+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2016, 02:00

Ватанны саклаучылар көне — бөтенхалык бәйрәме

19 февральдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы Көчләр, локаль сугышлар ветераннары, М. Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү интернат-мәктәбе кадетлары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары, республиканың яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, хәрби-патриотик клублар вәкилләре катнашты.

— Ватанны саклау­чылар көне — бөтен­халык бәйрәме. Ул илебез­нең үткәнен һәм киләчәкне, өл­кәннәрне һәм яшь буынны, барлык русиялеләрне бер­ләштерә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу көнне гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган барлык патриотларны хөрмәтли­ләр. Туган илне саклаучыларны — Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы Көчләр, Әф­ганстан һәм локаль сугышлар ветераннарын ихлас котлыйбыз, аларга тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Башкортстан вәкилләре Кораллы Көчләрдә лаеклы хезмәт итә, алар турында һәр хәрби округтан уңай бәялә­мәләр генә килә. Республика берничә ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен үткәрү буенча Русиядә алдынгы урыннарны били, Русия Армиясе сафларына башка төбәкләргә караганда күбрәк кадрлар җибәрә.

Ахырда Рөстәм Хәмитов бер төркем хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Башкортстан сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: