+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2016, 02:00

“Нуриманым мине урлап алып китте”

Караидел районының Шамрат авылында гомер кичерүче Фаизә апа Юнысова 16 яшендә килен булып төшкән.Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, Фаизә апа хәтта шул чакларны да сагынып искә ала. Былтыр сигез дистәсен тутырган хезмәт ветераны ул чор балаларының иңенә төшкәннәрне бүген дә онытмый.

— Онытырлык булдымыни ул вакытлар?! — дип искә ала ул. — Сугыш чыкканда алты гына яшьтә идем әле мин. Җиңү яулап әти кайткач, тормыш та бераз җиңеләя төште, кече туганнарым да туып торды. Гаиләдә алты бала үстек,
ләкин бүген бер мин генә исән инде. Җидеел лык мәктәп тәмам лау белән урман хуҗалыгы артелендә 14 яшьтән эшли башладык. Кышларын урман кистек, җәй көннәрендә кап, чыпта да суктык, юкә пумала бәйләдек, киңлеге ярты метрлы бик озын тасма суга, аркан ишә идек. Чыптадан тыш, барысын да өйдә эшләп алып барып тапшырабыз.

Нуриман да шул артельдә эшли иде. Көннәрдән бер көнне, ризалыгымны алып, әлбәттә, урлады да алып китте. Әти-әни ризалык бирмәс дип уйлагандыр инде. Чыннан да, яшь буенча фикер йөртсәк, үзем дә балалыктан чыгып
бетмәгән идем шул әле. ләкин тормыш барысына да өйрәтә икән ул! Нуриманымның әтисе юк иде, ялгыз әнисе янына килен итеп төшерде. зарланмыйм, бик матур яшәдек, алты балага гомер бүләк иттек, бишесен кендек әбисе ярдәмендә өйдә генә тудырдым...

Фаизә апа җеп эрләгән арада әнә шулай гомер йомгагын сүтте. Стенада, һәр авыл өендәгечә, өлкән яшьтәге һәр
ананыкы кебек үк, балаларының зурайтылган фотосурәтләре тезелешеп киткән. Былтыр өлкән кызы Рәмиләсе мәрхүмә булган икән, өлкән улы Рәсим белән Фәнил — авылда, Нурихан белән Ринаты — Салават шәһәрендә, төпчек кызы Индира район үзәгендә яшиләр, хәзер инде үзләре оныклар үстерә. Нуриманы ун ел элек 73 яшендә вафат булган. Балалары үзләрендә яшәргә чакырса да, беркемгә дә китмичә, үз йортында яши, үз нигезем кадерле, ди. “Иптәшкә” тавыклар асрап, көннәре шулар белән мәш килеп үтә.

— Менә шушылай җеп эрләп, кулдан килгәннең барчасын да үзебез тегәргә, бәйләргә тырыштык, — дип дәвам итә Фаизә Казыйхан кызы. — Барлык нәрсәгә, кием-салымга да кытлык заманнар иде шул. Ул вакытта авылдагы һәр ишле гаиләдәге кебек үк, балалар да берберсеннән калганны кияргә кыенсынып тормады. Улларым бер эштән дә чирканмады, монысы — кызлар эше, дигәннәрен ишет мәдек. Кирәк булса, өс-башларын да юдылар, ашарга да пешерделәр, чалбар-күлмәк ләрен дә үтүкләп киделәр, әнә шулай бер-берсен карашып үстеләр.

Бу урында Фаизә апаның улы Фәнил турында кыскачагына булса да аерым язып үтәргә кирәктер. Бүген Караидел районында гына түгел, республиканың бөтен төньяк-көнчыгышында, хәтта Башкортстанда киң билгеле эшкуар ул. Урман эшкәртү сәнәгатендә малтабарлык белән шөгыльләнә. Аның үз туган ягын, туган төбәген, туган авылын никадәр яратуы турында күпсанлы игелекле гамәлләре сөйли: ул үз акчасына авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб төзеткән, өч зиратны төзеклән дергән, Юрүзән елгасы аша күперне яңарткан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яуда башын салган авылдашлары хөрмәтенә һәйкәл ачкан... Изге гамәллә рен тагын да дәвам итәргә мөм кин. Менә шундый булдыклы балалар үстерүе белән Фаизә апа да чиксез горурлана.

— Авылдашларының “Игелекле балалар тапкансың, үстергәнсең, рәхмәт, апа!” дип әйтүенә һәр ана сөенер иде. Башка балаларыма да сүз тидерерлек түгел, рәхмәт яугыры! Фәнилнең хатыны Альбина киленемә дә, башка киленнәремә дә бик рәхмәтлемен, барысы да игелекле. Аллаһка шөкер, бик тату, килешеп гомер кичерәбез. Киленнәремне әллә мин ныграк яратам, әллә алар мине, төгәл генә әйтә дә алмыйм! — дип шаяртып та ала һәм канәгать елмая бәхетле ана.
Читайте нас: