+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2016, 02:00

Шифаханәләр шәхси кулларга бирелмәячәк

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, республика милкенә караучы шифаханәләр шәхси кулларга бирелмәячәк, дип белдерде. Сүз сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру максатында идарә итү төрен алыштыру турында бара.

– Соңгы вакытта шифаханә-курортларны хосусыйлаштыруга бәйле хатлар күп килә. Әлегә бу өлкәдә зур үзгәрешләр көтелми, идарә итү төрен алыштыру вариантын гына карыйбыз.

Бүген шифаханәләр эшчәнлеге системасы үтәкүренмәле түгел. Мәсәлән, “Янгантау” шифаханәсендә ял итүчеләрнең 15-20 проценты гына Башкортстаннан. Димәк, биш кешенең берсе генә республика вәкиле, калганнары Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләреннән, Татарстан һәм башка субъектлардан. Без кем өчен эшлибез? Акционерлар җәмгыяте булдыру аша халык өчен юллама бәясен арзанайту һәм, шул ук вакытта, башка субъектлардан килүчеләр белән гадел шартларда эшләү өчен ресурслар җәлеп итә алачакбыз. Шуңа күрә бу тема буенча тавыш куптарырга маташулар нигезсез, – диде Рөстәм Хәмитов.

Хөкүмәт боерыгы белән 2016-17 елларда дәүләт милкен хосусыйлаштыру планына үзгәрешләр кертелде. Аңа ярашлы, әлеге исемлектә республиканың тугыз шифаханәсе бар: “Танып” (Аскын районы), “Красноусол” (Гафури районы), “Яктыкүл” (Әбҗәлил районы), “Янгантау” (Салават районы), “Йоматау” (Уфа районы), “Карагай” (Мәчетле районы), “Талкас” (Баймак районы), “Ассы” (Белорет районы), “Зеленая роща” (Уфа), шулай ук, “Салют” шифаханә-сәламәтләндерү лагере.
Читайте нас: