+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель 2016, 02:00

Ишле бала үстергән – илгә бәхет өстәгән, дисәләр дә...

Дәүләт дәрәҗәсендә күмәк гаиләләр хакында җитәрлек хәстәрлек күреләме соң?Галимнәр фикеренчә, Башкортстанда халык санын саклап калыр өчен бала тудыруга сәләтле һәр хатынга 2,25 бала туры килергә тиеш, әмма әле бу коэффициент 1,887 генә. 1996 елда Русия халкы 148 миллион кешегә җиткән булса, 2016 елда, Кырым һәм Севастопольне исәпләмәгәндә, бу сан – 143 миллион. Башкортстанда яшәүчеләр саны да соңгы 5 елда 50 мең кешегә кимегән. Шул ук вакытта, илдә башка дәүләтләрдән күченеп килгән 12 миллион кеше яши. Пакистан, Нигерия кебек илләрдән күченергә теләүче­ләрнең саны арта, шулай ук элекке СССР республикаларыннан да безгә күпләп киләләр. Берничә елдан илнең төп халкы кем булыр?

Русия Президенты Владимир Путин белдерүенчә, “Күпбалалы гаилә – Русиянең символы булырга тиеш. Әлеге мәсьәлә тирәсендә без дәүләт, җәмгыять, дини оешмалар, мәдәният һәм битараф булмаган гражданнар көчләрен тупларга тиеш”. Ил башлыгы куйган бурыч ничек үтәлә?

Сораулар бихисап. Алар елдан-ел арта гына бара. Әлбәттә, демографик хәлне яхшыртуны күпбалалы гаиләләр исәбенә хәл итәргә була.

Мәсәлән, республикада 46 мең күпбалалы гаилә бар. Аларның дүрттән өч өле­шендә – өч, 17 процентында – дүрт, 8 процентында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. 2015 елга кадәр алар күп кенә ташламалардан файдаланды. Ә былтыр кабул ителгән “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләр­гә дәүләт ярдәме турында” законга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә ташламалар аз керемле гаиләләргә генә бирелә башлады. Хәтта уртача хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә ташламалардан мәх­рүм хәзер.

Күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүдә дә җитешсезлекләр бар. Уфада 39 мең гаилә бу хокуктан файдаланырга теләк белдергән. Әлегә 21 мең гаиләгә җир бүлү турында карар кабул ителгән, әмма нибары 11,6 гаилә генә аның хуҗасы булуга ирешкән. Аларының да күбесе электр, газүткәргечкә тоташтырылмаган, анда су, канализация, юллар юк.

Әлеге вакытта җәмгыятьтә демографик хәлне яхшыртуда күпбалалы гаиләләрнең роле, аларга дәүләт ярдәмен арттыру турында фикер алышулар бара. Бу кысаларда – аларга рухи ярдәм кирәклеге җәмгыятьтә күпбалалы гаиләләрнең статусын күтәрү зарурлыгы турында да онытмасак иде.
Читайте нас: