Федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында милли мәнфәгатьләрдә дәүләттән генә көтми, үзебезгә эшләргә кирәк дип чакырды. Туган телне гаиләдә өйрәнү мөһимлегенә басым ясады.
Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстанда татар телендә гәзит-журналлар чыгуын, китаплар нәшер ителүен, театрлар эшләвен билгеләп, боларның татар халкының рухи-мәдәни үсешендә мөһим роль уйнавын сызык өстенә алды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгатен укыды. Республика татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева отчет белән чыгыш ясады:
— Без — федераль милли-мәдәни автономиягә кергән 38 төбәк оешмасының иң зуры. 90нчы елларда ук нигез салынса да, ул 2009 елда гына рәсми теркәлде. Бүген 22 районда бүлекчәләр бар. Без агымдагы елда алар санын 28гә җиткерергә, киләчәктә исә 46 шәһәр һәм районда булдырырга йөз тотабыз, — диде ул.
Римма Үтәшева, мәгарифкә тукталып, республика мәктәпләрендә татар милләтеннән булган 117 меңнән артык бала белем алуын, шуларның 50 меңгә якыны туган телне өйрәнүен билгеләде.
Римма Үтәшева чыгышында башкарылган эшләргә тукталып, “Ике аккош”, “Тукай моңнары” әдәби фестивальләрен, “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” дип аталган шигърият бәйрәмен, “Татар гаиләсе” һәм башка чараларны телгә алды. Уфада Тукайга һәйкәл ачу, Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү фәнни үзәге булдыру зарурлыгын күтәреп чыкты.
Пленар утырышта, шулай ук, Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Илдар Хаҗиев, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм, “Кызыл таң” нәшрияты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов, автономиянең Благовещен бүлекчәсе җитәкчесе Фидрат Монасыйпов, Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм башкалар чыгыш ясады.
Конференция делегатлары эшне дүрт секциягә бүленеп дәвам итте. Алар мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият, гаиләне һәм милли традицияләрне саклау, җитештерү эшчәнлегенә, эшкуарлык һәм хәйриячелеккә булышлык итү турында фикер алышты.
Мәгариф һәм фән секциясе утырышында чыгыш ясап, БДУның Стәрлетамак филиалы татар-чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров ирешелгән уңышларны санап үтте, укытучылар, авыл мәктәпләре өчен төбәк грантлары булдыру мәсьәләсен күтәрде. М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин, сүз алып, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре турында искәртте. Беренчедән, 2016 елның 1 гыйнварыннан гомуми белем бирү мәктәпләрендә теге яки бу фәнне шушы белгечлек буенча дипломы булган укытучылар гына укытырга хокуклы. Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында кирәкле белгечлекне алу мөмкинлеге бар. Икенчедән, татар филологиясе бүлекләренә абитуриентларны җәлеп итү эшен активлаштыру зарурлыгы ассызыкланды. Әлеге уку йортының татар теле кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов магистратурада урыннар аз бирелүен, мәктәпләрдә туган телне укытуга күп очракта ата-ананың каршы килүен әйтеп үтте. Бүгенге көндә баланың мәктәптә нинди тел өйрәнәчәген ата-ана гаризасы хәл итүен билгеләде. Башкортстанның атказанган укытучысы Нигъмәтулла Ваһапов (Күгәрчен районының Күгәрчен авылы) әйтүенчә, туган тел дәресләрендә төбәк тарихы буенча материаллар укучыларда зур кызыксыну уята. Математика фәннәре докторы Марат Рамазанов фикеренчә, мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә бүленгән атнасына ике яки дүрт сәгать, кызганычка каршы, җитәрлек түгел.
Җитештерү эшчәнлегенә, эшкуарлык һәм хәйриячелеккә булышлык итү секциясендә чыгыш ясаучылардан Дамир Гыйльмановның да чыгышы игътибарга лаек. Ул Кушнаренко районының Калтай авылында фермер хуҗалыгы оештырган. Аның фикеренчә, халыкның тамагын туйдыру өчен авылларыбызны сакларга кирәк. Югыйсә, авылда өлкән буын кешеләре генә калып бара. Соңгы вакытта эш эзләп шалтыратучылар арткан, ягъни икътисади көрчек кешеләрне авылдан да эш эзләргә мәҗбүр итә. Пай җирләре буенча да сораулар бар, аларны сатучылар күренә башлаган. “Җир булмаса – ил булмый, мәктәп булмаса – тел булмый”, – диде ул. Дамир Гыйльманов белдерүенчә, җирдә эшләүчеләрнең дәрәҗәсен күтәрергә, йорт салу өчен участок, процентсыз ссуда бирү, кече эшкуарга һәм фермерларга ярдәм итү юлларын эзләү, бу җәһәттән махсус программалар булдыру зарур. Миловка авылыннан Фәнит Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгында булган проблемаларны яшермәскә чакырды. Социаль туклану өлкәсе өчен азык-төлекне Башкортстан җитештерүчеләреннән сатып алу да төбәк өчен сизелерлек файда булыр иде. Кыйгы районыннан Владик Заһиров фикеренчә, республика фермерларына Чувашстанның Шыгырдан авылына барып, аларның эш алымнарын өйрәнеп кайту файдалы булыр иде. “Хәзинә” туристик фирмасы җитәкчесе Камил Сираҗетдинов кайбер районнарда сабантуйлар үткәрелмәүгә борчылуын белдерде, татар авылларында хәмер сату-сатмау мәсьәләсен күтәрде.
Мәдәният, сәнгать һәм әдәбият секциясендә чыгыш ясаган Илдар Хаҗиев (Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры) һәм Фирзәт Габидуллин (Туймазы татар дәүләт театры директоры) тамаша залларының тулы булуын билгеләделәр. “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире Мөнир Вафин, Башкортстанда татар китаплары күбрәк нәшер ителсә иде, дигән теләк белдерсә, җәмәгать эшлеклесе Наил Хәкимов, социология фәннәре докторы Рушан Галләмов, Халыклар дуслыгы йорты яхшырак бинада урнашса иде, дигән фикерне җиткерде.
Гаиләне һәм милли традицияләрне саклау секциясендә яшь буынны сәламәт, әхлаклы итеп тәрбияләү, авыруларны кисәтү, йөкле хатыннарга файдалы мәгълүматны үз вакытында җиткерү, төбәктә йод дефициты һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Гомум алганда, секцияләрнең эше җитди һәм эшлекле рухта үтте.
Конференциядә 41 кешедән торган автономия Советы сайланды, Резолюция кабул ителде. Утырышта рәис итеп Римма Үтәшева сайланды.
Форум зур концерт белән тәмамланды. Ул татар, башкорт, урыс телләрендә барды.
Мөнир МӘХМҮТОВ,
Дилбәр Булатова.