Эш сәфәре шәһәрнең 1нче дәваханәсендә башланды. Әлеге медицина учреждениесе шәһәрне һәм бу төбәктәге янә биш районны хезмәтләндерә. Үткән елда биредә 80 урынга исәпләнгән районара перинаталь үзәк сафка кертелгән иде. Заманча җиһазландырылган учреждениедә аналар һәм сабыйлар өчен барлык шартлар тудырылган, биредә дәвалауда алдынгы технологияләр кулланыла, реанимация һәм киеренке терапия бүлекләре бар. Шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте күптән түгел генә яңа автомобильләр белән тулыландырылган. Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле һәм республика Башлыгы “Ашыгыч ярдәм” бригадасы хезмәткәрләре белән аралашты. Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге белән әңгәмә барышында дәваханәләрне кадрлар белән тәэмин итү, матди-техник җиһазландыру мәсьәләләре күтәрелде.
— Безнең максат — сәламәтлек саклау өлкәсенең бүгенге торышын ачыклау гына түгел, ә бу юнәлештәге яңа мөмкинлекләрне дә билгеләү,— диде Михаил Бабич.— Тармакны финанслау, оптимальләштерүне оештыру, идарә карарларын кабул итү һәм хокукый-норматив база мәсьәләләренә дә кагыла бу. Башкортстанда әлеге юнәлештә уңай тәҗрибә тупланган. Без бүген Рөстәм Зәки улы белән төбәктә кайбер модельле экспериментлар кертү турында килештек. Уңышлы килеп чыккан очракта, аларны киләчәктә барлык төбәкләрдә дә куллану күздә тотыла.
Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов шәһәрнең иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе — “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләр заводында булып, аның эшчәнлек циклы, технология чылбыры үзенчәлекләре белән танышты. Генеральный директор Раил Фәхретдинов әйтүенчә, предприятиедә соңгы чорда зур үзгәрешләр булган, атап әйткәндә, яңа җитештерү мәйданчыгы — “Альтернатива-2” эшкә кушылган. Предприятиедә чыгарылган продукциянең зур өлеше нәкъ менә аңа туры килә.
Җитештерү куәтләреннән күренүенчә, 1988 елда кооператив сыйфатында барлыкка килгән “Альтернатива” бүген ныклы үсештә. Ике мәйданчыктан торган заводның гомум мәйданы 228 мең квадрат метр тәшкил итә, шуның 150 мең квадрат метры — җитештерү һәм продукция саклау биналарына туры килә.
Пласмассадан халык куллануы товарлары җитештерү буенча “Альтернатива” Русиядә генә түгел, бәлки Европада да иң эре предприятиеләрнең берсе санала. Уртача еллык инвестицияләр күләме — 700 миллион сум. 3,5 мең төрдән күбрәк продукция җитештерелә. Үткән елда товар сату күләме 4 миллиард сумнан арткан. Предприятиедә 2200дән артык кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы 28 мең сум тәшкил итә, ул соңгы чорда 5 процентка индексацияләнгән.
“Альтернатива” Башкортстанда күпләп салым түләүче предприятие буларак та билгеле. 2015 елда, мәсәлән, бюджетка 400 миллион сум салым түләнгән.
Октябрьский пластмасса заводы эшләнмәләрен чит илләрдә дә яхшы беләләр, атап әйткәндә, продукция 8 илгә озатыла. “Альтернатива” быел Германиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендә халыкара күргәзмәдә катнашып, дөньякүләм танылу алды.
Предприятие импортны алыштыру буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, хәзерге чорда Русиянең пластмасса эшләнмәләре базарының 80 процентын үзебездә җитештерелгән товарлар алып тора. Раил Фәхретдинов билгеләвенчә, монда “Альтернатива”ның да өлеше зур.
— Предприятие шактый үзенчәлекле, чөнки биредә гади техник куәтләр нигезендә югары технологиягә ия сәнәгать җитештерүе җайга салынган. Шунысы игътибарга лаек: моңа дәүләт ярдәме чараларына таянмыйча диярлек ирешкәннәр. Шуңа да предприятиегә товарны экспортка җибәрүдә, үзебезнең ил пластмасса базарына чыгаруда һәм хакларны көйләүдә ярдәм итәргә кирәк, — дип билгеләде Михаил Бабич. — Гомумән, бүгенге малтабарларны гади җиһазлар кулланып, үз бизнесын булдырган һәм аны югары нәтиҗәле, заманча дәрәҗәгә чыгарган менеджерлар үрнәгендә тәрбияләү зарур.
Башкортстан Башлыгы республикада импортны алыштыру буенча эшчәнлекнең активлашуын билгеләп үтте.
— Эре нефть компанияләре безнең предприятиеләрдән җиһазлар сатып ала башлады. Бу юнәлештә үсеш зур гына. “СИБУР”, “Роснефть” һәм башка компанияләр бездә җитештерелгән продукцияне сатып алу күләмен 40-50 процентка арттырды, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу эш башланды гына. Монда мөмкинлекләр гаять зур һәм бу тоташ ил өчен файдалы.
Октябрьскийда Михаил Бабич һәм Рөстәм Хәмитов төбәкнең муниципаль берләшмәләрен социаль-икътисади үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмә үткәрде, анда муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Тикшерелгән бурычларның даирәсе шактый киң булды. Алар үз эченә торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү, җир-милек мөнәсәбәтләрен, юллар, торак һәм социаль инфраструктура объектлары төзелешен, агросәнәгать комплексын үстерү, Русия Президентының “май” указлары үтәлешен алды. Тикшерелгән мәсьәләләрнең зур өлеше халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланды.