1954 елның чагу кояшлы көзе. Без, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән килгән дистәләрчә егет, Тоцк лагерена барып төштек. Бер айдан соң Германиядәге совет гаскәрләре сафында хезмәт итәчәк төркем юлга чыкты. Махсус сайлап алынган диярсең, бер товар вагонында без утыздан артык кеше, барыбыз да диярлек татар һәм башкорт егетләре. Кемдер гармун тартып җибәрсә, берчә моңсу, берчә таныш көйләргә җыр башлана. Чит тарафларда солдат хезмәтендә булып, совет кешесенең вәкилләре булачагыбыз безне дәртләндерә, шушы нигездә берләштерә. Күпләребез яңа дуслар табып өлгерде, шушы дуслык өч ел хезмәттә тагын да ныгыячак, гомерек булып калачак әле.
Безне алып барган эшелон көнбатышта ил чигенә җиткәнен сизми дә калдык. Ковель шәһәре икән. Юлның дәвамы пассажир вагоннарында булачаклыгы әйтелде. Әзерләнүнең байтакка сузылачагы билгеле булгач, безгә шәһәр кибетләрендә акчаларыбызны тотынып бетерү бурычы куелды.
Польша һәм Германия җирләре буйлап барганда тукталу сирәгрәк булды, урындагы халык белән аралашу хупланмады. Тамак ялгау мөмкинлеге дә булмады диярлек, көненә бер-ике тапкыр бераз ипи һәм чәй бирелә. Ләкин без ризасызлык күрсәтмибез, йомшак затлар түгел лә без!
Кичке караңгыда кайдадыр вагоннардан төшереп, сафка тезелергә кушылды. Аннары тәпи-тәпи атладык. Шәһәр урамнары якты, рекламалары күзне камаштыра. Германия шушы икән дип, шыпырт кына фикер алышабыз.
Зур бинага барып урнаштык. Тиздән фамилияләрне кычкыра башладылар. Дусларның аерылу сәгате җиткәнлеге аңлашылды. “Аералар безне!” дип сөрән салды дустым Рәис Мансуров. Барыбыз да кайгырып, нишләргә белмичә аптырап калдык. Бераз уйлагач, беребезнең башына уй килде: “Әйдәгез, адресларыбызны алмашыйк. Хатлар язып табышырбыз!” — дидек. Егетләргә дәрт керде, Башкортстандагы адреслар кесәләргә салынды.
Безне ашату турында һаман сүз чыкмый. Күрәсең, частька барып җиткәнче түзәсе.
Таң атуга ничә йөз солдатны үз кыегы астына сыйдырган бина бушап калды. Менә миңа да чират җитте. Без, бөтенләй ят кешеләр, бер сафта җәяүле юлга чыктык. Сержант аңлатты: Веймар шәһәренә. Шәһәр читендә Бухенвальд дип аталган канцлагерь. Ул өч кат чәнечкеле тимерчыбык артында. Сугыш вакытында бу лагерь барлыгын белүчеләр булмаган. Тоткыннарны тимер юл вагоннарында китерә торган булганнар. Моннан чыгып котылу мөмкинлеген табучы булмаган, күпләр крематорийда яндырылган.
Сержант Веймар тарихындагы коточкыч хәлләр турында сөйләгәндә ачлык та онытылды. Фашизмга карата нәфрәт элек тә аз түгел иде, хәзер исә баштан ашып китте.
Без барасы урын шәһәрдән читтә. Контроль пункт аша үткәч, без усал карашлы старшина карамагына күчтек. Ачык йөзле сержантыбыз болай диде: “Ну, егетләр, бу кеше сезне арып егылганчы интектерер”.
Якында ашханә барлыгын сизеп алдык, ләкин безне мәйданга алып китте теге старшина. Сафта йөрергә өйрәтә. Таш түшәлгән плацта безнең тимер чөй белән көпләнгән итек табаннарыннан очкын чәчри. Усал старшинаның катгый таләпләренә ярашлы, аның максаты – безне синхронлы рәвештә атлату, туктату. Ләкин килеп чыкмый гына бит! Җитмәсә, тәмле аш исе борынны кытыклый. Бер җайга күнмәвебез сәбәпле, ул һаман-һаман каныга.
Көн кичкә авышканда гына безне ашханә турысында туктаттылар. Кемдер аягын өстерәбрәк куйганлыктан, безне кире бордылар, тагын плацта йөри башладык...
Кичке ашның тәмлелегенә сокланып бетә алмадык. Шулпасы итле, бәрәңгеле, суганлы. Икенче блюдо, флоттагыча, фаршлы макарон. Сугыш дәвере һәм аннан соңгы ачлыкларны кичергән безнең буынның мондый асыл нигъмәтләрне беренче күрүебез. Булса да була икән дип шатлык кичерәбез.
