1853-56 елгы Кырым сугышында илнең җиңелүен күпләр икътисади артта калганлык, крепостнойлык белән бәйләде. “Кырым сугышы тереләй күмелгән Русиянең табут капкачын ачты”, – дип язды демократ В. Стасов. Ул чорда Л. Толстойның “Севастополь хикәяләре”, И. Тургеневның “Сунарчы язмалары” замандашлары күңелендә көчле тәэсир калдырды.
Яңа император Александр II хәлнең җитдилеген яхшы аңлады. Ул тарихка бөек реформатор, азатлык китерүче буларак кереп калды. Аның эшчәнлегенең кайсы яклары соклану тудыра соң? Үзгәртеп коруларны дворяннар һәм крестьяннар мәнфәгатьләрен исәпкә алып, алдан әзерлек белән, җайлап үткәрү, – болар, бер карасаң, хәл итә алмаслык бурычлар иде.
Уңнар (консерваторлар, реакционерлар) һәм суллар (либераллар, революцион демократлар) тарафыннан да кискен тәнкыйтькә тотылучы реформаның эчтәлегенә тукталып тормыйча, алга куелган бурычның нигездә үтәлүен билгеләргә кирәк. Крестьяннар коллыктан азат ителде һәм иреккә чыгарылды. Килешүләр төзү, төрле кәсеп белән шөгыльләнү, башка сословиегә күчү, хезмәткә алыну, милек сатып алу кебек кайбер гражданлык хокукларына ия булды. Реформа, шулай ук, император гаиләсенә һәм дәүләткә караучы крестьяннарга да кагылды. Якты өметләр “ирек алучылар”ның да, алпавытларның да ризасызлыгы белән алышынды. Шагыйрь Н. Некрасов язганча, “зур чылбыр өзелде һәм аның бер очы – баринга, икенчесе мужикка китереп сукты”. Яшәү рәвеше үзгәрде, әмма бу бәхет китермәде. Крестьяннар җирләренең бер өлешеннән язды һәм күп елларга бурычка батты, крепостнойлык калдыклары сакланып калды. Азатлык крестьян хуҗалыкларының чәчәк атуына китермәде, төрле катламнарга аерылу, хәерчелек көчәйде. Җир, техника, тарту көче җитмәде. Тик кирегә юл юк иде инде.
Ул чордагы үзгәртеп коруларның асыл мәгънәсе, системалы рәвештә алып барылуы, императорның ныклыгы, тәвәккәллеге һәм ихтыяр көче таң калдыра. Крестьян (1861) реформасы белән беррәттән, арытаба җир һәм суд (1864), шәһәр (1870), хәрби (1861-74), халык мәгарифе (1863-64) реформалары үткәрелде.
Русия бик тиз алга китте һәм заманча төс алды. Дворяннар монархиясе конституцион монархиягә әверелә башлады. Шушы юнәлештә уңышларга ирешү өчен Александр II махсус документ әзерләде. Ләкин, тарихтан билгеле булуынча, революционерлар патшаны даими эзәрлекләде, аңа күп тапкыр үлем белән янады. “Конституция проекты”н тикшерү һәм раслау көнендә император шартлатып үтерелде. Изге гамәлләре өчен ул гомере белән түләде. Бу террорчылык акты бернинди уңай нәтиҗә бирмәде, киресенчә, Александр III тарафыннан контрреформалар үткәрүгә юл ачты, үзгәртеп корулар туктатылды.
В. Ленин 1861 ел 1905 елны, ягъни революцияне тудырды, дип исәпләде, реформаларны түбән бәяләде. Шул ук вакытта революционерларның ашыгыч, җимергеч гамәлләре аркасында ил тормышка ашып өлгермәгән “Конституция проектлары”на бик соңлап әйләнеп кайтты. Нәтиҗәсе тарихтан барыбызга да билгеле.
Кызганычка каршы, Александр II реформаларыннан тиешле нәтиҗә ясалмады һәм аларның асыл нигезе онытыла башлады. Крестьяннар өстендә үткәргән тәҗрибәләр – продразверстка, кулак дип гаепләүләр, коллективлаштыру – ХХ гасырда да дәвам итте. Авыл халкы бернинди хокуксыз, авыр хәлдә калды. Бөек Ватан сугышыннан, Н. Хрущевның “җепшеклек” чорыннан соң гына аларга караш акрынлап үзгәрә башлады. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр күтәрелде, хезмәт көне (трудодень) ай саен түләнүче эш хакына алыштырылды, паспорт, төрле хокуклар (пенсия алуга, профсоюзга берләшүгә) бирелде, машина-трактор станцияләре үзгәртеп корылды, авыл техника белән тәэмин ителә башлады.
