Аудиторлар отчетыннан күренүенчә, пароходчылыкта бөтен финанс һәм производство күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Бердәнбер уңай күренеш — гыйнвар ахырына хезмәт хаклары буенча җыелган 17 миллион сум бурыч түләп бетерелгән. Пароходчылыкның һәм елга портының штатында барлыгы 600 кеше эшли.
Бу ике предприятиенең флоты 137 данә судно тәшкил итә, былтыр шуларның нибары 57се навигациягә чыга алган. Оешманың генеральный директоры Азат Сәйфетдинов белдерүенчә, быел елганы нибары 41 судно гизәчәк. Алар Кама, Идел кебек зур елгаларда йөри алмаячак, монысы флотның таушалуы белән бәйле. Флотны файдаланудан былтыр 38 миллион сум зыян килгән, тик торган корабларга тотылган чыгым — 4,4 миллион сум тәшкил итә, ә 500 мең сум торган бер судноны ревизорлар бөтенләй таба алмаган. Флот хезмәткәрләре ышандыруынча, ул Агыйделдә батырылган.
Тикшерүчеләрне барыннан да элек кредитор бурыч күләме хафага сала. Тугыз ай эчендә ул ике тапкырга артып, 199 миллион сум тәшкил иткән. Дебитор бурыч кимемәгән дә диярлек, ул 126 миллион сумга тиң. Предприятиенең төбәк бюджетына һәм төрле фондларга 104,5 миллион сум бурычы бар.
Ревизорларда компаниянең бухгалтер отчетлары да күп сораулар тудырган, анда дөреслеккә туры килмәгән саннар күрсәтелүе ачыкланган.
— 2014 елда Башкортстан елга пароходчылыгы 43 миллион сум зыян күргән, ә отчетта 1 миллион сум табыш алынган, дип күрсәтелгән. Былтыр тугыз ай эчендә 57 миллион сум зыян алынган, ә отчетта ул 715 мең сум табыш рәвешендә чагыла, — диде аудитор Елена Петрова.
Тикшерүчеләр фикеренчә, республикада су транспорты проблемаларын комплекслы хәл итәргә кирәк. Моның өчен Башкортстан хөкүмәте предприятиене банкротлыктан коткару өчен кризиска каршы план расларга тиеш. Аның бер өлеше дәүләт предприятиесе активларын, беренче чиратта, берничек тә файдаланылмаган елга корабларын тулысынча сатып бетерү белән бәйле. Аларны гади металл сыныгы бәясе буенча сатарга тәкъдим ителде. Дәүләт компаниясен коткаруның башка юллары да яңгырады. Әйтик, берәр инвестор табып, понтоннарда күңел ачу үзәкләре төзү.
Пароходчылыкның төрле кредиторлары предприятиене банкрот итеп тануларын сорап судка күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Әмма җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Азамат Хәсәнов фикеренчә, компаниянең хәле ул кадәр начар түгел. Кризиска каршы программаның бер өлешен ул да кайбер активларны сату мөмкинлегендә күрә, шул рәвешле кризис хәленнән чыгарга була, дип исәпли.
Ведомствода узган елның декабрендә елга пароходчылыгы идарәчесе вазыйфасын үз иңнәренә алган Азат Сәйфетдиновка да зур өметләр баглыйлар.