+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 апрель 2016, 19:44

Берләшеп кенә юлларда тәртип урнаштырып булачак

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка бирелгән сорауларның күпчелеге республикада юллар торышына бәйле булды. Халыкның 40 проценты юлларны төзекләндерү белән кызыксына.— Юллар мәсьәләсе быел безнең республикада гына түгел, тоташ ил буенча кискен тора. Быел кыш җылы булды, бер эретте, бер туңдырды. Бу автомобиль юлларына начар тәэсир итте. Власть һәм аның барлык дәрәҗәләре юлларның начар торышы өчен халыктан гафу үтенергә тиеш, —диде Рөстәм Хәмитов.

Аның сүзләре буенча, соңгы дүрт-биш елда ремонтланган һәм яңадан салынган юллар бүген ярыйсы гына сакланган.

— Күптән түгел Хәйбулла районында булдым. Юлларның төрле участоклары очрады, хәтта чокырга эләгеп тәгәрмәчне тиштек. Беренчедән, бу чакыр-чокырларны ямарга һәм эшне апрель-майда башкарып чыгарга кирәк. Икенчедән, сыйфатлы юллар салу эшен дәвам итү мотлак. Монда проблемаларның иң күбе: юлларны сыйфатсыз материаллардан салалар, аларга контроль тиешле дәрәҗәдә башкарылмый, технологияләрне белмәүче “шабашниклар” конкурсларда җиңә һәм юл төзи. Өченчедән, заманча технологияләр кирәк. Бездә асфальт бетонына өстәлергә тиешле катнашмалар юк. Ныклы вакташ урынына гравий, балчык салалар, урлашалар, — диде республика Башлыгы.

Зур компанияләр арасында да брак эшләүчеләр күп. Республика җитәкчесе, “Дортрансстрой”, “Башкиравтодор” компанияләре эшчәнлеге дә күп сораулар тудыруын билгеләде.

— Бу юнәлештә тәртип урнаштыру зарур. Мин үзем генә моны башкарып чыга алмыйм. Бу эшкә без барыбыз да кушылырга тиеш. Агымдагы елдан юл участогын кем төзегәне язылган транспарантлар урнаштыруны таләп итәчәкмен. Юллардагы хәлне яхшыртуга юнәлтелгән һәр башлангыч хуплау табачак. Бу видеокамералар файдаланылган заманча ысуллар булырга тиеш. Бары тик берләшеп кенә без юлларда тәртип урнаштыра алачакбыз, — диде Башкортстан Башлыгы.
Читайте нас: