындагы бурычын үтәү белән горурланырга, икенчедән, хәрби хезмәтнең чыннан да тормыш, чыныгу мәктәбе булуын аңларга тиеш. Бер җырда “Әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр!” дип юкка гына җырланмагандыр.