Әмма тиздән колхозларга һәм совхозларга либераль караштагы, “Агро-Гулаг”ка охшаш көчле һөҗүм башлана. Кризис һәм СССРның таркалуы чорында колхозлар һәм совхозлар таратыла, “Сельхозтехника”лар бетерелә, җир пайлары шәхси милеккә бүлеп бирелә, фермер хуҗалыклары төзелә башлады. Асылда исә мәсьәлә теориядә түгел, эш итү алымнарында һәм тизлегендә иде. Нәтиҗәдә, социаль катлам буларак, крестьяннар, авыллар юкка чыгарыла башлады. Аерым фермер хуҗалыкларының тиз арада эре колхоз һәм совхозларны алыштыру, җитәрлек эш урыннары булдыру, кооперация хәрәкәтен тулыландыру, шулай ук, крестьяннарны берләштерү, аларга социаль ярдәм күрсәтү хәленнән килми иде.
Шуны да билгеләп үтү мөһим, безнең республикада үзгәртеп кору сәясәте зирәк акыл белән, җайлап алып барылды. МТСлар төзелде, фермер һәм эре коллектив хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелде. Авылда яшәүчеләр халыкның 40 процентын тәшкил итсә дә, илдәге үзгәрешләр барысына да кагылды.
Колхоз һәм совхозлар ярдәмендә икътисади гына түгел, мөһим социаль мәсьәләләрнең дә хәл ителүен реформаторлар, минемчә, исәпкә алмады. Алардан башка крестьяннар да социаль ярдәмсез торып калды. Медицина учреждениеләре, мәктәпләр, почта бүлекчәләре, саклык кассалары һәм башка оешмалар бетерелсә, авыл тиз арада таркалуга һәм юкка чыгуга дучар ителә. Бушап калган авыл ихаталарын, чүп үләннәре баскан басу-кырларны, җимерек биналарны күреп, йөрәк әрни. Болар – фаҗигагә тиң күренеш. Авылның социаль инфраструктурасы таркалуны гадәттән тыш хәл, дип карарга кирәк, минемчә.
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин: “Авыллардан китү берни түгел, кайтулары авыр әйләнеп”, дип язды. Ә С. Аксаков премиясе лауреаты Валентин Распутин бу җәһәттән “Матера белән хушлашу” дигән повесть иҗат итте. Чыннан да, крестьяннардан бер арынгач, аларны кире кайтару бик авыр булачак. Алар дәүләтнең какшамас нигезе, социаль өлкәгә, оборонага ярдәмче катлам иде. Авыллар – милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы калкан икәнен онытырга ярамый. Алар – зур елгаларны тулыландыручы чишмәләр кебек. Моны аңлау өчен, авылда туып-үсеп, милли горурлыгыбызга әйләнгән меңләгән күренекле эшлеклеләр биографиясенә күз салу да җитә.
Александр II реформаларының уңай һәм тискәре яклары илне туендыручы авылларны үзгәртеп коруның уйланылган, системалы, комплекслы алып барылганда гына нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Көндәлек мәшәкатьләргә сылтанып, стратегия турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, хәзер чит ил продукциясен үзебездә җитештерелгәне белән алыштыру турында сүз алып барганда, без моны Көнбатыштагы санкцияләргә бәйләп аңлатабыз. Әмма азык-төлек хәвефсезлеге, крестьяннарны, авылны саклап калу – болар элек-электән җитди һәм мөһим мәсьәлә булды һәм чит ил партнерлары яисә безгә каршы якның эшчәнлегенә бәйле булырга тиеш түгел. Мондый проблемаларда “экономияләү” кирәкмәс иде. Без ил, дәүләт мәнфәгатьләрен халыкара хәл үзгәргәндә яисә башка шундый очракта гына кайгыртырга тиеш түгелбез.
Тарих төпкелендә калган “Бөек реформа”лар чорын хәтергә төшергәндә күңелгә шундый катлаулы уйлар килә.
Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы.