+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2016, 02:00

Уфа транспорты: кичә, бүген, иртәгә...

Башкалада пассажирларны хезмәтләндерү сыйфатын күтәрү буенча җитди эшләр башкарыла.Әгәр тарихка күз салсак, элек тимер юлга куелган вагонны пар ат тартып барган, пассажирлар сәгатенә 10 чакрым тизлектә хәрәкәт иткән. Русиядә мондый транспортны 1854 елда инженер Полежаев эшли. Электр транспорты үсешен Петербургның баш артиллерия идарәсендә эшләгән Федор Пироцкий исеме белән бәйлиләр. 1880 елның 26 мартында ул үзенең эшләнмәсе турында хәбәр итә, шул ук елның 22 августында Петербургта электр трамвайлары йөри башлый.

Башкортстанның Үзәк тарих архивында “Уфа шәһәр управасының Уфа шәһәр думасына трамвай йөртү турында” доклады саклана. 1898 елда инженер Коншин Уфада электр трамвае җибәрү турында тәкъдим итә. Думада фикер алышу вакытында мондый транспорт шәһәр өчен бик кирәк дип табыла, махсус комиссия төзелә. Ләкин Уфаның күпчелек урамнары тар, язын-көзен үтә алмаслык пычрак булуы сәбәпле, трамвай рельслары салынмый.
Егерменче елларда шәһәр үзгәрә, 1924 елның июнендә башкалада “Үзәк - тимер юл вокзалы - Сафронов пристане” маршруты буенча автобус йөри башлый. Уфаның Ленин урамындагы Почтамт бинасыннан Пермь урамына кадәр трамвай линиясе сузыла, 1937 елның 1 февралендә тәүге трамвай үтә. Булачак Советлар Союзы Герое, егерме алты яшьлек Сергей Зорин трамвай юлларын сузганда эшче, аннары трамвай йөртүче булып хезмәт сала. Бөек Ватан сугышыннан соң 1нче трамвай депосы җитәкчесе була, әле депо аның исемен йөртә.

Шәһәр тормышы өчен бу төр транспортның әһәмияте аеруча мөһим. Бөек Ватан сугышы елларында трамвай фронт өчен продукция чыгаручы заводларда хезмәт салучы эшчеләргә бару-кайту өчен бердәнбер транспорт була. Сугышка кадәр Уфада 21,4 чакрым трамвай юллары булып, өч маршрутта 17 моторлы һәм 15 тагылма вагон йөри. Әлбәттә, бу гына бик аз. Черниковка шәһәрендәге предприятиеләргә кадәр трамвай йөрмәгәнлектән, заводларга эшкә җәяүләп яки товар поездларына утырып барганнар.

Бөек Ватан сугышыннан соң шәһәрдә электр транспорты зур үсеш ала. 1956 елда Черниковка һәм Уфа кушыла. 1995 елда башкаланың трамвай юлларының озынлыгы 156 чакрым тәшкил итә, 23 маршрут эшли.

2000 еллардан шәһәрнең трамвай челтәре кыскартыла башлый. 2008 елның август-сентябрендә Аграр университеттан Космонавтлар урамына кадәр проспекттагы трамвай рельслары алынды, М. Калинин һәйкәле тирәли һәм Дәүләт циркы янында трамвай боҗралары эшләнде.

Бүген “Уфа электр тран­спорты идарәсе” пред­прия­тиесенең 2нче депосы Уфаның төньяк өлешен хезмәтләндерә. 3, 6, 8 һәм 12нче мар­шрут­ларның озынлыгы 51 чакрым тәшкил итә. Коллективта 133 водитель һәм 112 кондуктор эшли. С. Зорин исемендәге 1нче депода 607 кеше, шул исәптән 150 трамвай водителе һәм 131 кондуктор хезмәт сала. Предприятиедә 88 пасса­жирлар вагоны һәм 10 данә махсус техника бар. Депо башкаланың көньяк өлешен сигез маршрутта хезмәт­ләндерә. Транспортның “Зеленая роща”, “Пушкин урамы”, “Тимер юл вокзалы”, “Дәүләт циркы” соңгы тукталышлары үзара трамвай маршрутлары белән тоташкан.

2нче троллейбус депосында 642 кеше, шул исәптән 215 водитель һәм 183 кондуктор эшли, ремонт персоналы – 160 кеше. Коллектив гомум озынлыгы 200 чакрым тәшкил итүче 8 пассажирлар маршрутын хезмәтләндерә. Көн саен шәһәр урамнарына 75 берәмлек состав чыга. Әлфир Әрдәширов җитәкчелек иткән 1нче троллейбус депосында 553 кеше хезмәт сала. Көн саен 1, 3, 6, 7, 12, 13, 14, 16, 18, 19, 20, 21 һәм 22нче маршрутларга 75 берәмлек вагон чыга.

