+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2016, 02:00

Яхшы хуҗа көймәсен дә кышын хәстәрли!

Республика язгы ташкыннарга әзерме?Республика Хөкүмәтендә Башкортстандагы гидрометеорологик хәл һәм гидротехник корылмалар, сусаклагычларның язга әзерлеге буенча ташкынга каршы комиссия утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев алып барды.– Узган еллардагы ташкыннар әлләни зур мәшәкать тудыр­мады, шуңа күрә быел да аны тыныч каршыларга җыенучы­лар бардыр, әмма быел кар эрү, су ташу зуррак зыян китерүе бар, – дип билгеләде Премьер-министр урынбасары.

Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе начальнигы Вилора Горохольская белдерүенчә, Стәрлетамак шәһәренә кадәр Агыйдел елгасы бассейны туфрагының көзге дымлылыгы 86 миллиметр тәшкил итә, бу нормадан 25 процентка югары, Караидел елгасында – 165 миллиметр, ягъни 90 процентка югары. Җаек елгасында көзге дымлылык елдагы күрсәткечләрнең 77 процентын тәшкил итә.

Быел кыш җылы килсә дә, кар катламы калын, ди белгечләр. Бигрәк тә Урал аръягында. Иске Собхангул авылынача Агыйдел елгасы бассейнында ул 67 сантиметр тәшкил итә.

Метеорологлар әйтүенә караганда, 13 марттан атмосфера басымы төшә башлаячак һәм кар явып буран чыгачак. Кайсыбер көннәрдә бозлавык булып, җил секундына 17-22 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -6, -13 градус, аязытканда -16, -21 градуска җитәчәк. Көндез 1 градустан 6 градуска кадәр салкын булачак. Икенче ункөнлек азагында төнлә температураның -25 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал. Айның соңгы 5 көнендә җылытачак.

Язгы ташкыннар вакытында республика елгаларында су нормадан 20-115 сантиметрга югары булачак дип көтелә, Олы Ык һәм Сакмар елгаларында 60 сантиметрга түбән булыр дип фаразлана. Елгалар 28 марттан 2 апрельгәчә ачылачак. Агыйдел елгасында иң югары су дәрәҗәсе Стәрлетамак шәһәре янында 390-490 сантиметр, Уфа тирәсендә 700-800, Бөре шәһәрендә 710-810, башкаланың Шакша бистәсендә 720-820 сантиметр булачак дип фаразлана. Бу – елдагы нормадан 20-40 сантиметрга югары.

Язгы ташкын вакытында килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә республика бюджетыннан 3 миллион 832 мең сум бүлү каралган. Аның 1 миллион 182 мең сумы Агыйдел елгасының гамма-рәсемнәрен төшерүче самолетларга тәгаенләнгән. Шулай ук Белорет, Стәрлебаш, Архангель, Күгәрчен, Кыйгы һәм Яңавыл районнарында елга ярларын ныгытуга да акча бүлү каралган.

– Язгы су ташу вакытында килеп туган кискен мәсьәләләрне хәл итүгә караганда, аларны бөтенләй булдырмау хәстәрен күрү хәерле, – диде Премьер-министр урынбасары Марат Мәһәдиев утырышта.
Читайте нас: