Бу мөһим чарага эшкуарлар хокукларын яклаучы җәмәгать оешмалары, эшкуарлык буенча координацион совет әгъзалары да чакырылган иде. Кунаклар Агыйдел шәһәрендә сәнәгать үсеше проекты белән танышты, БашАЭС объектларында булды. Дмитрий Шаронов һәм Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин гражданнарны кабул итте.
“Түгәрәк өстәл” күргәзмәләр белән ачылды. Аларда Агыйдел шәһәренең 4 предприятиесе җитештергән продукция үрнәкләрен күрергә була иде. Леонид Пановның мебель цехын “ветеран” дип атарга мөмкин. Аңа Агыйдел шәһәре икътисади уңайлылык зонасы дип игълан ителгән 1996-2003 елларда нигез салынган. Ягъни предприятиене исәпкә кую авырлыклар тудырмаган ул салым ташламалары алган. Дөрес, сәүдә нокталары белән бәйләнеш булдырганчы, диван-кәнәфиләрне базарда сатарга туры килгән. Ә бүген инде Пановның мебель цехын күрше Татарстанда, Удмуртиядә, Пермь краенда да яхшы беләләр. Дөрес, икътисади көрчек шартларында предприятиедә эшчеләр санын икеләтә кыскартырга туры килгән. Ә җитәкченең үзенә электрик та, юрист та, хезмәтне саклау һәм салымнар буенча инспектор да булырга туры килә.
– Эшләве беркайчан да җиңел булмады, – ди Леонид Петрович.
Салават Локманов исә металлдан чүкеп әйберләр ясый. Үз эшен ачарга аңа дәүләт ярдәм иткән – эшкуар, шәһәр бизнес-проектлар конкурсында җиңеп чыгып, субсидия алуга ирешкән.
Җылылык блоклары җитештерү предприятиесе директоры Марсель Миңлегалиев яңа бинага күчү эшләре белән мәшгуль икән. Предприятие җитештергән блоклар өч функцияне берләштерә: төзү элементы буларак кулланыла, бизәүне яки штукатурлауны таләп итми, җылыткыч катламы да бар.
“Стандарт” җитештерү компаниясе (директоры – Өлфәт Афзалов), 2013 елда дәүләттән субсидия алып, төзелеш һәм агач эшләнмәләр җитештерә башлаган.
Гомум алганда, күргәзмә Агыйдел шәһәрендә булдырырга планлаштырылган “Индустриаль парк” концепциясенә туры килә. Шул ук вакытта Башкортстан Үсеш корпорациясе шәһәр сәнәгатенең үсеш концепциясен түбәндәгечә күзаллый: БашАЭСның төзелеш базаларын файдаланып, 75 гектарда урнашкан әзер объектларны куллану, 50 гектарда яңа объектлар төзү, 80 гектарны исә елга портына бүлү. Беренче этапта, ким дигәндә, биналарның яртысы арендага бирелсә яки сатылса, төзелеш эше алып барылса, бу мәйданнарга өстенлекле үсеш территориясе статусы бирелер иде. Ул очракта 1 квадрат метр өчен аренда хакы 100-120 сум урынына 14-20 сум тәшкил итәр, җир салымына, керемгә, бердәм социаль салымга сизелерлек ташламалар ясалыр, инфраструктура проектларына акча бүленер иде.
Ләкин агыйделлеләрне һәм күрше район эшкуарларын, киләчәктәге мөмкинлекләргә караганда, бүгенге проблемалар ныграк борчый булып чыкты. Чыгыш ясаучылар, аерым алганда, йөк ташучыларга карата кулланылучы кайбер чикләүләрнең искерүенә, авырлык контроленең артык таләпчәнлегенә, кадастр бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә җиргә аренда хакының ел дәвамында 1,5 тапкыр күтәрелүенә һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Шунысы мөһим, “түгәрәк өстәл”дә барлык сорауларга җентекле җаваплар бирелде. Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Вадим Үтәшев бизнес өчен нинди ташламалар каралуы хакында аңлатып үтте. Алар хакында мәгълүматны tourism.openrepublic.ru сайтыннан да табарга мөмкин.
Дмитрий Шаронов кабул иткән гражданнар электр энергиясе һәм коммуналь түләүләр өчен бәяләр арту, БашАЭСны төзү (әйтергә кирәк, станцияне төзүдән тулысынча баш тартмаганнар бу 30нчы елларга кадәр кичектерелгән), традицион дәвалау ысуллары ярдәм итмәгән авыруга ярдәм, коттеджлар микрорайонына газ үткәрү, эш хакы тоткарлану, арендага җир алу һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар күтәрде.
Лилия ЗАҺИТОВА,
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.