Башкалабызда электр транспортын үстерүгә игътибар әле дә кимеми. Пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырыла, составлар яңартыла. Мисал өчен, 2013 елда заманча 5 троллейбус сатып алынды. 2014 елда Башкортстан җитәкчелеге ярдәме белән тагын 11 яңа троллейбус алынды. Яңа электр транспорты сатып алу зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә, башкаланың Муниципаль электр транспорты идарәсендә троллейбус һәм трамвайларны капиталь ремонтлауны үзләштерәләр. Соңгы ике елда 17 трамвай һәм 19 троллейбус капиталь ремонтланды. Быел 20 берәмлек электр транспортын ремонтлау планлаштырыла.

“Башкортстан Республикасының экология өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы шәһәр округы” номинациясендә Уфа беренче урын алды. Башкалабыз – Русиянең экология җәһәтеннән имин ун шәһәре исемелегенә керә.

Уфа шәһәре хакимияте экологик транспортны үстерү юнәлешендә җитди эш алып бара. Башкалабызда 600дән артык автобус газ ягулыгында эшли, аларның 74е республикада җитештерелгән “НефАЗ”. Узган елда 30 яңа автобус алынды. Быел 3 февральдә “Башавтотранс” предприятиесенә “НефАЗ” җәмгыятендә эшләнгән 22 уңайлы автобус тапшырылды. Яңа автобуслар алырга республика Хөкүмәте ярдәм итте.

Моннан тыш, 62 берәмлек газ ягулыгында эшләүче махсус техника сатып алынды. Быел 2 февральдә башкаланың коммуналь хезмәте автопаркы газда эшләүче 8 автомобиль белән тулыланды. Башкалада 15 газ тутыру станциясе бар.

Әйткәндәй, башкаланың транспорт системасы камилләшүен дәвам итә, 2016 елда Уфа шәһәр электричкасын сафка кертү күзаллана. Бу хакта шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташуны оештыру һәм “Шәһәр электричкасы” проекты буенча инфраструктура объектларының әзерлеге мәсьәләләре буенча узган ел июньдә үткән эшлекле очрашу барышында ”Башкортстан” шәһәр яны пассажирлар компаниясе генеральный директоры Игорь Поляев белдерде. Очрашуда республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Уфа мэры Ирек Ялалов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Елена Родина катнашты.

Шәһәр эчендә халыкны транспорт белән тәэмин итү һәм пассажирларны хезмәтләндерүнең сыйфатын күтәрү масатында 2013 елда Дим – Уфа - Шакша участогында “Шәһәр электричкасы” проекты гамәлгә ашырыла башлады. 2014 ел азагына проектка 316 миллион сум акча салынган, Уфа шәһәре хакимияте — 240 миллион сум, Куйбышев тимер юл идарәсе 76 миллион сум бүлгән.

“Толпар” транспорт проекты узган елның сентябрендә эшли башлады. Әлеге вакытта Дим – Уфа – Шакша тимер юлында җиде электропоезд йөри, Калинин, Орджоникидзе, Октябрь, Совет һәм Ленин районнарында яшәүчеләрне 42 минут эчендә шәһәрнең икенче өлешенә алып бара.

Быел “Шәһәр электричкасы” проекты кысаларында “Черниковка” һәм “1629 чакрым” тукталыш пунктлары платформаларына реконструкция үткәреләчәк. Гомумән, проект чикләрендә Дим – Уфа – Шакша тимер юлындагы 19 пассажирлар платформасына капиталь ремонт үткәрү күзаллана. Бу эшләрне башкару өчен 260 миллион сум таләп ителә. Бүгенге көнгә 14 тукталыш ремонтланган.

Быел 24 февральдә республика һәм башкала җитәкчеләре катнашлыгында Дим станциясендә шәһәр яны пассажирлар платформасы ачылды. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 55 миллион сум инвестиция салынган. Модернизация үткәрелгән платформаның озынлыгы – 248 метр, ул 8 һәм 10 вагон тагылган пассажирлар составлары туктарга мөмкинлек бирә. Яңа платформа көненә 5 меңгә кадәр пассажирны кабул итәргә һәм хезмәтләндерергә сәләтле. Нәкъ Дим станциясендә “шәһәр электричкасы” маршруты башлана. “Толпар” транспорт проекты көн саен меңнәрчә уфалыны һәм башкала кунакларын хезмәтләндерә.

Әйткәндәй, быел Уфадагы тимер юл вокзалын реконструкцияләү тәмамланырга тиеш. “Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы – Куйбышев тимер юлы начальнигы Сергей Соложенкин сүзләренә караганда, компания вокзалның бинасын, утыру платформасын яңартуга һәм пассажирларга уңайлыклар тудыруга 200 миллион сум юнәлткән.

Бу этапка шулай ук навигацияне яхшырту буенча сплит-система һәм төрле корылмалар кую, дүртенче пассажир платформасын яңарту карый. Төзекләндерүнең икенче этабы да бар, ул кунакханә комплексын күз уңында тота. Бу максатка инвестор акчасы таләп ителә. Әле инвестиция проекты әзерләнә.

Вокзалны реконструкцияләүне финанслауга федераль казнадан 3 миллиард сумнан артык акча бүленгән һәм үзләштерелгән. Вокзалда эшләр 2005 елдан алып барыла. Төп бинаның икенче каты үзгәртелгән. Поездларны яңа рейска әзерләү Уфадан Чишмә станциясенә күчерелгән.

Былтыр ноябрьдә III UrbanБайрам Халыкара шәһәр төзелеше форумында Уфаның транспорт стратегиясен үстерү, җәмәгать транспортына реформа үткәрү мәсьәләре каралды.

— 2030 елга кадәр Уфаны үстерү концепциясен әзерләгәндә без өч ел дәвамныда халыкның транспорт проблемасына карашын белү максатында тикшеренүләр үткәрдек. Транспорт мәсьәләсе якынча утызынчы урында тора, — диде башкала мэры Ирек Ялалов. – Уфада электр транспорты бар, “Башавтотранс” дәүләт предприятиесенең күп пассажирлар сыешлы автобуслары һәм шәхси автобуслар хезмәт күрсәтә. Уфада 8,5 мең берәмлек җәмәгать транспорты теркәлгән. Кемдер маршрут автобусы, кемдер ведомство режимында эшли, кемдер теркәлгән, ә нәрсә белән шөгыльләнүен белүче юк. Көн саен линиягә 2,5тән 3,5 меңгә кадәр җәмәгать транспорты чыга. Уфада кая да булса бару проблемасы юк. Гражданнар хезмәтләндерү сыйфатына һәм эш режимына (кичке сәгать 8дән төнге 12гә кадәр җәмәгать транспорты сирәк йөри, линиядә башлыча шәхси пассажир транспорты) зарлана. Безнең өчен транспортның системалы һәм графикка ярашлы рәвештә иртәнге сәгать 6дан, төнге 12 гә һәм 1гә кадәр эшләве мөһим. Зур автобуслар, троллейбус һәм трамвайлар аз, күпчелек – 26 пассажирга тәгаенләнгән автобуслар.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, 35 яшҗкә кадәрге яшьләр зур габаритлы җәмәгать транспортын яратмый, аларны уңайсыз, әкрен йөри, пычрак дип саный.

— Без яшьләрне җәмәгать транспортына җәлеп итү өчен барысын да эшлибез: заманча яңа автобуслар алабыз, аларга бушлай Wi-Fi челтәре куябыз, түләүдә ташламалар каралган, — ди Ирек Ялалов. – Русиянең күпчелек шәһәрләре белән чагыштырганда Уфада “бөке”ләр юк дәрәҗәсендә. Әгәр башкалада транспорт хәрәкәте авырлашу 3-4 баллга җитсә, бездә тавыш куптаралар. Бу хакта Мәскәүдә, Екатеринбургта һәм Казанда яшәүчеләргә әйтсәң, алар көләләр. Уфада классик “бөке”ләр юк, бары тик транспорт хәрәкәте авырлашу гына бар. Иртән һәм кичен вакытлыча пик булып ала. Һәр көнне Сипайловодан эшкә сәләтле халыкның — 90, Дим районыннан 70 проценты Уфаның үзәк өлешенә эшкә бара.

Башкала мэры сүзләренә караганда, Уфаның җәмәгать транспорты үстерү катлаулы мәсьәлә. Тиз йөрешле трамвай һәм метробуслар проектлары каралды. Метро төзү проекты артык кыйммәткә төшә. Шуның өчен җир өсте транспортына өстенлек биреләчәк. Транспорт системасы кебек җитди инфраструктура проектын гамәлгә ашыру өчен акча кирәк, аны бары тик республика Хөкүмәте ярдәме белән генә башкарып чыгарга мөмкин.

Башкала җитәкчелеге ике тәгәрмәчле транспортны үстерүгә дә һәрьяклап ярдәм итә. 2012 елда 3,5 чакрым велосипед юлы салынды. 2017 елга Уфаның барлык районнарын да 66 чакрым озынлыгындагы велосипед юлы белән тоташтыру планлаштырыла.
Читайте нас: