+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2016, 02:00

Мә кармак, балыкны үзең тот!

Республиканың Күмертау, Межгорье шәһәрләрендә һәм Уфа районының Алексеевка авылында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итүче кризиска каршы үзәкләр төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 1,5 миллион сум акча бүленгән.

— Бу — гражданнарга ярдәмнең икенче этабы, — ди “Башкортстан Республикасында гражданлык җәмгыятен үстерү буенча иҗтимагый совет” төбәк җәмәгать оешмасының башкаручы директоры Регина Хәйруллина. — Беренче этабы 2010-11 елларда тормышка ашырылды. Проект кысаларында 426 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Безнең тарафтан көнкүреш техникасы сатып алырга, ремонт эшләренә, дәвалануга түләүгә ярдәм итүче сертификатлар системасы эшләнде.

Бу юлы урыннарда төрле категория гражданнарны кабул итү оештырылачак. Өч үзәк 30 мең кешегә ярдәм итәчәк, дип көтелә. Эш өч юнәлештә алып барылачак. Хәзмәт уры­нын югалтудан алып, гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә кадәр җитди проблемалары булган гражданнарны кабул итү, аларга социаль-хокукый, икътисади, психологик консуль­тацияләр бирү күздә тотыла. Икенче юнәлеш буенча укытулар оештырылып, халыкның белем дәрәҗәсе күтә­реләчәк, мастер-класслар, лекцияләр, семинарлар, тренинг­лар үткә­реләчәк. Ярдәмнең өченче төре — әйберләр банкы булдыру, әле аның системасы эшләнә. Үзәкләргә урын­дагы халык кына түгел, якында яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.

— Безнең бурыч — кешегә балык тотып бирү түгел, ә аның кулына кармак тоттыру. Һәр кеше белән шәхси эш алып барылачак, проблемадан чыгу юлы күрсәтеләчәк. Без кешене әрәмтамаклыкка түгел, ә язмышының хуҗасы булырга өйрәтергә телибез, — ди Регина Хәйруллина. — Мәсә­лән, әгәр дә кемнеңдер эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләге була икән, без аңа ничек дөрес итеп бизнес-план эшләү һәм проектны гамәлгә ашыру өчен грант алу мөм­кин­леге турында сөйләячәкбез. Проектның максаты — көн­үзәк проблемаларны хәл итү өчен власть, бизнес, коммерция карамагында булмаган оешмалар мөмкинлекләрен бер­ләштерү.

Кризиска каршы үзәкләрдә республика югары уку йортла­ры укытучылары, юристлар, социологлар, икътисадчылар, пси­хологлар эшләячәк. Федераль грантны гамәлгә ашыру вакыты шушы елның сентябрендә чыга. Проект тәмамлан­ган­­­нан соң, үзәкләр, юридик берәмлек статусын алып, үзал­лы эшләргә тиеш. Авыр хәлдә калган гражданнарга алар нигезендә азык-төлек, көнкүреш техникасы, шифа­ханәләргә путевка сатып алуга максатлы сертификатлар бирү тәҗрибәсе дәвам итәчәк.
Читайте нас: