+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2016, 02:00

Кышкы пикникка сусасаң, Көдешлебашка кил

Хакимият тырышлыгы белән биредә искиткеч ял урыны булдырылган.“Кушнаренко районының Көдешлебаш авылы янында кышкы ял базасы булдырылган, аны авыл хакимияте башлыгы төзеткән” дигән хәбәр ишетелү белән, без юлга чыктык. Ни дисәң дә, авылдан килгән һәр яхшы яңалык күңелгә сары май булып ята, бу хакта язуы да олы кинәнеч.

Менә ул үзе, без күрергә теләгән “хуҗа” – Фларит Гыйрфанов, Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы. Биләмә­гә янә Яңа Кормаш, Көдешлебаш, Ибраһим, Сөлтеп, Бәйкәй, Ахта авыллары керә. Биредә ул 2010 елдан бирле эшли. Төзек авыл, чистартылган юлларга караганда, хакимият башлыгы биредә папка күтәреп кенә йөрми. Авылдашлары әйтүенә караганда, Фларит Фәрит улы үзе эшләгән җай­ланманы машинасына тагып, юлларны үзе чистарта. Гомумән, бер эштән дә курыкмый. Күңелендә матурлыкны күрә белү, якты хыялларга да урын бар.

Җитмешенче елларда Көдешлебаш авылындагы бер тау битләвенә халык чыршылар утырта. Бүген инде биредә урман шаулый, авылдашлар еш кына монда килеп ял итәргә ярата. Әмма җәй көннәрендә генә. Фларитның биредә кышын гына була торган ап-ак кар, яшел чыршыларның матурлыгын мөмкин кадәр күбрәк халыкка күрсәтәсе килә. Гади романтиктан аның аермасы шунда – ул хыялланып кына калмый, ә аны тормышка ашырырга җиң сызганып тотына һәм эшне башкарып та чыга. Биредә зур булмаган, әмма үтә матур агач йорт калкып чыга, аның янында учак ягар өчен махсус урын булдырыла, агач эскәмияләр эшләнә. Ә чаңгы-чана юллары махсус яктыртыла. Боларның барысыннан да халык бушка файдалана ала. Килүчеләргә бер генә шарт – үзләреннән соң тәртип калдырырга. Һәм халык наратлар арасыннан салынган кышкы юлга ашыга – яше-карты, бала-чага биредә рәхәт­ләнеп тау шуа, йортка кереп җылына, самавыр чәе белән сыйлана. Яңа ел бәйрәмнәрендә аеруча күпләп киләләр. Икенче кышка бозлавык булдырылып, тимераякта шуу да оештырылачак.

Фларит Фәрит улының янә бер күркәм гамәле бар – ул озак еллар сукыр булган изге чишмәнең күзләрен ачуны оештырган, аның янына үз куллары белән агачтан көянтәле кыз ясап куйган, биредә дә сырлап эшләнгән агач эскәмияләр, чишмәгә төшә торган юлда уңайлы баскыч бар.

Чишмәнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1300нче еллар тирәсен­дә бирегә мөселман динен таратырга Ираннан килгән Надир хәзрәт үлеп кала. Аны Көдешле авылыннан ерак түгел урынга күмәләр. Кояш чыкканда янып торган сары мәрмәрдән эшләнгән кабер ташына ике телдә язылган була. Әмма Ленинградтан килгән галимнәр аны 1954 елда гына тулысынча укып, хәзрәтнең язмышын ачыклыйлар. Авыл халкы әйтүенчә, 1956 елда галимнәр Надир хәзрәтнең каберен дә, ташын да алып китә, тагын бераздан биредә чыгып яткан чишмә югала.

Соңгы елларда үзеннән-үзе янә килеп чыккан чишмәне күреп, халыкның шатлыгы чиксез була. Авылдашлар җыелып аның юлын чистарта, бирегә ерактан ук чакырып торучы агач сыннар куя. Белгечләр чишмә тәүлегенә 25 мең литр су бирә дип исәпли, ул беркайчан да бозылмый.

Хакимият башлыгының бу хакта сөй­ләгәндә йөзенә чыккан канәгать­лелек хисе аның туган җирен ничек яратуы, баер өчен генә канәфигә утырып, соңыннан авылдан чыгып таярга ниятләгән түрә түгел, ә чын хуҗа булуы турында сөйли. Андый хуҗалары бул­ган авыллар ил өстендә үги булмас.
Читайте нас: