+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2016, 02:00

Бәла ишек какканчы

Вакыт моннан 13 ел элек төзелгән наркоконтроль хезмәтенең кирәклеген исбат итте, чөнки ул наркотикларны таратуга җитди калкан булып тор. Соңгы елларда гына илдә әлеге хезмәт тарафыннан меңнәрчә җинаять ачыкланган, наркопритоннар ябылган. Ә бу исә йөзәрләгән тонна наркотик матдә кулланучыларга барып җитмәгән, димәк, кемнеңдер гомере сакланып калган дигән сүз. Наркотиклар сатуны оештыручы меңнәрчә кеше җаваплылыкка тарттырылган. Наркоконтроль хезмәте эшчәнлегенең иң сөенечле нәтиҗәсе — наркотик кулланучылар саны, аеруча яшьләр арасында, кимүгә таба авышкан. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта, иртәгә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләгән наркоконтроль хезмәткәрләре казанышы.

Шушы көн алдыннан без Наркотиклар әй­ләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарә­се­нең Нефтекама бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айрат Фарваев белән очраштык.

[b]— Айрат Хәнифович, сезнең бүлекнең эше ни­дән гыйбарәт?[/b]

— Безнең төп эш — нар­котикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйлә­нешенә юл куймау, үзе-без хезмәтләндергән район һәм шәһәр хакимиятләре белән шушы юнәлештә бергә нәти­җәле эшләү, наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, наркоманияне профилактикалау һәм сәла­мәт тормыш рәвешен ­про­па-гандалау.

[b]— Сезнең карамакта берничә шәһәр һәм район. бу кадәр араны бер бүлек хезмәтләндереп өлгерә­ме?[/b]

— Безнең бүлеккә13 административ берәмлек керә: Нефтекама, Агыйдел, Яңа-выл, Дүртөйле шәһәрләре һәм Аскын, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Тәтешле, Яңа­выл районнары. Әйе, территория зур, мәйданы 16398 квадрат километр тәшкил итә, 431 мең кеше яши. Әлегә өлгерәбез кебек.

[b]— Наркотиклар белән бәйле җинаятьләр саны артамы, әллә кимиме?[/b]

— Былтыр, мәсәлән, 176 җинаять теркәлгән, шулар­ның 146сы авыр һәм аеруча авыр төрләргә керә. Араларында притоннар тоту, контрабанда, акча легализа-цияләү белән бәйлеләре бар. 2015 елда безнең бүлек хезмәткәрләре тугыз оешкан җинаять төркеменең эшчән-легенә чик куйган, шуларның берсе чит ил гражданнары катнашлыгындагы төркем. Шулай ук узган елларда теркәлгән ун җинаять ачыкланган, 25 зур партия наркотиклар кулга төшерелгән. Законсыз әйләнештән 24 килограмм 441 грамм наркотик һәм психотроп матдәләр алынган. Алар арасында гашиш, марихуана, каннабис, мәк, синтетик наркотиклар, психотроп матдәләр бар. 117 җинаять буенча 72 эш судка тапшырылган, шулар­ның 14е оешкан җинаять төркеме тарафыннан башкарылган, 47 җинаять наркотиклар һәм психотроп мат­дә­ләр тарату белән бәйле, 90 җинаять авыр һәм аеруча авыр кате­гориясенә керә.

[b]— Кызганычка каршы, Нефтекамада 2014 елда спайслар биш кешенең башына җитте. Бүген биредә хәлләр ничек тора?[/b]

— Проблемалар юк, дип булмый. Әйтик, былтыр бү-лек­­нең тикшерү хезмәте тарафыннан оешкан төркем­гә карата кузгатылган җи­наять эше судка тапшырылды. Нефтекамада яшәүче ике бәндә бер төркем кеше­не берләштереп, наркотиклар сата. Моның өчен тер­миналлар аша акча күче­релә, ә наркотиклар алдан билге­ләнгән урыннарга яшерелә. Җи­наятьчеләр сатып алучылар белән кесә телефоны аша бәйләнешкә керә. Җиде ке­шедән торган әлеге төркем наркотик­ларның законсыз әйләнеше белән бәйле 12 җинаять кылырга өлгерә.

Көчле тәэсир итүче мат­дәләр белән бәйле контрабанда эше дә судка тапшы­рылды. Гаепләнүче — БДУның Нефтекама филиалында укучы студент, әлеге көчле тәэсир итүче матдәлә-рнең закон белән тыелуын белә торып, аларны Интернет челтәре аша Беларусь Республикасыннан яздырып ала. Ул ике төрле матдәне 600 һәм 100 таблетка кайтаруга ирешә, шулай ук 52 һәм 3 ампулага заказ бирә. Әлеге җинаять эше буенча суд булды.

[b]— Айрат Хәнифович, наркотиклар менә инде берничә дистә ел безнең ил­нең чын бәласенә әй­лән­де. Аңа каршы көрәш туктап тормый да кебек, әмма бу афәттән үлүчеләр күп. Бу чиргә каршы нә­тиҗәле көрәш таләп ите­лә./b]

— Наркомания — шәхес­не таркатучы, юкка чыгаручы чир, ел саен аның тәэси­реннән меңнәрчә кеше якты дөнья белән хушлаша. Наркоманияне кисәтү максатында безнең хезмәт, нарколог­лар, яшьләр комитеты һәм тагы бик күп хезмәтләр тарафыннан төрле акцияләр, концертлар, спорт ярышлары, флешмоблар, “түгәрәк өстәл”ләр, очрашулар үткә­релә. Болар барысы да яхшы. Әмма, миңа калса, балага тиешле тәрбия бир-гәндә генә бу чирне урап узып буладыр. Аны кече яшьтән спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәр­гә кирәк. Бүген баласы белән шөгыльләнергә вакыты булмаган ата-ана улы яки кызы наркоманга әйләнгәч, аның артыннан күпме чаба, күпме акча, сәламәтлеген әрәм итә! Бәла ишек каккач, вакыт табыла, шуңа күрә, әлеге чир белән очрашканчы, баланы бәләкәй чагыннан бе­рәр спорт түгәрәгенә бирү, акчаны, вакытны кызганмау, ничек тә аны мондый начарлыклардан курчалау яхшырак.

[b]— Әңгәмә өчен рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән Сезне, уңышлар юлдаш булсын![/b]
Читайте нас: