Конференцияне ачып, Башкортстан Башлыгы Рөс-тәм Хәмитов мондый форумнарны республика җирлегендә оештыру соңгы елларда даими күренешкә әверелүен һәм бездә бу юнәлештәге эшкә зур әһәмият бирелүен сызык өстенә алды.
— Мондый чараларны кабул итү безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки шул рәвешле илдә, дөньяда киңрәк танылу максаты куябыз. Ә инде конференциянең эчтәлегенә килгәндә, ул көнүзәк темага багышлана. Илдә иҗади процесс өзеклекләрсез, даими алып барылырга тиеш. Аның үсеш алуы, гыйльми державаның тагы да көчлерәк һәм куәтлерәк була баруы мөһим. Бу җәһәттән әлеге форум да, һичшиксез, нәтиҗәле булыр дип ышанам, — диде конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Зәки улы.
Әйтергә кирәк, конференциягә чын-чыннан Русия фәненең киләчәге җыелды. Алар — үзләренең уйлап табу казанышларына патент алган яисә аңа заявка биргән, гыйльми журналларда мәкаләләре дөнья күргән 14-30 яшьтәге укучылар, студентлар, яшь галимнәр һәм уйлап табучылар. Җәмгысы илнең 29 төбәгеннән 262 проект килгән. Алар белән Валентина Матвиенко һәм Рөстәм Хәмитов фәнни-гамәли конференция башланыр алдыннан Конгресс-холл бинасында оештырылган күргәзмәдә танышты. Үзәк урынны биредә, әлбәттә, Башкортстан югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары эшләгән һәм Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе каршындагы “Авиация технологияләре технопаркы” фәнни-производство ассоциациясендә уйлап табылган эшлән-мәләр алды. Мобиль аэродинамик торба, вакуум нигезендә эшләүче күпфункцияле станок, сәламәтлеге чикле кешеләр өчен юл күрсәтүче робот, интеллектуаль көзге, дымлылыкны үлчәүче СВЧ, атмосфера составын контрольдә тотучы сенсор һәм башкалар — болар барысы җитәкчелектә генә түгел, конференция эшендә катнашучыларда да зур кызыксыну тудырды. Һәм алар киң үсеш алачак икән, тәү чиратта, Башкортстанның фән казанышлары буларак тарихка керәчәк!
Әйтергә кирәк, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да республикада фән өлкәсенең, бигрәк тә яшьләр фәненең нәтиҗәле үсешүен мактап телгә алды, Башкортстан тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп куйды.
— Башкортстан Республикасы — куәтле интеллектуаль һәм сәнәгать үсешкән төбәк. Икътисадны инновацион үстерү һәм интеллектуаль милек өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру буенча сездәге бай тәҗрибә башка төбәкләр өчен дә бик файдалы булачак дип ышанам, — диде атап әйткәндә Валентина Матвиенко конференциядәге чыгышында.
Федерация Советы Рәисе илдә һәр уйлап табучы аның хезмәтенә ихтыяҗ булуын һәм интеллектуаль милекнең ышанычлы саклануын тоярга тиешлеген сызык өстенә алды. Ул шулай ук һәр уйлап табучы янында аның гыйльми ачышын потенциаль файдаланучы торырга тиешлеген билгеләде.
— Фәнни нигездәге производстволарга ярдәм күрсәтүнең мөһим шарты булып стратегик планлаштыру элементларын кертү тора. Күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыруда уңай тәҗрибә бар. Аларда инновацион бизнес файдаланырга мөмкин булган үсеш юнәлешләре һәм өстенлекләр ачык итеп күрсәтелгән. Бу тәҗрибәне арытаба да үстерергә кирәк, — диде Валентина Матвиенко.
Федерация Советы Рәисе шулай ук конференциягә иң күп һәм сыйфат ягыннан иң яхшы проектлар тәкъдим иткән төбәк җитәкчесе буларак, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
— Республикадан 116 проект тәкъдим ителде. Башкортстанның яшь галимнәрен һәм шундый инновацион республика җитәкчесен ихлас котлыйбыз, — диде Валентина Матвиенко.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, 2010 ел белән чагыштырганда, республикада фәнни-техник эшләр өлеше ике тапкыр артып, 11 миллиард сумга җиткән.
— Без бүген киләчәк нигезен салабыз, алар 15-30 елдан республиканың, илнең чәчәк атуын тәэмин итәчәк. Бу яшь кешеләр Башкортстанны, илне алга әйдиячәк, — диде моңа бәйле Рөстәм Зәки улы.
Үз чиратында, Валентина Матвиенко кыска гына чорда Башкортстанның әлеге юнәлештә зур сикереш ясавын төбәк җитәкчесенең фән өлкәсенә шәхсән иң җитди игътибар юнәлтүе белән бәйләде.
— Башкортстан Башлыгы — техник фәннәр докторы, Бауман училищесын тәмам-лаган. Гомум инновацион үсешкә генә түгел, яшь талантларга — мәктәп укучыларына, студентларга, яшь галимнәргә — аларның инновацион уйлап табу эшчәнлегенә ярдәм итүгә дә ул шәхсән игътибар бирә. Бу бик мөһим, — диде Валентина Матвиенко.
Валентина Матвиенконың һәм Рөстәм Хәмитовның эшлекле очрашуы барышында да инновацион фәнне һәм интеллектуаль милекне үстерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды. Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә исә җитәкчеләр авиация тех-нологияләре технопаркы эше, биредә уйлап табылган һәм эшкә кушылган фән казанышлары, заманча технологияләр белән танышты. Предприя-тие коллективы белән аралашканда исә Валентина Матвиенко эш шартлары, аларны борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.
— Федерация Советы исеменнән илкүләм шундый мөһим чараны югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм. Конференция бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Анда катнашучылар санының ике тапкыр артуы да Башкортстанда, шәхсән Сезнең тарафтан моңа кызыксыну гаять зур булуы турында сөйли. Сезнең уртаклашыр тәҗрибәгез бар. Һәм бу тәҗрибә Федерациянең башка субъектларында да киң таралыш алырга тиеш. Без шушы максатны алга куябыз, — диде ахырда Уфада үткән чарадан зур канәгатьлек белдереп Валентина Матвиенко.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Тәүге ике елда Русиянең Федерация Советы базасында үткәрелгән чараның быел башка бер төбәккә түгел, нәкъ Башкортстанга күченүе, өстәвенә икеләтә күбрәк катнашучыларны җыюы, анда 262 инновацион проект тәкъдим ителүе, әлбәттә, республикадагы фәнни даирә-нең дә, җитәкчелек-нең дә югары казанышы дияргә кирәк. Бездә яшьләр фәненең һәм интеллектуаль милекне саклауга бәйле өлкәнең нәти-җәле үсешүен һәм биредә ил күләмендә таратырлык алдынгы тәҗрибә булуын чыгышларында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко да берничә тапкыр телгә алды. Димәк, хәзер максат — ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, яңа дәрәҗәгә чыгу булырга тиеш. Һәм, безнең карашка, монда гыйльми ачышлар ясау, яңадан-яңа уйлап табулар белән дөньяны таң калдыру гына җитми, аларны оешкан төстә, киртә-каршылыкларсыз производствога кертү, шул рәвешле гомум икътисад һәм җәмгыять, ахыр чиктә төбәк һәм ил файдасына эшкә кушу да көн таләбе булып тора. Шул очракта гына инновацион фән, бүгенге яшь галимнәр, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләгәнчә, 15-30 елдан Башкортстанны, Русияне әйдәп баручы көчкә әвереләчәк һәм аларның энә белән кое казуга тиң авыр хезмәтләре илебез үсешенә чын-чыннан файда китерәчәк. Шушы эшне оештыруда да илдә үрнәк төбәк булыйк, шуңа омтылыйк!
Әйткәндәй...
Уфа шәһәре иң яхшы муниципаль практикага Бөтенрусия конкурсында берьюлы ике дипломга лаек булды. Аерым алганда, “Уфа шәһәренең Гадәттән тыш фонды” проекты өчен башкала хакимияте — икенче дәрәҗә диплом, “Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге” проекты өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган атнада Мәскәүдә Федерация Советы каршында Урындагы үзидарә буенча советның һәм Дәүләт думасы каршындагы Урындагы үзидарә буенча Советның берлектәге утырышында үтте.
Җәмгысы исә конкурста 60 төбәктән 607 проект катнашкан. Җиңүчеләр 12 номинациядә билгеләнгән. Шушы кадәр эш арасында Уфаның берьюлы ике дипломга лаек булуы, әлбәттә, куанычлы хәл һәм республика башкаласының нәтиҗәле үсешүе турында сөйли.