“Түгәрәк өстәл”дә республикадагы диннәрнең торышы, шушы тематиканы яктыртучы журналистлар алдында килеп туган авырлыклар турында фикер алышу булды, дәүләт-конфессияара сәясәт һәм үзара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре хакында җиткерелде.
Николай Морозкин БДУның тарих факультеты базасында моннан ике ел элек ачылган “теология” юнәлеше турында сөйләде. “Бу белгечлек елдан-ел популярлаша, шулай ук бюджет урыннары да арта”, — диде ул.
Әюп хәзрәт Бибарсов әлеге теманың бик мөһим булуын билгеләде. Мөфти урынбасары сүзләренә караганда, киңкүләм мәгълүмат чараларында мөселманнарның эшчәнлеген саклык белән яктырту җәмгыятькә Ислам концепциясен дөрес аңлату өчен кирәк. “Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Ислам дине тәгълиматларын тарафдарларына җиткерү өчен барысын да эшли. Республиканың дәүләт власте органнары һәм югары уку йортлары белән тыгыз элемтә булдырылды”, — диде ул.
— Русиядә Ислам һәм православие диннәре тарафдарлары арасында мөнәсәбәт һәрвакыт җылы һәм дустанә булды, әле дә шулай. Бүген саф дин – Исламны пычратырга омтылуларны күрәбез. Шуңа күрә киңкүләм мәгълүмат чаралары ешрак уңай якларны күрсәтсен иде. Илебезнең мөселман өммәте тормышында уңай чаралар күп, — диде Артур хәзрәт Сөләйманов.
— Бүген дин җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Шуның өчен дәүләт белән конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли белергә, җәмгыятьтә дин тотучылар да, дәһриләр дә барлыгын онытмаска кирәк, — диде Вячеслав Пятков. – Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше яши, алар Русиядә милләтләр һәм конфессияләр, телләр һәм мәдәниятләр төрлелеген чагылдыра. Республикада 130 милләт вәкилләре үзара дус, тату яши һәм эшли. Аларның милли-мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен зур эш башкарыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы, халыклар арасында үзара аңлашу, татулык, дуслык хакимлек итә.
Дәүләт экстремистлык һәм радикаллашуны кисәтү өчен барысын да эшли. Конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне объектив яктырту – журналистларның бурычы.
— Объектив рәсми мәгълүмат җитешмәгәнлектән яшьләр интернетка мөрәҗәгать итә. Радикаль агымнарның үзләренә тарафдарлар җәлеп итүдә социаль челтәрләрне киң куллануы сер түгел, — диде Татьяна Овчинникова. — Журналистларның бурычы – Ислам диненең уңай образын тудыру. Кешеләр рәсми чыганаклардан Ислам дине турында дөрес мәгълүмат алырга тиеш.
— Башкортстанда “Киңкүләм мәгълүмат чаралары конфессияара татулык яклы һәм дини экстремистлыкка каршы” дигән конкурс игълан ителде. Ул җәмгыятьтә иминлек, толерантлык һәм дини экстремистлыкны кабул итмәү идеясен формалаштыруга юнәлтелгән, — диде Зөфәр Тимербулатов.
Доцент Дилара Акбашева БДУның Теология буенча гыйльми-мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.