Танкка өйрәтү ротасына билгеләделәр, “Т-34” машинасын өйрәнәбез. Безнең 65нче механикалаштырылган полк Сталинградны саклаган 62нче, соңыннан 8нче Чуйков армиясеннән икән. Без бай сугышчан традицияләр җирлегендә тәрбия дәресләре үтәбез. Командирларның күбесе сугыш ялкынында чыныккан. Без аларга тирән ихтирамлы. Хәтта безне шактый интектергән старшина Сомовка карата да. Армия хезмәтенең төп үзенчәлеге – таләпчәнлек. Ул күп очракта артык булып тоела, ләкин мәшһүр Суворов әйтеп калдырган “тяжело в учении — легко в бою” дигән сүзләрне онытырга ярамый. Без өч көн ач булуны да, ахыр чиктә плацны “шомартуны” да начарлык дип хәтерләмибез. Солдат хезмәте үз рухыңны чыныктыруны, күңелеңә бөтенләй хуш килмәгән гамәлләрне башкаруны күздә тота. Бу һәрвакыт шулай булган.
Озакламый безне экскурсиягә алып киттеләр. Җаннарыбызның никадәр тетрәнгәнлеген язып тормыйм. Моны һәркем белә. Ә менә күңеллерәк, йөрәккә май булып ятарлык икенче экскурсия мәшһүр иҗат осталары Гете һәм Шиллер музеен, аларның таш сыннары янәшә басып торганлыгын тамаша кылу белән бәйле. Даһи шагыйрьләр һәм Вәхши фашистлар бер төбәктә...
Солдат хезмәте киеренке шартларда үтә. Көн-төн сугышчан техника, корал төрләрен, тактик алымнарны өйрәнү, уку классларында һәм полигоннарда белем арттыру һәм осталыкка ирешү мәшәкатьләре күп көч һәм тырышлык таләп итә.
Алдан сөйләшкәнебезчә, без, якташлар, акрынлап табыштык. Рим Касыймов шушы Веймарда булып чыкты. Зенитчылар полкы мәктәбендә укый икән, данлыклы 13нче артиллерия дивизиясендә. Рәис Мансуров мин хезмәт иткән 20нче дивизиядә, тик ерактагы Цейц шәһәрендә. Һич уйламаганда-көтмәгәндә дустым Фәнил Зиннуровны очраттым. Без хатлашып өлгермәгән идек. Якташыбыз “ЗИЛ” маркалы чем-кара автомобиль йөртүче булган! Полкка генерал килгән икән. Адъютанты һәм Фәнил машина янында янәшә басып торалар иде. Үкенеч, яннарына бара алмадым. Тик күз карашлары белән, баш селкеп аңлаштык. Фәнил — 8нче гвардия армиясе командующиеның шәхси водителе. Бу хәл миндә олы горурлык хисе тудырды. Менә кем булып киткән безнең Октябрьский егете! Алдагы көннәрдә дустым белән аралашу мөмкинлекләре булгалады.
Промыселда оператор булып эшләгән Фәрит Хәсәнов белән госпитальдә очраштык. Мине анда йомышка җибәргәннәр иде. Рәис Сабиров белән очрашу насыйп булмады. Равил Төхвәтуллин белә хат аша табыштык. Ул да Веймарда булып чыкты.
Рәис Мансуров белән хезмәтнең икенче елында гына очраштык. Мине 20нче дивизиянең штабына кадрлар бүлегенә делопроизводитель итеп күчергәннәр иде. Рәис сәяси бүлеккә командировкага килде. Партия билетларын алыштыруда аның искиткеч чиста язуы күпләрне сокландыруы хәтердә. Буровойда эшләгән Рәис бармакларының нинди тылсым белән матур язу осталыгына ирешкәнлеген үзе дә аңлата алмый иде.
Бер ел тулар-тулмастан, әйткәнемчә, миңа армиянең пересылка пунктында ике ай эшләргә туры килгән иде. Писарьларга һәм машинисткаларга җитәкче идем. Башкортстаннан алынган егетләрнең күбесе шушы данлыклы Чуйков армиясендә булуы шул сәбәпле ачыкланды. Кемгәдер ярдәм итү дә булгалады. Яңа килгәннәрне частьларга тарату, хезмәт срогы тулганнарны илгә озату эшен бик үрнәкле җайга салган идек. Моның өчен соңыннан армия командующие приказы белән офицерлар бүләкләнде, ә рядовой составтан миңа кыска сроклы отпуск бирелде. Дивизия штабына күчерелүем дә шуңа бәйле.
Өч ел хезмәт үтте дә китте. Дөресен әйткәндә, сизми дә калдык. Гәрчә “салкын сугышның” кызган чагы, илләр арасындагы киеренкелек көн дә сиздереп торса да. Без яңадан пересылкага җыелганда, күкрәкләр киңәя төшкән, башлар күтәренке, тавышлар көр, кәефләр шәп иде. Йөзләрчә Башкортстан егетенең хезмәтне намус белән үтәгәнлеген дәлилләп тору артык. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, һәркемнең күкрәгендә сугышчан осталык значогы балкый, погоннарда лычкалар, янәшәбездә саллы чемоданнар. Йөзебез пакь – сүзебез хак. Юкка түгел, без партия һәм хөкүмәт тәрбиясендә Ватан уллары булып үскән, ил алдында үзебезнең бурычны үтәгән гражданнар идек.
Кайтыр юлны пассажир вагоннарында үттек. Бер-беребез белән яңадан адреслар алмаштык. Кыю планнар корып, алга карап яшәячәгебезне сөйләштек, кунакка чакырыштык.
Фәрит ВАХИТОВ.