+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2016, 02:00

Юллар — беренче чиратта!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов иң кыска вакытта республикадагы юлларны тәртипкә китерү бурычы куйды.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайның 24 мартта үткән чираттагы утырышында республика Хөкүмәтенең 2015 елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында отчет тотты, агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Алар арасында юллар торышына бәйле катлаулы хәл һәм кыска вакытта юлларны тәртипкә китерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды.

— Русиядә мәңгелек сорау быел кабыргасы белән басты. Мин үзем дә күп йөрим һәм бу сикертмәләр, чокырлар хакында яхшы беләм. Юллар торышына зарланып язылган хатлар да күп килә. Шуны өзеп әйтәм: юлчыларга начар эшләү өчен бернинди нигез дә юк, — диде каты кисәтеп Рөстәм Хәмитов.

Аерым игътибарны Башкортстан Башлыгы республика террито­риясеннән үтүче федераль трассалардагы хәлгә юнәлтте.

— Федераль трасса­ларның, бигрәк тә М-5 юлының бервакытта да бу кадәр начар хәлгә килгәне булмады. Октябрьский шәһәренә таба юл бомбага тотылган кебек. Оят. Әлбәттә формаль рәвештә без федераль юл өчен җавап бирмибез. Ничек кенә булмасын, дистә, йөзәр мең автомобильләр үтүче федераль трассаны мондый хәлгә төшерү — адәм көлкесе. Адәм көлкесе һәм шушы тармакта эшләүчеләрнең коточкыч җавапсызлыгы нәтиҗәсе, — диде республика Башлыгы.

Утырышта билгелә­нүенчә, республика юл­ларының шундый начар хәлгә килүенә, беренче чиратта, быелгы кышның үзенчәлекле булуы сә­бәпче.

— Гадәти елларда бер җылытып бер суыту сезонга 10-12 туры килсә, быел көн торышындагы мондый кискен үзгәрешләр 60тан артты. Ягъни юлларның ныклыгын сынау биш тапкыр күбрәк булды. Аңлашыла, начар сыйфат белән төзелгән юллар бу сынауны үтә алмады, ватылды, чокырлыга әверелде. Әмма гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: нигездә яңа юллар түгел, 5-7 ел элек тө­зелгәннәре һәм төзек­ләндерелгәннәре җиме­релде, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы тармак җитәкчелеге алдында заманча технологияләрне кулланып иң кыска вакытта республика юлларын тәртипкә китерү бурычы куйды.

— Юл төзелешенә акча күп бүленә. Безнең юл фонды 10 миллиард сумнан артып китә. Ремонт эшләренә дә шактый акча юнәлтелә, әмма, күренүенчә, бүген хәл һич кенә дә канәгатьләнерлек түгел. Аңлашыла, юл комплексы нәтиҗәле техно­логия­ләр эзли, юл төзүчеләргә таләпләрне арттыра. Һәм бу — Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының гына түгел, бөтен Хөкүмәтнең бурычы. Шул исәптән мин дә республика юлла­рының торышы өчен җавап тотам. Шуны ышандырып әйтә алам: юллардагы чокырларны ямау эшен мөмкин кадәр тиз вакытта тәмамлаячакбыз. Юл төзү һәм төзекләндерү сыйфатына килгәндә исә, бу өлкәгә таләпләр бермәбер арттырылачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

Шул ук вакытта Башкортстан Башлыгы куелган бурычлар тиешле вакытта һәм тиешле сыйфат дәрәҗә­сендә үтәлмәгән очракта тармак өчен җаваплы кадрларда да җитди үзгәрешләр булачагы турында кисәтте.

— Хәлне төзәтү өчен көрәшәчәкбез — яңа технологияләр эзләячәкбез, заманча битумнар, ныклы ком-таш файдаланачакбыз. Бу җәһәттән мин үземнең таләпләрне киметергә җыенмыйм. Ә инде әгәр моннан соң да көтелгән үзгәрешләр булмый икән, тармакта кадрларга бәйле тиешле карарлар кабул итәчәкбез. Юлларның мондый коточкыч хәлгә килүе — властьның бик зур эшләп җиткермәү нәтиҗәсе, — диде Рөстәм Хәмитов.

Шул көнне үк Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында юллардагы хәлне төзәтү мәсьәләсе буенча “түгәрәк өстәл” утырышы үтте. Аның эшендә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов, парламентның Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитеты рәисе Елена Родина, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедов, Бөтенрусия халык фронты төбәк штабының “Көндәлек тормыш сыйфаты” эшче төркеме башлыгы Николай Фадеев катнашты. Утырышта Альберт Сөләйманов белдерүенчә, бүгенге көнгә Башкортстанда 2016 елда төзекләндереләчәк төбәк һәм муниципальара автомобиль юллары участокларының исемлеге төзелгән. Аларның гомум озынлыгы 407,3 километр тәшкил итә. Әйткәндәй, Дәүләт комитетының сайтында Башкортстандагы автомобиль юлларының карта-схемасы урнаштырылган һәм, Альберт Сөләйманов белдерүенчә, һәркем анда кереп кайсы участокның нинди ведомствога каравын ачыклый һәм үзенең дәгъвасын белдерә ала. Ә инде төзекләндерү эшләренә килгәндә, финанслау быел да зур гына күләмдә кала. Әйтик, 2010-15 елларда республикада юл төзелешенә, реконструк­цияләүгә, ремонт һәм автомобиль юлларын тәртиптә тотуга 57 миллиард сум акча юнәлтелгән булса, быел бу максатта казнадан 11 миллиард 157 миллион сум каралган.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында билгеләгәнчә, республикада юлларның начар сыйфатлы булуы өчен бернинди нигез дә юк. Акча да, техника да, технологияләр дә, үз һөнәренең остасы булган эшче көчләр дә җитәрлек. Шулай икән, җылы кыштан соң чокыр-чакырлыга әйләнгән юллар да якын арада тәртипкә китерелер дип өметләник. Шул ук вакытта, кара этнең бәласе ак эткә дигәндәй, кайсы җимерек участокның нинди ведомствога каравы хакында халыкка тиешле мәгълүмат җиткерү дә көн таләбе. Юкса, федераль трассаны карамаган өчен дә, авыл юлында тишек-тошык булса да халык үз дәгъвасын республика Башлыгына юллый. Республика җитәкчелеге халык өчен һәрвакыт ачык һәм үтәкүренмәле булгач ни! Шулай да безгә дә урындагы юллардагы җимереклекләр өчен, тәү чиратта, муниципаль властька, ягъни авыл биләмәсе һәм район-шәһәр хакимияте башлыкларына, М-5, М-7 кебек федераль трассалардагы окоп кадәр чокырлар өчен — федераль ведомстволарга, республика юлларында андый участоклар бар икән, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә өйрәнергә вакыттыр. Ахыр чиктә, республика җитәкчелеге түгел, беренче чиратта, әлеге структуралар төбәктә юллар торышы, төзү һәм төзекләндерү эшләренең сыйфаты өчен җаваплы. Үз чиратыбызда, әлбәттә, без дә республика юлларындагы катлаулы хәлне, төзекләндерү барышын һәм сыйфатын игътибар үзәгендә тотачакбыз. Проблемалы участоклар турында безгә язып, сез дә бу эшкә мөкатдәс өлешегезне кертә аласыз, хөрмәтле гәзит укучылар. Кыскасы, катлаулы хәлдән бергә, бердәм көч белән чыгыйк, хөрмәтле җәмәгать!

Шул ук вакытта

Башкортстанда гомум кулланыштагы автомобиль юллары челтәре якынча 48 мең километр тәшкил итә, шуның 785 километры — федераль, 13590 километры — төбәк һәм муниципальара, 33600 километры урындагы әһәмияттәге юллар. Моннан тыш, якынча 8 мең километр шәхси һәм ведомствоара юллар бар. Норматив таләпләргә җавап бирмәүче төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары — 75,9, урындагы әһә­мияттәгесе 32 процент тәшкил итә.

Узган ел өчен төбәк юл фонды керемнәре 13,323 миллиард сум тәшкил итте. Агымдагы елда республика юл фонды 11,157 миллиард сум күләмендә расланды.

2003-12 елларда 1378,4 километр автомобиль юллары төзелде һәм реконструкцияләнде. 2013-22 елларда 2 757 километр автомобиль юлы төзү һәм реконструкцияләү бурычы куелган. 2013 елда — 16,07 километр, 2014 елда — 38,52 километр, 2015 елда 119,72 километр юл салынган һәм төзекләндерелгән.
Читайте нас: