Юлда йоклап бармадык. “Өмет” гәзите хәбәрчесе Алсу Төхвәтуллина оештырган әңгәмә барышында һәркем үзе белән таныштырды, шул рәвешле Башкортстан татарларының ни белән яшәве, ничек дөнья көтүе мәгълүм булды. Шигырьләр сөйләнде, матур истәлекләр барланды. Очрашканда күпләребез бер-берсенә чит булса, Казанга барып җиткәнче шактый танышып, дуслашып өлгердек. Татарстан белән Башкортстан, милләт вәкилләре арасында рухи күперләрне ныгыту максатында юлга чыгып, башта шулай үзара кечкенә күперчекләр салынды.
Барып җиткәндә Казан уянып кына килә иде. Безне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты урнашкан бинада җылы каршы алдылар да, маршрутны өйрәтеп, бүләкләр тапшырып, капкалап алу өчен “Казан” милли мәдәният үзәгенә озаттылар. Бу вакытка чит төбәкләрдән делегатлар да килгән иде. Әйтик, безнең белән бер табында — ике хатын — Кытайдан, берсе Үзбәкстаннан булды.
Төшке аштан соң, форум кунакларын автобусларга утыртып, Казан буйлап экскурсиягә алып киттеләр. Шәһәр, чынлап та, бик матур. Кыска гына экскурсиядә аның бөтен хозурлыгын, әлбәттә, тоеп-туеп өлгереп тә булмады. Урамдагы кешеләрнең иркенләп татарча сөйләшүе, туган телләреннән һич тә тартынмавы күңелгә май булып ятты.
Экскурсиядән соң форум эше Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында секцияләргә бүленеп башланды. Секция эшчәнлеге өч юнәлештә корылган иде: “Мәгариф системасында милли тәрбия”, “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” һәм “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар”. Шәхсән үзем икенче утырышта булдым.
Мәдәни мәсьәләләргә кагылышлы утырышны Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова алып барды. Фәнзилә Хәким кызы, аерым алганда, форумның нинди максатлар белән үткәрелүе, гаилә тәрбиясенең әһәмияте турында сөйләде.
— Залда утыручы һәркем — үз төбәгендә татар милләтенә кагылышлы ниндидер гамәлләр башкаручы. Һәр кеше вак кына бер эш башкарса да әйбәт. Диңгез дә бит вак чишмәләрдән туплана! Зур, глобаль проектлар кормагыз, кечкенә эшләрдән башлагыз, — диде ул.
Секция утырышындагы докладлар төрле темаларга кагылышлы булды. Әйтик, Санкт-Петербургтан Әлфия Рәхмәтуллина Сөембикә ханбикә, аның фаҗигале язмышы һәм гаиләсе турында сүз тотты. Иркутскидан Гөлнур Әхмәтшина Себер якларындагы милли бәйрәмнәр, урындагы “Ак калфак” оешмасы эше белән таныштырды. Стәрлебаштан Зөлфия Гыйззетдинова — халык театры эшчәнлеге, Самара өлкәсеннән Гөлнара Насыйрова милли киемнәр турында сөйләде, тагын берничә хатын-кыз үз төбәкләрендәге эшчәнлекне бәян итте. Хатын-кызларның милләт сагында армый-талмый торуы сөендерде.
Әмма күңелне кырган нәрсәләр да булды. Әйтик, татар мохитендә тәрбияләнеп үскән чыгыш ясаучы бер кыз, сөйләр сүзләрен татар теленә тәрҗемә итеп өлгермәвен әйтеп, урысча доклад укыды. Шул ук вакытта, хәтта Кытайдан килгән делегатлар да, татарча гына сөйләшергә тырышты. Бер ханым вата-җимерә татарча җыр җырлаган иде, аның көен, имеш, бик ошатып, хәтта җырны форумның гимны итәргә кирәк, дип әйтүчеләр дә табылды. Көе, чынлап та, матур иде. Әмма гимн язу өчен татар шагыйрәләре бар ласа!
Кичен Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле башкаруында концерт карадык.
Икенче көн шул ук театрда халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе булды. Бәяләре тешләшсә дә, күпләр истәлеккә калфаклар, читекләр, камзуллар, бизәнү әйберләре сатып алды. Мин дә 800 сумга кечкенә калфак сатып алдым.
Форумның пленар утырышы шул ук театрда узды. Аны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова алып барды. Ул быелгы җыенның бигрәк тә истәлекле — Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләгән көннәрдә узуын әйтте. Алдагы көнне узган секцияләр эше өчен галимә Әлфия Йосыпова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Кадрия Идрисова җавап тоттылар, утырышларда яңгыратылган тәкъдимнәрне җиткерделәр.
Вице-премьер, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен укып ишеттерде, республикадагы икътисади һәм иҗтимагый хәлләр белән таныштырды, делегатларга уңышлы эш теләде. Шулай ук, пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Министрлар кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Төп доклад белән Кадрия Идрисова чыгыш ясады. Ул гүзәл затларның татар милләтен саклап калудагы роле һәм “Ак калфак” җәмгыяте үз алдына куйган бурычлар хакында сөйләде. Аннары инде делегатларга сүз бирелде. Язучы, Мәскәү шәһәренең “Зыялылар” клубы җитәкчесе Нәзифә Кәримова, Башкортстанның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Татарстанның Балтач районындагы “Ак калфак” оешмасы сәркәтибе Зөһрә Әхмәтханова, Төркиядәге “Идел-Урал” татар җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы, Стәрлебаш халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдинова, язучы Рабит Батулла һәм башкалар чыгыш ясады. Җәмәгать эшендә зур активлык күрсәткән гүзәл затлар Татарстанның дәүләт бүләкләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Ә төшке аштан соң форумда катнашучылар Казан Ратушасына “Калфак туе”на җыйналды. Хәер, бу көннәрдә Калфак туе Ратушада гына түгел, бөтен Казанда булгандыр. Урам тулы милли киемдәге хатын-кызлар, һәммәсенең башында — калфак. Искиткеч матур күренеш! “Калфак туе”нда театрлаштырылган тамаша карадык, Татарстанның күренекле сәнгать осталарына кушылып җырларга да, биергә дә мөмкинлек булды.
26 апрельдә Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены икенче зур чара — Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар белән кисеште. Делегатлар Тукай һәйкәленә чәчәк салуда, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы зур бәйрәмдә катнашты. Тантана театрда дәвам итте, анда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган концерт узды һәм Тукай премиясе тапшырылды. Бу көнне Татарстанның башкаласы бигрәк тә милли бизәкләр белән баеды. Форумга гына да Русиянең 53 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан, ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат җыелган булса, Тукай көннәренә дә бихисап төбәктән кунаклар килде. Аларның күпчелеге татар телендә иркен сөйләште. Әйтик, Кытай егете Исмаәгъзам Илиас ата-бабаларының телен беркайчан да онытмавын әйтте. Илиас тормыш юлдашы итеп тә татар кызын — Казан гүзәлен сайлаган. Туй Кытайда узган. Андагы туй үткәрү нечкәлекләре белән дә таныштырды Илиас.
— Туй — бик зур тантана, гомердә бер була торган бәйрәм. Шуңа да туйлар зурлап үткәрелә. Без дә туебызга мең кеше чакырдык. Биш көн буена бәйрәм иттек! — диде ул.
Төркиядән Гөлтан Ураллы, шулай ук, телгә, милләткә булган зур ихтирамы турында сөйләде.
Чит яклардагы милләттәшебез бу яклап безгә зур үрнәк күрсәтә, диясе кала. Зур эшләр белән мактанып, әләмнәр болгамыйча, татарлар арасында дуслык, матур гореф-гадәтләр саклаучы ханымнар чын-чынлап мактауга, соклануга лаек. Хатын-кызның милләт өчен көрәше тыйнак та, бәяләп бетергесез зур да: ныклы гаилә, бишек җыры, күркәм гадәтләр аша үстерә ул татарны.
Сүз ахырында.
Форумда күтәрелгән мәсьәләләр буенча язма киләсе саннарның берсендә басылачак.